Мондый җәннәт кайда булсын,
Кемнең килсен китәсе.
Шул кадәрле гүзәл бит син,
Җәйге авыл иртәсе –
дип юкка гына җырламыйдыр халык. Яратам мин, бик яратам авыл иртәсен…
Авыл иртәсе… Шушы ике сүзгә дөньяның бар матурлыгы, күңелләрне җилкендерүче сихрилеге, тормыш шаукымыннан качкан тынычлык һәм үзенә күрә самими бер илаһилек сыйган. Бү сүзгә күңелгә җылылык бирүче күркәм хис һәм тирәк мәгънә салынган.
Яратам мин, бик яратам авыл иртәсен…
Аеруча җәй көне… Көн җылына башлап, кояш нурлары белән уянып, таң атканын караганыгыз бармы? Ә менә мин җәйге таңны аеруча да яратам. Дөньяның бар матурлыгын, сихрилеген менә шул гади бер иртәдә күзәтергә мөмкин. Офыкта, мине күрми калма дигәндәй, күз кысып, елмаеп, кояш татлы йокысыннан тора. Ә болыннар, кырлар, бакчалар өстеннән төнгегә каплап куйган сөт кебек куе юрганын ачырга теләгәндәй сыек кына томан күтәрелә.
Яратам мин, бик яратам авыл иртәсен..
Яфрак та селкенергә кымшанмаган иртәдәавыл тынлыгын тыңлаганыгыз бармы? Ә менә минем өчен шуннан да ләззәтлерәге юктыр кебек. Шул тынлыкны бозарга кыяр-кыймас кычкырган иртәнге әтәч тавышы да күңелгә рәхәтлек бирә. Тынлыкны бозарга өлгергән әтәч тавышына кушылып, авыл башында көтүче чыбыркысы яңгырый. Аннан әче итеп сызгырган тавышка берәм-берәм сыер мөгерәүләре ишетелә. Әйтерсең лә, алары да “Нигә тынлыкны бозасыз?” , дия шикелле. Тик бу озакка бармый: көтү куарга чыккан авыл халкы бер-берсенең хәлен белешә, иртәнге яңалыкларны сөйләп ала. Аларга инде тәмам уянырга өлгергән сыер һәм сарык көтүе оркестры кушыла. Әкрен генә авыл гөж килә башлый.
Яратам мин, бик яратам авыл иртәсен…
Авыл кубарылып эшкә кузгалганда ккояш инде тәмам уянып, болын-аланнарда үсеп утырган чәчәкләрне иркәләргә керешә. Салмак кына иртәнге, салкынча, әмма дә шул ук вакытта рәхәт җил исеп куя. Чәчәкләрнең җилдә тирбәлүеннән таралган хуш искә бал кортлары уяна. Җил урман ягыннан баллы җиләк исен куып, башларны әйләндерә, күңелне кытыклый.
Яратам мин, бик яратам авыл иртәсен…
Җәйге эссе башланганчы, тымызык кына уйга батып утырган елга яки күл буена балыкка төшкәнегез бармы? Монда авыл иртәсе гаять икенче. Биредәге хозурлыкны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Мондагы әкияти тынлыкны бары яр кырыендагы бакалар хоры гына тулыландыра аладыр мөгаен. Аларга кушылып, каңгылдашкан казлар тавышы һәм алардан калышмаска теләп, үз көйләрен сузган үрдәкләр җыры бу матурлыкны тулыландырып, ямьләндереп җибәрә. Су буендагы тал-тирәк һәм камышларның үзара пыш-пыш килеп, серләшүе дә күңелгә якын булып китә.
Эх, яратам мин, бик яратам авыл иртәсен…