Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бүләк

-Тиздән дәү әтиегез кунакка киләчәк, — диде әниләре игезәкләр — Дилә белән Зиләгә. Кызлар бик шатланды. Дәү әтиләрен күрмәгәнгә шактыйдан иде. Еракта тора шул бабалары. Себердә. Кызлар анда бер генә тапкыр була алдылар. Тик шулай да ул чакны хәзергә хәтле хәтерлиләр, сагынып искә алалар. Анда бөтөнләй башка дөнья — һава да, табигать тә, хәтта кешеләр дә башка булып тоелган иде ул чакта. Әле әтисе белән әнисен, монда күченеп килик, дип аптыратып та йөрделәр. Шул вакыт әтисе белән әнисе, һәр җәйне монда кунакка килербез, дип сүз биргәннәр иде. Тик барып чыкмады шул…Ни өчендер күңелсезлекләр бер-бер артлы сибелеп кенә торды.Башта әтиләре эшсез калды, аннары әниләре… Шуннан соң ук диярлек, әбиегез үлде, дигән телеграмма да килде. Ул чагында Дилә белән Зиләгә 10 яшь кенә иде әле. Әниләренә бик авырга туры килде. Кунакларга йөрү турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Һәм менә нинди яңалык – дәү әтиләре үзе кунакка килә. Зилә белән Дилә шатлыкларыннан хәтта сикереп куйдылар. Дәү әтиләрен ничә ел күргәннәре юк бит. Ул да оныкларын бик сагынгандыр! Бүләкләр дә алып киләдер әле ! Перронда бөкрәйгән картны күргәч, кызлар аптырап китте. Башта танымыйча да тордылар. Әниләре кочаклап алмаган булса, аптырап торырлар иде әле кайда соң безнең дәү әти дип. Өйгә кайтып чәйләр эчкәч, дәү әтиләре сумкасын актарырга кереште. Кызлар кыш бабайдан бүләк көтәләрмени! Күзләрен дә алмый карап тордылар. Әлбәттә алар инде күптән бәләкәй бала түгелләр , тик шулай да бүләк алуы рәхәт бит! Тик кызлар көткәнчә булмады. Дәү әтиләре алмашка киемнәрен чыгарды да, сумкасын ябып та куйды. Зилә белән Дилә бер-берсенә карашып куйдылар , тик аны – моны сиздермәделәр. — Ах! Күчтәнәчләрне онытканмын бит , — дип кычкырып җибәрде дәү әтиләре. Мәгез , икегезгә дә берәр шоколад! Зиләнең өмет тулы йөзе кинәт сүрелде . Яраткан уенчыгын тартып алган балага охшап калды. -Ничек ул шулай буш кул белән кайта алган?! – дип ярсыды ул Дилә белән икәү генә калгач. Әйбәт кунак икән! 7 ел оныкларын күргәне юк! Шулкадәр юлны бер шоколад бирер өчен килгәнме?! Оялмаган да! -Әкрен!-дип пышылдады Дилә, -Бәлки аның акчасы булмагандыр! Бәлки ул бөтен акчасын билетларга бетергәндер. -Хы! Бетергән ди! Аның бит пенсиясе дә безнең әнинең хезмәт хакыннан күбрәк! Кая куеп бетерсен ул шулкадәр акчаны! -Ә син каян беләсең? -Миңа Алия әйтте. Дәү әти аңа пенсия алган саен өлеш чыгара. Интернетта язды, әле күптән түгел туган көненә планшетлы компьютер алып биргән! Алия—шулай ук дәү әтиләренең оныгы. Дәү әтиләре белән бер шәһәрдә яшиләр. Дилә Зиләнең бу сүзләренә җавап тапмады. Бәлки дәү әтиләре аларга – буй җиткән кызларга нәрсә алырга