XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бәхет эзләүчегә

Бәхет эзләүчегә…

Кешеләргә бәхет алып килә

Тыйнаклык һәм әдәп.

Таш булып ката җаннарга

Нахак сүзләр, гайбәт…

Бәхет көтеп гомер итәбез,

Бәхет эзләп читкә китәбез.

Бәхет китермәс шул тәхет тә,

Читтә калсак әгәр ләхеттә.

Һичкайчан зарланмыйк тормыштан

Теләсәк, шатлыклар табылыр.

Хыялларны җилкән итеп алыйк-

Яшәүгә теләкләр кабыныр.

Туган илкәйләрдә сөелеп,

Дус-туганнар белән иңгә-иң

Яшик әле җирдә сөенеп-

Дөнья матур бит ул, дөнья киң!

Зайнуллина Ралия Рамилевна
Страна: Россия