Бабамның хәтирәләре
Һәр сугыш -ул куркыныч, кайгы, югалтулар һәм курку. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. 4 ел дәвамында барган Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп узмады һәм бик күп гомер алды .Бу вакыт дәвамында фронтка солдатлар, офицерлар китә,ә бит аларның үз гаиләләре була. Әмма алар тыныч күк өчен сугыштылар. Әниләр һәм кызлар күбесе госпитальдә эшләде. Бөтен халыкның төп максаты-җиңү идее. Ул минем гаиләне дә читләтеп үтмәде…
Бабам сөйләве минем истәлегемдә сакланды.
Минем бабам — Гәрәев Исмәгыйль Галәветдин улы-Татарстан Республикасында, Лениногорск районында, Яңа Елхово авылында туган. Хәрби хезмәт 1938 елның сентябреннән 1940 елның декабренә кадәр укчы хәрби белгечлеге буенча уза. 1943 елның апреленнән 1943 елның ноябренә кадәр Смоленск дивизиясендә хезмәт итә. Ике тапкыр 1943 елда яралана.
1943 елның декабреннән 1944 елның 10 августына кадәр Белоруссия фронтында миномет ротасында сержант дәрәҗәсендә миномет исәпләү командиры булып сугышкан һәм ике тапкыр «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Беренче медаль «Батырлык өчен» 1944 елның 23 июнендә Проня елгасындагы дошман оборонасын өзгәндә миномет уты белән дошманның ике взвод солдатын юк итеп совет гаскәрләренә «Траншейная» биеклеген яулап алуын тәәмин иткән өчен ала. Икенче «Батырлык өчен» медале белән Литваны фашист илбасарларыннан азат иткән сугышларда бүләкләнә.
Вилкавишкис шәһәре өчен барган сугышларда совет гаскәрләре югалтулар кичерде бу сугышларда бабай яралана һәм яңадан Ульяновск өлкәсенә озатыла.
Дәваланганнан соң танк полкына җибәрелә. Курсларны тәмамлаганнан соң, 1945 елның 13 мартында аңа «өлкән сержант» дәрәҗәсе бирелә һәм бүлү буенча алга таба хәрби белгечлек буенча «атучы». Ул «Германияне җиңгән өчен» хәрби бүләге белән бүләкләнде. 25.09.1945 елда өч яраланучы буларак демобилизацияләнә. 1985 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сугыш зур илебезнең һәр кешесенең күңелендә тирән эз калдырды һәм зур кыйммәткә ия булды, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен бик күп кан коелды. Үз тормышыбыз белән без сугыштан курыкмаган һәм соңгы сулышка кадәр көрәшкән, илебезнең патриотлыгын исбатлаган бабайларыбызга бурычлы. Мин бабамның Бөек Ватан сугышында катнашуы, бөтен сугышны үтүе һәм исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуы белән бик горурланам.
9 майда 2020 елда Бөек Ватан сугышы беткәнгә инде 75 ел булды, ләкин ул һәрбер кешенең хәтерендә мәңгелек истәлек итеп калыр, дип уйлыйм.Чөнки һәр кешенең диярлек тормышында ул сугыш эз калдырган.Күпләр , кызганычка каршы, ул сугыштан кайта алмады. Мин чын күңелдән Ватаныбызны саклаган һәр кешегә үз рәхмәтемне белдерәсем килә.Андый аяныч сугышлар дөньяда кабатланмасын иде. Шуның өчен мондый истәлекле вакыйганы онытырга мөмкин түгел. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!!!