белмәгәндер. Бәлки әле монда алыр. Икенче көнне алар өчәү уздырдылар. Әниләре эштә иде. Дәү әтиләренең шәһәр күрәсе килде, һәм алар, өчәүләп, паркта йөрделәр, фонтан карадылар, күл буенда булдылар . Дилә белән дәү әтисе юл буе сөйләшеп барды. Диләгә барысы да кызык иде: дәү әтисе ничек яши, Алияләр нишләп ята, әти – әниләре ни хәлдә. Дәү әтисе сөйләде дә сөйләде. Зилә генә аларга кушылмады диярлек. Төксе генә кыяфәт чыгарып, арттан барды шунда. Бераздан шулай йөреп туйды бугай –кинәт Дилә белән дәү әтисен зур сәүдә йортына таба өстерәде. Зилә әле өметен югалтмаган иде: бәлки монда аларга бабайлары берәр нәрсә алып бирер ?! Зилә әле бер киемне киеп карады, әле икенчесен, я косметикага барып ябышты, я сумкалар караган булды. -Матурмы, дәү әтием, сиңа ошыймы?,- дип ялагайланды. Тик дәү әтиләренең генә исе китмәде: я иңбашларын гына җыерды, я “белмим” дип, яисә,”ошаса” ал соң дип җаваплады. Тик, Зилә көткәнчә, “Әйдә,үзем алып бирәм” дип кенә әйтмәде. Зилә, өйгә кайткач, ачуыннан, бүлмәсендә ишекле- түрле йөренде, дәү әтисеннән зарланды; “шулкадәр саран булыр икән” дип мыгырданды. Дилә,аның шыңшуыннан туеп,кухняга аш пешерергә чыгып китте. Дәү әтисе дә шунда иде. Дилә үзе бәрәңге әрчеде, үзе дәү әтисенең өйләнү тарихын, аның дәү әнисе белән ничек танушыларын тыңлады. -Зилә,чәйне кайнатырга куеп җибәр әле, алайса мин өлгермим. Хәзер әни дә кайтып җитәр, — диде Дилә, бүлмәсеннән чыгып килүче Зиләне күреп. -Вакытым юк,- дип теш арасыннан гына җавап бирде дә Зилә, иптәш кызы белән гүләйт итәргә чыгып китте. Бер атна вакыт сиздермичә дә үтеп китте. Дәү әтиләренә китәргә дә вакыт җитте. Поезд килергә ярты сәгатьләп вакыт бар. Вокзалның көтү залында дүртәүләп утырып торалар иде. Кинәт дәү әтиләре торып басты да, сөйләшәсе бар иде, дип, кызларны кырыйгарак дәште. -Кызларым!Минем сезгә бүләк бирәсем килгән иде.Без инде бәлки башка күрешә дә алмабыз.Мин сезгә дип бераз акча җыйган идем.Берничә ел җыйдым.Менә 100 мең җыелды.Кемгәдер бу акча күптер ,кемгәдер-аз. Гаеп итмәссез. Хәлдән килгәнчә инде. Бу сүзләрдән соң Зиләнең күзләре маңгаена менде. -Акчаны килгәч үк бирмәдем. Сезне бераз сынап карарга булдым. Ниндирәк кеше булып үскәнегезне күрәсем килде. Хәзер менә бу акчаларны тигез итеп бүлеп бирә алам. Бу сүзләрдән соң Зилә белән Дилә хәтта суларга да оныттылар. -35 меңне инде өйдә үк әниегезгә калдырдым. Әниегезгә бик рәхмәт, ялгызы 2 кыз үстерә алды. Шуннан соң дәү әтиләре 25 мең акчаны санап алды да, Зиләгә сузды. -Теләгән әйбереңне алырсың, — диде. Кошелёкта калган 40 мең акчаны Диләгә сузды. -Ни өчен шулай бүлгәнне үзегез аңлагансыз дип уйлыйм. Гаеп итмәгез,- диде дә, дәү әтиләре, салмак адымнар белән, поездка таба атлады…

Мифтахутдинов Азат Асхатович