Принято заявок
1028

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Балачак

Мин хаман да хәтерлим
Туган авылымны.
Чишмәләрне, кырларны.
Хәтерлим мин 
Анда туып үскән йортымны.
Басып керәм ул йортыма,
Искә төшә балачак могжизалары.
Искә төшә бөтенесе
Шатлыклы,кайгылы вакытлары.
Кайтыр идем,
Керер идем ул өйгә,
Тагын бер тапкыр.
Сагынасыңмы дисәләр
Күз яше чыкмас иде.
Бәлки, хәерлегә булгандыр
Туган йорттан китәргә?

Хусаинова Рания Данисовна
Страна: Россия
Город: Апастово