Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Актүшле Бәхетле җәй

Менә мин дә зур үстем. Әти белән әнидән: «Мин кайчан әби-бабайга кунакка берүзем генә кайта башлыйм? – дип сорагач, – зур үскәч», – дияләр иде. Бер яктан тиз арада зур үскәнемә сөендем, икенче яктан авылга берүзем кайтып киткәнгә борчылдым да. Әнине сагынырмын, әтине сагынырмын, дусларны, самокатымны, үзебезнең ишек алдын, хәтта уйнамый торган машиналарымны да сагынырмын кебек тоелды. Шуңа әти белән әни шәһәргә юлга кузгалганда, аларга күрсәтмим дип еламаска тырыштым. Күзләремне күккә таба күтәрдем. Хәтта җәйнең җылы кояшы да мине кызганып, әйләнә-тирәсенә яңгыр белән тулган болытларны чакырып тора иде.

Җәй көне авылда нишләп кенә бетәсең инде? Җитмәсә, әти белән әни дә сүз саен: «Авыллар бетә. Хәзер анда бер кызык юк. Менә беү үскәндә…» дип кабатлап тора. Ә үзләре мине шул беткән авылга кайтарып куйдылар. Җитмәсә, бабай интернетка акча да салырга оныткан. Әле бер атнасыз вай-фай да эшләмәячәк, дип «сөендерде».

Ләкин мин алдан борчылганмын икән. Әби-бабай янында моңсуланып утырып булмас дип, урамга чыгып киттем. Ә әтиемнең туган авылы шундый матур урында урнашкан. Өебез яныннан ерак түгел бер урында балалар өчен мәйданчык та ясап куйганнар. Шунда дуслар тапмаммы дип киттем. Эх, монда да бушлык… Чынлап та авылда бер кызык юк икән дип уйларга да өлгермәдем, куаклар арасында ниндидер кыштырдаган тавыш ишеттем. Куркып калсам да, бөтен батырлыгымны җыеп, якынрак килдем. Карасам, миннән куркыпмы, бер эт утыра. Үзе матур, үзенең түше ак, күзләре дә елмаеп тора.

– Әй, эткәй, кил монда, – дип эндәштем куркып кына. Әти-әнием «эт янына якын килмә, ул тешли» дип әйтсәләр дә, китаплардан укып, этләрнең кешеләргә якын дус икәнен беләм. Эттән курыкканыңны сиздермәскә кирәк дип тә укыганым бар. И-и, мин бит шәһәр малае, эттән дә куркып торырга инде. Кыюлыгымны дүрт аяклы дустым да сизеп алдымы. Акрын-акрын куаклар арасыннан чыгып, мине иснәнә башлады. Кроссовкием ошадымы, шәһәр исеме, ялап ук алды. Ә минем кәефем күтәрелде. Яңа дустым барлыкка килгәнгә сөендем. Озак та уйлап тормый Актүш дип исем дә куштым. Кушаматын да ошатты булса кирәк, койрыгын болгап мине уйнарга чакырды. Яңа дустым белән рәхәтләнеп уйнадык. Җирдә дә аунадык, куышлы да уйнадык, мин аңа таяк та алып килергә өйрәттем. Нинди генә сорау бирсәм дә, эндәшсәм дә, Актүш: «һау-һау» дип җаваплап барды. Яңа дустым белән вакыт узганын сизмәгәнмен дә. Әбием белән бабам эзләп үк чыккан. Актүш белән уйнап, киемнәрем пычранганны да күрмәгәнмен.

– Улым, югалттык бит сине.

– Бабай, мин яңа дус таптым да рәхәтләнеп уйнадым.

– Менә сиңа мә. Актүш түгелме соң бу?

– Бабай, син аны каян беләсең? Кемнең эте соң ул?

– И-и улым, бу бит безнең күрше абыеңнарның эте. Алар күчеп киткәннән бирле моңсуланып, елап йөри. Мин ашатып торам. Күрше апаңнар да сыйлый үзен.

– Бабай, әйдә Актүшне үзебезгә алыйк. Миңа да дус булыр. Өебезне дә саклар.

