Һаман көтә
Еллар үтә, һаман үтә,
Хәтер йомгакларын сүтә.
Бер кайтырбыз диеп киткән,
Балаларын ана көтә.
Еллар сүзсез генә үтә,
Ә күңелләр һаман көтә.
Бер кайтмасаң, бер кайтырсың,
Сагындырдың балам бик тә.
Ничә еллар синсез үтә,
Күзләрен гел яшьләр тетә.
Кайтмасын да белә юкса,
Газиз ана улын көтә.
Әнием теләге
Әниемнең җылы кулларын
Алдым кулыма.
Елмаеп карап тора ул,
Газиз кызына.
Син минем,-ди,- бар өметем,
Язмыш биргәнем.
Язмышлардан саклана күр,
Тыңла сүзләрем!
Шул сүзләрен әниемнең
Уйдым күңелемә.
Изге сүзләр юлдаш булыр
Миңа гомергә!
Бердәм гаилә
Бер-береңнең куанычы булып,
Яшибез без шушы дөньяда.
Кайгы-хәсрәт белми, шатланышып,
Уянабыз һәр көн туганда.
Һәр яңа көн җылы алып килә
Биек-биек таулар артыннан.
Шатланабыз барыбыз да шуңа:
Җылы җилне тоя алганга.
Авырлыклар килсә, уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүләбез.
Гаиләбез бердәм булганлыктан,
Тормышны да җиңел үтәбез.
Туган авылым
Йөрәгемә илһам өсти минем,
Чишмәләре туган ягымның.
Шул сулардай агып китәр инде,
Мизгелләре яшьлек язымның.
Кышларын да тоям кебек әле,
Сусыл җиләк тәмен иренемдә.
Бахетемне бары синдә таптым,
Туган авылым, синең иркеңдә.
Синдә аткан ямьле иртәләрнең,
Алтын нуры балкый йөземдә.
Сихри таңда салмак кына искән,
Җилләр назын тоям үземдә.