Тукайга хат.
Тукай абый, Сиңа юллыйм
Мин бүгенге хатымны.
Син өйрэттең тел сөяргә,
Яратырга халкымны!
Туган телем — Тукай телем!
Үстем бишек җырына.
Шуңа да ул кечкенәдән
Сеңгән минем җаныма.
Синең шигырьләрне укып,
Бик күп әйберлэр белдем:
Инде эшем беткәч кенә
Мин уйнарга өйрәндем.
«Су анасын» укыганда,
Аерыла алмадым.
Урлашырга һич ярамый!
Моны мин тиз аңладым!
Акбай кебек ялкауланмыйм
Кучерәм бар дөньясын!
Карлыгач та әнә ничек
Тырышып ясый оясын!
Рәхмәт сиңа, Тукай абый,
Иҗатыңа сокланам!
Арган чакта сине укып,
Үземэ көчләр алам!
Туган телем өчен рәхмәт
Горурланып сөйләшәм!
Сиңа бүген хатым юллап
Бөек телдә эндәшәм!