Ә сез беләсезме? Борын-борын заманда, әле әти дә тумаган, әти генә түгел, бабай да тумаган заманда куяннар да, тиеннәр ап-ак тунлы булган,ди.
Көннәрдән беркөнне җәйнең матур бер көнендә ак тунлы Аппак исемле тиен үз шикелле ап-ак Озынколак исемле куян белән дуслашкан. Рәхәтләнеп, болында йөгерешкәннәр, төрле уеннар уйнаганнар, күбәләкләр куганнар. Татлы сусыл үләннәр белән сыйланганнар, кояшта кызынганнар. Матур көннәр тиз үткән, кышка әзерләнергә вакыт җиткән. Аппак бик тырыш, бик уңган булган. Агач куышында үзенә оя ясаган. Кышлыкка дип, чикләвекләр җыеп, агач куышына яшергән, берникадәрен җиргә күмеп куйган. Ә Озынколак ялкауланган, аның бер генә дә эшлисе килмәгән:
-Минем аякларым озын, тиз йөгерәм, суыктан йөгереп тә җылынырмын, тамагымны агач кимереп тә туйдырырмын,-дигән.
Менә кыш җиткән, күз ачкысыз бураннар башланган. Аппак үзенең җылы куышында, җыйган чикләвекләрен ашап, рәхәтләнеп яткан. Ә Озынколак кая барырга, кая яшеренергә дә белмәгән. Суык җилләр аны өшеткән, йөгереп җылынырга тырышкан, әмма Суык бабай тагын да көчлерәк битләрен чеметкән, аякларын туңдырган. Озынколак, түзә алмагач, тиеннең ишеген каккан:
-Аппак дускаем, өеңә кертсәнә, бик-бик туңдым, -дип үтенгән.
-Икебезгә кысан булыр булуын, тик җылы булыр, -дип Озынколакка ишеген ачкан.
Аппак кунагын тәмле чикләвекләре белән сыйлаган. Ике дус тату гына кышны уздырганнар. Яз җиткән, икәүләп ашый торгач,тиеннең чикләвекләре дә беткән.
-Минем җиргә күмеп куйган запас чикләвекләрем бар, шуларны алып меник, -дигән Аппак Озынколакка.
Төшеп карасалар, чикләвекләр юк ,ди. Аппак елый-елый:
-Менә шунда гына күмеп куйган идем, кем алды икән, хәзер нәрсә ашармын?– Син алып ашадыңмы, Озынколак? Син алгансың чикләвекләремне! -дигән.
— Юк, юк, юк, мин алмадым. Кайда яшергән идең? Хәзер казып карыйм, дип Озынколак кара җирне казый башлаган. Ап-ак туны пычранып, соры төскә кергән,ди.
-Я инде кайгырма, менә хәзер яз көне мин кишер-кәбестә утыртам, алар өлгергәч, сине дә сыйлармын. Мм-м-м-м, тәмле дә инде кишер-кәбестә, -дигән Озынколак.
Аппак тынычланган. Ә Озынколак, чынлап та, үзендә торган: кишер-кәбестә утырткан. Бергәләп су сипкәннәр, чүбен дә утаганнар. Менә Озынколак утырткан кишерләр дә үсеп җиткән. Иң зур кызгылт-сары кишерне Аппакка биргән. Бу ризык Аппакка шундый да ошаган, ди. Үзе баллы, үзе татлы икән, чикләвек кебек бик каты да түгел икән. Аппак бер-ике кишер белән генә тукталып калмаган, Озынколактан сорап та тормый, комсызланып ашаган да ашаган. Хәтта ап-ак туны җирән төскә әйләнгәнен дә сизмәгән. Менә шул көннән Аппакның ак туны җирән төскә әйләнгән, ди. Үзе җирән булгач, исеме дә Аппак була алмый бит инде. Озынколак аңа Җирәнкәй дип исем биргән.
Әле дә дуслар, ди, алар. Әмма Озынколак Җирәнкәйнең “Син алгансың чикләвекләремне!“дигән сүзләрен бер дә онытмый,ди. Яз җитүгә, тиен яшергән чикләвекләрне эзләп, кара җирне актара-актара, ак туны соры төскә кереп бетә, ди. Бары тик кар яугач кына, туны агара, ди. Бу хәл ел саен кабатлана, ди. Ә тиеннәрнең хәтерсез икәнен кайдан белсен, ди куяннар?
И дусларым, кешене гаепләгәнче, гаепне, бәлки, үзеңнән эзләргә кирәктер.