Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Һава

Салкынча рәхәт бер кич иде. Һу-һуның бик тә озак барган һәм зур авырлык белән бирелгән аудан кайтып килеше. Ни бәхет, нәтиҗәсе мул булды. Үле мамонтның үз өлешен аркасына күтәргән, ул хайванның йоны аның муенын кытыклаган килеш Һу-һу йортына таба атлап бара иде. Озак атлыйсы бар әле…

‎Һәр мизгеле, һәр сулышы Һу-һу өчен гомерендә соңгысы була ала иде. Мамонт үкерә, чиный, шул ук вакытта кылыч-тешле юлбарыслардан да тизрәк йөгерергә тырыша. Җитмәсә, һәр адымы җитез булудан кала, әле бик авыр: җирне дөр китерә! Мамонтның алдында — Һу-һу. Тик ир боларның берсеннән дә курыкмый. Эченнән нидер леп-леп итеп типсә дә, аның йөгерүеннән икәнен генә сизә иде ул. Сизә иде генә.

‎Мамонтның артыннан бүтән ирләр һәм үсеп килүче егетләр таш кораллары белән янап, филне куркытып акыра-бакыра чаба. Алар Һу-һу кебек тиз йөгерә алмый. Аларның аталары да Һу-һуның атасы сыман ук аякларны селкеп, туктамыйча алга ашкына алмый иде. Шуңа күрә Һу-һу — мамонтның алдында. Менә ул һәр адымы саен кызара барган офыкка якыная. Һу-һуның бу челлә заман эчендә болай да кызарырга өлгергән бәдәне офыкны тагын да оялтып куйдыра.

‎Менә Һу-һу үзенә ниндидер таныш булган юлга очраганын сизде, дөресрәге, табаннары таныды бу җирне, димәк, тагын күпмедер вакыттан алар мамонтка дип әзерләнгән җиңел сынган агач ботаклы чокырга якынлашырлар, ә Һу-һу нәкъ шул тозак алдында, гадәттәгечә, җәһәт кенә уң ягына сикерер.

‎Мамонт «дап-топ-дап-топ» кебегрәк тавыш чыгара-чыгара әкренләп иргә якынлаша барды. Һу-һу бөтен көченә йөгерә башлады. Юк, аның хәле таймас. Ир бу шөгыльгә күптән күнеккән инде. Бу бит йорт эчендә таш диварга мамонтларны аулау сәхнәләрен рәсем итеп ясау түгел. Күзләр: «тагын әз генә кала», дип хәбәр итә дә… Ир юлда ятып торган ташка аягы белән бәрелә һәм җиргә егыла. Мамонт аны таптап сытырга тиеш иде дә, ләкин филнең бер аягы инде чокырны каплаган ботакларны сындырырга өлгерде, шуңа күрә хайванның арткы аяклары күктә торып калган мәлдә Һу-һу ниндидер көч белән торды да якка китеп үзен саклап калырга өлгерде.

‎Мамонт үкереп чиный иде. Арткы аяклары ярдәмендә кире басмасын дип, Һу-һу теге ташны җирдән алып, хайванның аякларына ыргыта иде. Таш филгә бәрелүдән кире (төрле якларга) очып, Һу-һу шуңа таба чабып, аны кулына алып, тагын шуны мамонтка таба ташлый. Менә инде калган аучылар да килеп җитте. Мамонтның чинаган тавышы таш эләккән саен тагын да катырак була. Ләкин билгеле бер мизгелдән соң хайванның хәрәкәтләнүе белән тавышы да басыла башлый. Ул үлә…

…Ниһаять, ул анда килеп җитте. Һа-уа Һу-һуны инде кабынган учак белән каршылады. Мәгарә кешеләренең күбесе ауның уңышын күрүгә үк үләксәгә ташлана. Тик никтер Һа-уа гел сабыр гына Һу-һуның мамонт йә бүтән җанвар итенең кисәген ут янына китерүен көтә, үзе ул вакытта көндез җыелган мәйваларны учак янына китерә, ә аннан соң ниндидер рәсем ясый. Мамонт белән түгел. Һа-уаның ауда булганы юк. Дөрес, җиләк-җимеш җыйганда аңа берничә тапкыр ерткыч ташланган чаклары булды. Ләкин ул аларны хәтердә тотмый, чөнки алар — күптән булган хәлләр.

