XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Айсылу Фәйзуллина иҗаты

“Сизгер әтәч”

Бөтен ягын урман әйләндереп алган кечкенә генә бер авылда бер әби белән бабай яшәгән. Аларның балалары булмаган. Эре терлек асрарлык та хәлләре булмагач, бабай базардан чуар тавыкны алып кайта. Көннәрдән беркөнне чуар тавык алтын йомырка сала. Әби белән бабай бу хәлгә бик куанганнар, тик алтын йомырканы ватарга кызганнар. Уйлаганнар да чеби чыгарырга дип килештеләр. Күп вакыт узмаган, йомыркадан чеби килеп чыккан.

Вакыт узган, чеби дә зур әтәчкә әйләнә. Ни хикмәт, әтәч кеше телендә сөйләшә белгән, алар телен яхшы аңлаган. Бабайга да ул зур ярдәмче, киңәшче була, эшләрне ничек эшләргә икәнен өйрәткән. Өйгә килүче кеше булса, әби-бабайны алдан кисәтеп куйган.

Тыныч кына яшәп ятканда, сугыш башланып китә. Әлбәттә, әтәч моны алдан сизенә. Авыл халкы да бабайның акыллы әтәче барлыгын белгәнне, немец генералы да ишетми калмый. Ул да мондый әтәчкә кызыга һәм сакчыларын җибәрә. Әтәч бабайга әйтеп куя :” Мине немецлар алып китәргә җыеналар…”

Урманда татар солдатлары , генерал эшли торган була. Бабай тиз генә генералга немецлар турында хәбәр җиткерә. Ул арада немецлар әтәчне алырга килеп җитәләр. Алар бабайдан куркып тормыйлар, әтәчне сорыйлар. Бабай әйтә: “ Әнә, сарайда!” – ди. Сакчылар сарайга керүгә, татар солдатлары аларны тотып алалар да, дошманнарны җиңәләр. Бабай үзенең әтәче белән бик горурланган, әле солдатларга да бик күп җиңүләр яуларга булышкан.

Фәйзуллина Айсылу Фәнис кызы,

Кайбыч районы Кошман авылы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Файзуллина Айсылу Фанисовна
Страна: Россия
Город: Кайбицкий район, с.Кушманы, ул.Татарстана, д. 54