(Парча)
Ак болыт… Табигатьнең искиткеч могҗизасы… Ул жирнең иксез-чиксез киңлекләре өстендә иркен оча, астагы тормышны зирәк карт кебек күзәтә. Көн саен ул, кояш нурларында коена-коена, елга, күл, диңгез көзгеләрендә чагыла-чагыла, күк йөзе буйлап сәяхәт итә.
Бер көн болыт, гадәттәгедән иртәрәк уянды һәм гаҗәеп бер күренешкә тап булды: ерак офыкта шәһәрнең серле шәүләсен күрде ул. Бу яшеллеккә күмелгән һәм биек ташлар белән әйләндереп алынган борынгы шәһәр иде. Ак болыт, бу шәһәрне якыннанрак күрер өчен, офыкка таба очты.
Шәһәрдә шул хәтле рәхәт, тыныч. Эшкә баручы кешеләр бер-берсе белән елмаеп исәнләшәләр. Ләкин болытны гүзәл бакчада уйнап йөрүче малайлар кызыксындырды. Ак болыт аларның шат һәм бәхетле көлүләренә сокланды.
«Бәхет нәрсә соң ул?» — дип уйлады Ак болыт. Аның да шул малайлар белән уйныйсы, бакчадагы хуш исле чәчәкләрне иснисе килде. Болыт җиргә тагын да якынайды. Малайлар аны күреп: «Карагыз, Ак болыт!» — дип гаҗәпләнделәр. Һәм кинәт бер кечкенә бала башын күтәрде дә Ак болытка карап елмайды. Аның күзләре шулкадәр ихлас елмайды, болыт үз эчендә ниндидер җылылык сизде.
Ак болыт бу очрашудан соң җирдәге дөньяга яңача карый башлады. Ул көн саен, алсу таң нурлары җирне яктырта башлаганчы, биек таулар артыннан килеп чыга иде. Кояшның беренче нурлары аның йомшак ак йөзендә уйнаганда, ул инде астагы дөньяның уянып, яңа көнгә әзерләнүен күрә иде. Аның өчен һәр кеше, һәр хәрәкәт, һәр яфрак бик кадерле булды.
Күк йөзе аңа яңадан-яңа серләр ачты, ә җир йөзе җанлы, дәртле бер дөнья булып күренде. Ул хәзер тирә-юньдәге барлык хисләргә сизгерләнде: кешеләрнең борчу-хәсрәтләрен, шатлыкларын, хәтта уйларын да тоемлый алды. Болыт һәрвакыт кешеләр өчен яңа көн, яңа уйлар, яңа өметләр алып килде.
Көзен агачлар, кып-кызыл, сап-сары төсләргә манчылып, җирне алтынсу келәм белән каплаганда, болытның да төсе үзгәрде. Ул сары, кызгылт-сары төсләргә кереп, яфраклар белән бергә биергә тотынды. Ә инде яңгыр яудырганда, ул җиргә, кешеләргә йомшак бер моңсулык белән катыш шатлык бүләк итте, барча тереклекне үзенең шифалы суы белән туендырды.
Шулай итеп, Ак болыт — табигатьнең серле бу могҗизасы — кешеләр күңелендә һәрчак якты, җылы хатирә булып сакланды. Ул — юлчы, ул — тамашачы, ул — юатучы, ул — туендыручы, безнең һавабызны сафландыручы, көннәребезгә ямь өстәүче. Мәңгелек яшәешнең матур бер бизәге ул Ак болыт!