Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Авыл кызы

Авыл кызы нинди дигән
Сорау күпләрне борчый.
Шәһәр кызы ,әллә авыл
Һич тә аерып булмый
Дип сөйлиләр кайберәүләр,
Ә мин килешмим һич тә,
Авылда туып -үскәнгә,
Бай минем дөнья-киштә.
Чишмә җыры күңелемне
Баета саф хисләргә.
Шәфәкъ нуры бер ямь өсти
Авылдагы кичләргә.
Кошлар сайрый, саба җиле
Чәчләремнән иркәли.
Тыйнак булырга өйрәтә
Бик күпне күргән әби.
Болындагы чәчкәләре
Күзләрне камаштыра.
Җиләкле җәйге аланы
Үзе генә ни тора!
Иртәнге чык тамчылары
Бер сафлык өсти җиргә,
Авыл кызы булуыма,
Үкенмимен мин бер дә.

Валеева Айгуль Наилевна
Страна: Россия
Город: Мензелинск