Һу-һу — учак янында, Һа-уа — рәсем ясый… “Һа-уа”, — дип чакыруны ишеткәч, кыз (ул ирдән яшьрәк иде) тукланып алырга килде. Һу-һу Һа-уа ясаган рәсемгә карарга булды. Таныш чырай иде бу. Ир моны кайдадыр күргән бит. Искә төшерде — суга карап торганда иде ул.

Ниндидер үзенә хас булмаган хәл бит бу Һу-һуның. Нәрсәнедер искә төшерсә, ул гел мамонтлар, ау белән бәйле булып шул филләрне тоту максатыннан гына иде. Бу ниндидер яңалык. Ир гадәттәгечә түгел, ә ничектер бүтәнчә сизә, тоя башлады. Авызын ул гадәттә ит чәйнәр һәм сөяк кимерер өчен кулланса, хәзер инде әллә ничек селкеде. Никтер Һу-һуның хәтеренә мамонтның азу тешенең бөгелгәнлеге искә төште, шуның рәвешен алгандыр ирнең авызы. Йөрәк леп-леп тибә, инде бу юлы йөгерүдән түгел, ул нидер сизә, тоя. Тик бу яңа бер тойгы иде. Аны Һу-һуның ни атасы, ни бабасы беркайчан да сизмәде.

Урамнан “тып-тып” кебек ымнар килә башлады. Һу-һу өйгә кайтып барганда ук, күк караңгырак иде — аязлыкны нидер каплады. Һа-уага таба атлый башлады ир. Менә ул аның янында, аның билен ике куллап тота һәм күтәрә. Һу-һу Һа-уаның йөзенә карый — кыз да авызын әллә ничек ерган.

Икесенең дә күкрәкләре эчендә нидер тибә. Һу-һу, гомумән, үзгәргән тавыш белән, үзе дә үзгәргән көе Һа-уага, һавасына карап:

— Һа-уа! Һа-уа! — ди. Калын тавышның шундый нечкә кылларны тирбәтергә теләве — үзе бер матурлык, үзе бер сәнгать.

Болар, хәтта, яшеннең икесенә дә сугуны да сизмәде. Хәер, алар аны тоярга да тиеш түгелләр иде. Һава да үз җавабын бирә:

— Адәм! Мин бу — мин! Без таш эчендәме ул?

Җанвар эченә кергән җан хәзер инде үз куллары тоткан кешедән күзен алырга теләмичә дә алып:

— Шулдыр инде җир дигәне… — Учакка күрсәтеп, — Монда безгә җәһәннәм уты да, — учак янындгы ит кисәгенә карап, — безне канәгать итәрлек азык та. — Кечкенә паузадан соң: — Барысы да чамалап!

Көлеп куйгачтын, Һава үзенең ягымлы тавышы белән:

— Һы-һы! Кызык бит, әй. Ләкин без бу урынны “оҗмахлырак” ясый да алабыз бит.

— Шулай, һавам.

— Сула.

— Сулыйм!

— Сүнмә!

— Һичкайчан да!

— Тулып беткәнмен дисәң, дөньяны тутыр! — дигән сүзләрне алар инде бергәләшеп әйткәч, алар бик тә йомшак итеп кочаклашты, берсенең куллары икенчесенең аркасында, йә билендә.

Берсенең ирене икенчесенә тоташты…

Тып-тып итеп сабыр гына яңгыр ява, болытлар үз тамчыларын Җир-Анага өләшә, сибә; Җир барысын да үзенә сеңдерә, һавасын өләшә; билгеле бер вакыттан соң дөнья чәчәк ата, үсемлекләр тиешле эшләрен башкара — үсә… Үсә… Үсә!..

Салкынча бер кичтә тамчылар сибелә иде. Сабыр гына, ләкин туктамыйча.

Исхаков Амирхан Ильнарович
Страна: Россия
Город: Казань