Агачлардан төшә яфраклар,
Төшә минем учыма,
Кояш елмая мина,
Ә җир нечкә мендәр кебек
Мин яратам сине дөнья.
Рәхәтләнеп барам җирдән,
Каеннар миңа сәләм бирә,
Ә хисләрем үзгәрә сыман
Җаным нәрсә дер сизә.
Газиз туган шәһәрем минем
Миңа монда бар да якын ,
Мәдәният йорты , китәпханә , мәчет,
Сала күңелемә ялкын.
Шәһәремдә йөри чибәрләр
Егетләр гөрләп тора,
Яраткан эшемә әни
Тәмле ризыклар куеп тора.
Кояш нуры юл сыза миңа,
Нишләптер светафорларда гел яшел
Әллә салкын ,әллә эссе була
Әллә яңгыр , әллә балкый яшен .
Хәлләрем дә яхшы минем
Нәкъ шулай җырлыйм
Шигырь да оста сөйлим
Сәләтемне югалтмыйм
Авылга кайтсам эшләр байтак,
Таллар өстендә урман күренә,
Мин чәчәкле болынга чыгарга яратам.
Барыбер авыл якын күңелгә.
Әйткән фикерем үзгәрмиячәк,
Төп максатым да табылыр.
Миңа да бәхет кошы
Канаты белән кагылыр…..