XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Авылым.

Кояшлы авылыма,

Һәрчак кайтасы килә.

Анда сөйкемле әбием,

Сагынып мине көтә.

Әбиемнең бакчасында,

Матур гөлләр үсәләр.

Таңнан кичкә кадәр алар,

Күзләрне иркәлиләр.

Алмагач ботакларында,

Чыпчыклар чыркылдаша.

Кояш нурларында назланып,

Алмалар алсулана.

Авылда кичен рәхәт,

Җылы җилләр исәләр.

Төнлә ай яктысында

Сандугачлар серләшәләр.

Әбием белән сөйләшеп,

Җәй көннәребез үтә.

Яулык бәйләп куя да,

“Авыл кызы,син!-дия.

Ибрагимова Гульнара Ильнаровна
Страна: Россия
Город: Новошешминск