Принято заявок
1391

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бәйрәм ашы — кара-каршы

Озын, карлы-буранлы кышлардан соң көттереп кенә килгән назлы, кояшлы яз күпләрнең күңеленә канатлану, ниндидер күңеллелек көтүче ашкынулы хисләр тойгысын алып килә. Тик Маратка гына түгел. Март ае җитә башлау белән, борчуга төшә егет. Юк, ЕГЭ дип аталган имтиханда түгел хикмәт. Шөкер, быел 10 чыда укый ул, берникадәр ирекле вакыты бар, имтихан бирергә кирәк дигән уй борчымый әлегә. Нәрсәгә, нәрсәгә, ә менә кыз туганнарына бик бай егет ул. Якыннарына бәйрәм бүләге алуны үзенең бурычы дип саный Марат, аңа алдан ук әзерләнә башлый. Әле бүген дә, февральнең егермеләре генә үтүгә карамастан, мәктәптән кайтышлый ук кибетләрне урап чыгарга ниятләде. Күз кызыктырырлык, туганнарын сөендерерлек бүләкләр күп-күбен… Тик бәяләре!..Әллә ел үсәсен көн үсәләр инде? Әйе, унынчы сыйныф укучысының гына акчасы җитәрлек түгел монда.

Тә-ә-әк! Ике апасына 250 шәр сумлык очсызлы кершән, әбисенә 200 сумлык гади яулык, җиденче сыйныфта укучы сеңлесенә очсызрак иннек алса да, мең сумнан да артыграк акча кирәк булачак. Балалар бакчасына йөрүче кечкенә сеңелкәшенә күптәннән сорап йөдәткән курчагын алмыйча калып булмас, мөгаен. Курчакның да аруырагы меңнәр белән исәпләнә бит хәзер. Кечкенә бөтерчекне бик ярата шул абыйсы, курчакның да матурын алырга тырышыр. Әнисенә дә бүләкнең 500 сумнан да кимен алу килешмәс. Өйдән читтәге кыз туганнарына телефоннан гына матур открытка-котлаулар җибәрер җибәрүен… шулай да. Җыйган акчасы җитәр микән? Инде бер елдан артык кесә телефонына дип җыя башлаган маяга да тиясе килми бит.

Баш миен бораулап торган уйлар белән ничек өенә кайтып җиткәнен дә сизми калды ул.

Фатир ишеген ачып керүгә үк, Маратның борынын һушларны алырлык тәмле ис кытыклады. Ул ярата торган чебуреки исе түгелме соң бу?! Күңелле музыка уйнап торган бүлмәдән бәйрәмчә киенгән кыз туганнары килеп чыкты. Иң беренче зур апасы килеп кочаклады:

— Егетләр бәйрәме белән сине, энем, — дип, кулына кармакның хәтәр төрен- спиннинг дигәнен китереп тоттырды, — син бит балык тотарга яратасың, авылга кайткач, шушының белән тоткан балыктан тәмле уха пешереп ашатырсың безгә.

— 23 нче февраль белән сине, бердәнберебез, — дип, икенче апасы да энесенә кыйммәтле хушбуй сузды.

— Бәхетле, тәүфыйклы, иманлы булып үс, балакаем, — дия-дия, оныгына җылы оекбашларын кидереп үк куйды әбисе.

— Һәрвакыт шулай игътибарлы, ярдәмчел бул, абыем!- дип, үзе соңгы мода белән бәйләгән шарфны абыйсының муенына салып, куенына ук сеңде сеңлесе Рәйлә.

— Абыем! Абыем! Менә сиңа нинди тәти отклитка ясадым, — дип тәтелдәде яраткан сеңелкәше Алсу.

— Кара әле, яраткан энебез шул арада ничек үскән! Кая әле, киеп кара әле бу джемперны, — дип, күз явын алырлык матур өс киемен сузды Мәскәүдән кайткан әтисенең сеңлесе.

Иң артта, бөтен бүлмәне яктыртырлык булып елмаеп, әнисе басып тора иде.

— Бәйрәмең белән, кадерлем. Менә әтиең белән бездән бүләкне кабул итеп ал әле, -дип, улының кулына әллә кайчаннан бирле төшләренә кереп йөдәткән өр-яңа кесә телефонын сузды ул.

Бу хәтле игътибардан, көтелмәгән шатлыктан Маратка рәхәт тә, шул ук вакытта уңайсыз да инде.

-Рәхмәт барыгызга да, — дип кенә әйтә алды ул каушавыннан. У бу минутта бик-бик бәхетле иде.

Үтә күңелле үткән бәйрәм киченнән соң күтәренке күңел белән йокларга ятты Марат. “Кыз туганнарың күп булу нинди күңелле икән, — дип уйлады ул, — 8 нче Март бәйрәмендә ныгытып котлыйсы булыр үзләрен. Теге телефонга дип җыйган маяны да эшкә җикмичә булмас. Аның хәзер кирәге дә шул хәтле генә бит.”

Сәламәт үсмерләргә хас татлы йокыга талганда да егетнең иреннәрендә бәхетле елмаю сүнмәгән иде.

Ахметзянов Ранис Фидарисович
Страна: Россия
Город: Казань