XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Авыл баласына…

Һәр көн иртән күреп куанам мин

Әкрен генә кояш чыкканын.

Кояш чыгып, битләремнән назлап,

Сихри матур таңнар атканын.

Авылымның һәрбер почмагыннан

Җылы бер рәхәтлек сибелә.

Дөнья тып – тын, тирә – якка бары

Тәмле икмәк исе сирпелә.

Алсуланып кояш күккә үрли,

Тау битләрен күмә шатлыкка.

Күзем төшә елга буендагы

Моңсуланып торган таллыкка.

Нигә әле бүген тал егете

Каен кызларына күз салмый?

Нигә әле бүген тирә- як тын,

Бер- беренә гөлләр елмаймый?

Кошларның да сайраулары никтер

Бераз моңсу булып иштелә.

Хәтта чишмәләр дә челтерәми.

Үпкәләгән әллә? Кем белә?

Син үзең дә яхшы беләсең бит!

Табигать тә сизгер, җанлы ул.

Бүген менә синең саубуллашу,

Хушлашу җырыңны тыңлый ул.

Китмә!- дими, тиздән кайтуыңны

Көтә авыл, көтә ышанып.

Ышанычын, мәхәббәтен сакла,

Изге җанлы авыл баласы!

Хайрутдинова Лилия Данисовна
Страна: Россия