– Улым, ни дияргә дә белмим инде. Ул бит шулай иректә яшәп өйрәнгән… Әйдә, кайтыйк. «Утра вещера мудрее» диләрме әле? Иртән уйлашырбыз.

Бабамның бу сүзләренә каршы әйтәсем килсә дә, бер сүз дә эндәшмәдем. Әлбәттә, кәефем төште. Ләкин яңа дустым безнең арттан калмады. Бабай сизмәсен дигән кебек, Актүш тә акрын гына атлады. Өй янына җиткәч кенә Актүш өреп алды.

– Ярар, ярар, улым, бүген бездә калып торсын инде. Аннары тагын күз күрер, – диде бабай. Минем үтенечемне дә тыңлап тормыйча.

Шулай итеп, Актүш белән без бик якын дусларга әйләндек. Нәкъ китапларда язылганча. Дустым бөтен авылны күрсәтте. Иң тәмле алмаларның кайда үскәнен дә (түбән очтагы Әлфия апаларның алгы бакчасындагы алмагач алмасын нәкъ менә без йөргән сукмакка коя иде, урлап ашаган дип уйлый күрмәгез тагын), елгадагы күпердән чыкканда кайсы тактага басмаска кирәклеген дә, Яшьләр урамындагы иң усал казларны да миңа дүрт аяклы дустым күрсәтте.

Шулай җәйге ялымның көннәре бер-бер артлы кызыклы вакыйгалар белән уза барды. Беркөнне Актүш белән тау башындагы амбар янына киттек. И-и бу әти белән әни авылда кызык юк, ди. Булмас менә! Әнә шул амбар янында иске бер корылма бар. Күрше малайлары шунда җеннәр бар дип сөйләде. Безнең шәһәрдә җеннәр юк! Ул әкиятләрне Актүш тә тыңлап торды. Колакларын зур итеп тырпайткан иде. Кызык эзләп юкка йөрмәгәнбез икән. Шул корылма янына җиткәндә, ниндидер кыштырдаган тавыш ишеттек. Күрше малайлары әйткән сүз чын булган! Монда җеннәр яши икән! Артка да карамыйча авылга таба йөгергәнемне сизми дә калдым. Ә Актүш баскан урыныннан селкенми дә өреп тора. Ничек кенә чакырсам да миңа игътибар итмәде. Ә мин бу юлы чынлап та куркуга калдым. Эх, Человек-паукмы, Супер-менмы килеп ярдәм итсен иде дип уйлап куйдым. Ичмасам, Актүш тә «Щенящий патруль»дәге этләр кебек геройга әйләнми. Ниләр генә уйлап бетермәдем. Ләкин Актүш өрүеннән туктамады. Шуңа күрә мин кире килергә мәҗбүр булдым.

– Кем бар анда? Чык! Без синнән курыкмыйбыз, – дидем, тиз генә җирдә яткан зур таякны кулга алып. Шулчак кинәт кенә йомгак кебек тәгәрәп песи баласы йөгереп чыкты. Үз ап-ак, йомшак, сарылы-каралы таплары да бар. Безне күргәч ул да мияулый башлады, калтырап тора. Ләкин иң шаккатырганы Актүш аны куркытмады, ә киресенчә ялап кына алды. Песи баласын куеныма салдым да, авылга таба йөгердем. Актүшем дә сөенде булса кирәк, мине саклап кайтты. Бабай белән әби бу яңа дустыма бер дә шат булмаса да, минем теләгемә каршы килмәделәр. «Ярар, өч төсле песи бәхет китерә, диләр. Калсын инде», – дип ризалаштылар. Телефоннан әти белән сөйләшкәндә генә: «Улыгыз зоопарк ясап бетерде инде», дип көлештеләр. Шулай итеп, минем авылда ике иң якын ике дустым барлыкка килде. Актүш безнең тынычлыкны, Бәхет өебезне тычканнардан саклады. Минем кайтуымны алар да сагынып көтеп тора хәзер. Быелгы җәем дә Актүшле һәм Бәхетле булачак. Әби белән бабам янына кайтуны зарыгып көтәм.

Миннекаев Динар Рафикович
Страна: Россия
Город: Казань