Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Авылкаем (Кәпәй-Кобау авылына багышлана).

Мин Кәпәйдә тумасам да,

Монда бит торган нигез.

Балачагым монда үтте,

Әткәй-әнкәйләр тигез.

Син кайдан, дип сорасалар,

Кәпәйдән дим, мактанам.

Торган җиремә гашыйкмын,

Туганнарга сокланам.

Яратып, мин cәламәтмен

Шушы Суырчы тавын.

Күңелләргә илһам бирә

Аккан чишмәләр шавы.

Халкым синнән фәһем ала,

Ныгытып канатларын.

Кәпәй–Кобавым, син бидең

Бу тормыш сабакларын.

Монда минем дус-ишләрем,

Яши якын туганнар.

Ходаема рәхмәтлемен

Монда нигез корганга.

Кешеләрен якын иттем,

Күпләрдән күрдем хөрмәт.

Гомер иткән газиз җирем,

Кәпәем, сиңа рәхмәт!

Гобәйдуллина Анита Илшат кызы.

8 (937) 344-35-98

Anitagubajdullinas50@gmail.com

Җитәкче — Идрисова Венера Әкмәлетдин кызы

8-(917) 436-94-23

va.idrisova@mail.ru

Губайдуллина Анита Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Уфа