XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бабам Нурулла турында…

(Бабам Шәйдуллин Нурулла 1913 елгы,

Мөслим районы Ташлыяр авылыннан)

Бабам батырлыкларын

Искә ала әбекәй.

Өч сугышны кичә ул

Зур йөрәкле алыптай!

Фин сугышын тәмамлап,

Киткән Германныкына.

Кичкән күлләр, елгалар…

Ничек түзгән барсына?!

Бөек Ватан сугышында

Артеллерист булган ул.

Ядрәләрнең саф саен

Командиры булган ул!

Илебез тынычлыгын

Калдырган истәлеккә.

Исән булса кадерен

Белер идек гомергә.

Һәйкәлдә аның исемен

Укып мин горурланам.

Дусларыма батырлыгын

Сөйләп, мактанып алам.

Рәхмәт әйтеп, баш иям

Батыр сугышчыларга.

Шушы матур тормыш өчен,

Тыныч йокласын алар!!!

Хафизов Раниф Ралифович
Страна: Россия
Город: Муслюмово