Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ана уйлары

Ана уйлары

Салмак кына атлап җир өстеннән,

Алга таба атлый бер бала.

Кая бара нинди уйлар белән,

Хыяллана икән бу бала.

Дөньяларга килгәненә инде,

Шактый вакыт үтеп тә китте.

Күңелендә әле тынгылык юк,

Уйлап эшләр заман да җитте.

Ана кеше бик күп уй кичерә,

Газизләрен кеше итәсе.

Ул уйлаган уйлар чынга акшса,

Балаларга тормыш көтәсе.

Бала үстерү үзе бер бәхет ул,

Әле тагын күпкә кыен ул.

Шуны аңлап үсә икән бала

Бәхет ерак йөрмәс — килер ул.

Кадерле кешем

Дөньяда иң кадерле кеше,

Минем өчен әни син булдың.

Көне буе эштә булсаң да,

Күз алдымда һаман син тордың.

“Әни” диеп сөйли иреннәрем,

“Әни” диеп карый күзләрем.

Еракларга китсәм мин әгәр,

Сине күрми ничек түзәрмен?!

Әни белән шундый рәхәт бит,

Булмый ансыз тыныч кичләрем.

Әгәр рәнҗетсәк, әни, кичер,

Без бит әле үсеп бетмәдек.

Урманның матурлыгы

Урманнарга керсәм, хәйран калам,

Шундый матур төрле төсләргә.

Көзге күбәләктәй бөтерелеп,

Яфрак ява безнең өсләргә.

Урманнарга керсәм, күңел тула,

Күкрәкләрдә сулыш ачыла.

Табигатьнең матурлыгын күреп,

Бөтен күңел шунда тартыла.

Табигать бит безне бик ярата,

Без дә аны шулай яратыйк.

Аңа хөрмәт белән карыйк та,

Изге эшләребезне таратыйк.

Булсын диеп тынычлык

Матур таңнар аткан җиребезгә,

Фашист керде бәреп илебезне.

Көтмәдек без мондый вәхшилекне,

Чыкты халык саклап җиребезне.

Егетләр, кызлар китте сугышка,

Туган җирдә булсын дип тынычлык.

Ә әниләр көне-төне эшләп,

Җиңү таңы өчен тырышты.

Ятсыз фашист җиребезне таптап,

Шәһәрләрне яндырып хурлады.

Ир-егетләр безнең бирешмәде,

Туган илне дә алар зурлады.

Шактый гына еллар үтсә дә-

Күңелләрдә яши бит ярасы.

Сөйләнгән хатирәләрне саклап,

Безгә әле бик озак барасы.

Матурлыкны күрә белик.

Тыныч кына яткан җир өстенә

Ап-ак карлар явып киттеләр.

Җәйләр үтеп көзләр узу белән,

Салкын кышлар килеп җиттеләр.

Быел шундый күп карлар ява,

Бураны да тормый көттереп.

Карда аунап кайткан киемнәрне,

Әни йөри тагын киптереп.

Бала-чага шуа тау башыннан,

Берсен-берсе узып, ярышып.

Дәрестән соң чабып кайтабыз да,

Чыгып чабабыз без узышып.

Кышлар бетәр, матур язлар килер,

Киек кошлар кайтыр сайрашып.

Карлар эреп агар сулар булып

Күлләр тулыр әле шаулашып.

Җәйге матурлыктан ис китәрлек,

Яңгыры да явар яшен яшьнәтеп.

Табигать тә иркен сулап куяр

Ә болыннар китәр яшәреп.

Сабирзянова Динара Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Буинск