Бабай сине ярата бит…
(Хикәя)
Үзен белә белгәннән бирле гел бабасы итәгендә иде Раян. Нинди генә тыгыз эше булмасын, Раянны утыртып сөяр иде Газизулла, төкле битләрен оланның йомшак битенә каты итеп ышкыр иде, я елатып, я көлдереп бетерер иде. Артын яратып чәбәкләр иде, йомшак беләкләрен пәп итеп кызартып бетерер иде. Вакытсыз йөрисең диеп һич куып төшермәс иде. Шуңа алар аерылмас дуслар булдылар, ни гаҗәп – ике буынның серләре дә килеште.
Газизулла бабасы кышын тракторда, җәен комбайнда эшли. Кара тузанга батып кайтып керер иде, төн карасында тагын да карарак күренгән бабасын кочып алыр иде Раян. Анардан аңкып торган хәмер исе дә, тәкатеңне корыта торган фифирус исе дә киртә була алмас иде. Куян күчтәнәче дип туфрак катыш каткан ипиен зур иттереп олан кулына тапшырыр иде. Ай-ай тәмле диеп, теш сындырырлык ипине үзе беренче капкан булып кыланыр иде. Ә менә әбисе “каты” гына карап куя, тагын салып кайттыңмы инде диеп, авыр гына сулый. Ап-ак сөлге вә җылы сулы комган артыннан ашыгып кереп китәр иде…
-Мине яратмадың инде син, Газизулла…
Андый “кисә торган” карашлар күп булды. Дәшмәс иде бабасы.
-Акыллы ир хатын белән булашмас…
-Яратсаң, мине хәмергә алыштырмас идең…
Аның каравы, эчендәгесен һич тышка чыгармас иде әбисе. Елмаеп кына торса да, толымнары ап-ак булып агарды “бәхетле әбисенең”. Тавыш чыгармагач, сабыр булгач, хатын шуңа риза диеп гомер итте Газизулла. Вакыты белән тавышы чыккаласа да, бик исе китми ирнең. Калган ир-ат та фәрештә түгел, алар да көн саен “авыз итә инде көмешкәне”. Ни усал хатын аты күтәргәннәр күтәрелеп бәрелмиләр. Турыга хәтле кайтып җитә алса, җитәкләп алып керәләр, майлы киемнәрен салдыралар, юындыралар – кырындыралар, кашыктан ашаталар, чынаяктан эчертәләр. Машинаның суын агызалар, сүндерәләр, кабинасын биклиләр. Колхоз кешесенең пенсиягә хәтле вакыты шулай уза кебек…
-Яратмадың инде мине, бер тамчы да яратмадың…
Үсә төшкәч Раян бабасының уң кулына әйләнде. Хәленнән килгән бөтен эшне ялт иттереп башкарып куя торган булды тугыз яшьлек малай. Әбисе белән бабасы хәзер аштан ашка гына йөриләр. Авыр эштән яргаланган куллары төзәлде, мәңге агармас кебек кара куллар агарды, бөкреләр турайды, билләр язылды, аяклар тизлекне арттырды. Хәзер хәмер исе дә, фифирус исе дә килми, хушбуй исе генә килә картлардан. Карт диеп, артык карт түгел әле алар, алтмышны яңа тутырдылар…
Раянның авылында өч мәчет, кул күтәреп дога кылучы, ясин укучы кешеләр мәчетне буш тотмыйлар. Коръән ашлары көн саен диярлек уздырыла. Раян бабасы белән әбисенең аштан кайтканын биш күз белән көтеп тора: тәмле кыстырганнар, прәннекләр, җиләк-җимешләрләрдән өйдәгеләргә дә өлеш чыга, ләбаса. Бер көн бабасы бара, ике көннән әбисе чакырулы, парлап та түр башында утыргалыйлар…
Раян нәни булса да бер нәрсәгә игътибар итте: бабасы аштан кесәсенә бер-ике шоколад конфет салып кайтыр иде дә, әбисенә чыгарып бирер иде. Тәмледер ул конфетлар, шоколад авызда эри торгандыр. Әбисе тыйнак кына елмаеп куяр иде, конфетын Раянга сузар иде. Бабасы юлбарыс тизлеге белән Раянның кулыннан конфетны йолкып алыр иде дә, кире әбисенә бирер иде.
-Бусы сиңа, ал…
Ә Раянга икенче кесәсеннән суыра торган конфет чыгарып тоттырыр иде.
-Мин бит ашта авыз иттем, оланга бир!
-Юк, Хөсниҗамал табынында мондый мәскәүский конфет булмас…Иң тәмлесен сайлап алдым…Сиңа диеп…
Хәер, монда сүзләр артык…
Шулай дәвам итте…
Ә беркөнне әбисен “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып китте. Икенче көнне Раянны да күрше авылга “тиз генә” кунакка җибәрделәр. Раян аптырады – сорап-сорап та җибәрмәгән җиргә үзләре үк “кодаладылар” . Аңламассың бу олыларны…
Шактый торып кайткан малай тәмам бетеренгән бабасын танымады: чәчләре уйдык – уйдык агарган, бармак буе сакал –мыек үскән, битләре таушалган, куллары салынган,күзләрендә нур сүнгән. Өйдә беркем сөйләшми…
Раян бабасының итәгенә килеп утырды.
-Ни булды, бабай?
-Мә, улым, бу шоколад конфетлар хәзер сиңа…
Раян кабып карады — алардан тоз тәме килә иде…
Калтырап елаган бабасының итәгеннән төшеп, урамга чыгып йөгерде малай…
-Әби,әби, нигә киттең, бабай сине ярата бит!