XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Акыллы бабай

Без кунакка килүгә

Әби пешерде мантый.

Бабай да безне кыстый,

Ә үзе ашый манный.

Кайткан саен бабай әйтә:

“Тешегезне саклагыз!

Табын яныннан киткәндә

Аминны онытмагыз!

Тешегезне саклагыз,

Кәнфит кенә урмагыз.

Шикәрле әйбер ашап,

Бер манныйга калмагыз…”

Шундый акыллы булгач,

Ник тешләре юк аның?!

Тешен кәнфит ашаган,

Йоклаганда мөгаен.

Хи-хи-хи…

Галиуллина Залия Ильсуровна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны