Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Адашканнар

Адашканнар

(Пьеса. 3 пәрдәдән)

1 пәрдә

Катнашалар:

Энҗе, 14 яшьлек кыз бала.

Ана

Ата

Алмаз,2-3 яшьлек бала, Энҗенең энекәше

Егет

Сәхнә уртасында кыз басып тора. Аның тирә-ягында кешеләр йөри, каядыр ашыгалар. Кызга да борылып карыйлар. Ул курка. Кайбер узгынчылар аңа ыжгыра. Кыз кинәт егыла.Ут сүнә. Пауза.

Музыка уйный башлый. Сәхнәгә егет чыга.

Егет. Сәлам, барыгызга да сәлам! Әти-әниләр,у-кы-ту-чы-лар һәм яшьүсмерләр! Бу гади спектакль түгел. Сезнең мондыйны күргәнегез юктыр әле. Монда тирән фикер дә, мәгънәле финал да көтмәгез. Ләкин бу — безнең дөнья, яшүсмерләр дөньясы. Кем тели — шул күз салсын. Кем тели, шул ишетсен. Ишетсеннәр иде… Киттек!

Сәхнә дивар белән икегә бүленгән, анда зур ишек. Бер ягында –Энҗеләр фатиры, икенче якта — аның дуслары, тусовкалары, күңел ачулар…Кыз дуслары янында. Музыка башлана. Яшьүсмерләр көлешәләр, бииләр, сөйләшәләр.

Энҗе ишек аша өй ягына күчә. Әтисе белән әнисе талаша. Әти кеше бераз исерек. Әни кеше ачуланып, вазаны идәнгә тотып бәрә. Энҗе түзә алмый, өйдән чабып чыгып китә. Ул бер яктан икенче якка чабып йөри. Дуслары ягында кызык, кәефе яхшыра, өйдә исә аның кайтканына игътибар да итүче юк. Әти-әнисенең мөнәсәбәтләре начарая бара, талашлар гадәти хәлгә әйләнә. Энҗенең өйдә күренәсе килмәве аның хәрәкәтләреннән, йөзеннән күренә.Ул хаман ике арада йөгереп йөри. Менә ул кабат өйдә.

Музыка туктый. Ут сүнә. Шул мизгелдә Ата белән Ананың әйткәләшүе ишетелә башлый. Сәхнәдә диван, өстәл, урындыклар барлыкка килә. Энҗе диванга барып кырын ята, кечкенә энекәше дә шунда машина белән уйнап йөри.

Ата.(исерек тавыш белән) Син бит Кук-ма-ра!

Ана.(нечкә истеричный тавыш белән) Нәрсә Кукмара?!

Ата. Сезгә бит акча җитми һаман…

(Ата Алмазның өстәлдә торган согын алып эчә башлый.)

Ана. Эчмә, бирән! Баланыкы бит ул! Мин ул сокны әни биргән акчага алдым, вообще-то. Аракы чөмергән авызың белән син эчсен дип түгел…(Арткы планда талашуларын дәвам итәләр. Энҗе Алмазга якынрак килә дә, акрын куркыныч тавыш белән)

Энҗе. Менә күрәсеңме? Алар күп итеп борыч ашаганнар да, драконнарга әйләнгәннәр.

Алмаз. Глаконналга?

Энҗе. Әйе, чып-чын аҗдаһаларга. Ха-ха-ха!

Алмаз.(4 бармагын күрсәтә) Ике?

Энҗе. Әлегә икәү генә шул, мин дракон түгел, мин әлегә…үрмәкүч кенә.

Алмаз.(гаҗәпләнеп) Үлмәкүс?

Энҗе. Әйе, үлмәкүс, ник күзләреңне түгәрәкләндердең? Прям как ике күкәй кебек!Ха-ха-ха!

Алмаз. Күкәү, күкәү (ул да көлә)

Диваннан шуып төшә дә, кечкенә өстәлдән китап алып килеп апасына күрсәтә.Анда драконнар һәм күкәйдән чыгып килүче дракон бәбие сурәте.

Энҗе. О, дракончики, яички. Менә син дә күкәйдән чыктың бит.

Алмаз. Дәү күкәүдән?

Энҗе. Дәүме, кечкенәме, белмим. Син туган вакытта мине бу кызыксындырмый иде.

Алмаз диванга менеп утыра да, китап карый башлый. Бераз тын утыралар. Әти-әниләренең тавышсыз режимда талашканнары күренә, авызлары гына ачылып ябыла.

Энҗе. Слыыыышь, Алмаз.

Алмаз. Әү?

Энҗе. Ә син үскәч дракон булмыйсыңмы?

Алмаз. Юк, бумыйм.

Энҗе. Ә кем буласың?

Алмаз. Әәәә, үлмәкүс!

Энҗе. Ха-ха-ха! Братиш!(кочаклап ала)

(Ут Алмаз белән Энҗедән әти-әнисенә күчә. )

Ана. Кайда йөрдең син бүген?

Ата. Эштә идем, дим бит.

Ана. Нинди эш? Син якшәмбе эшләмисең!

Ата. Чакырдылар да, бардым. Чакырдылар шалтыратып…(теле көрмәкләнә)

Ана. Нинди эш? Нигә алдыйсың? Нигә тагын эчтең? Каян эчәргә акча табасың син? Күпме кредит түлисе бар бит!

Ата. Эчмәдем мин, нәрсә син мазганы ашыйсың? Әниең дә шундый, син дә шул ук!

Ана. Синең бит язвы, аңгыра! Сиңа бер грамм да эчәргә дә ярамый, аңлыйсыңмы? Нигә дип мин сиңа ул кыйммәтле даруларны алам соң, ә? Син бит барыбер эчәсең дә эчәсең…(Елый башлый) Мин бит сине яратам! Ә син…

(Ут әти-әнидән кабат балаларга күчә. Алмаз апасына башын куеп йокларга маташа. Ул сискәнеп башын күтәрә.)

Алмаз. Яуата?

Энҗе. Ярата…

Бала йоклап китә, Энҗе аның өстенә яба. Ул алгы планга чыга һәм сөйли башлый.

Энҗе. Ярата? Әни әтинеме? Ялган… Бу ялган! Юк ич инде, яратса, талашмаслар иде… Ә яратмаса? Яратмаса, китәр иде, әллә кайчан китәр иде… Димәк, әти яратмый? Шуңа күрә эчәме? Ә бәлки яратадыр? Юк, ул яратмый, яратса, кул күтәрмәс, кычкырмас иде! Ә яратмаса, ни өчен аңа өйләнгән? Получается, яраткан ич инде! Әллә әни аны яратмаган килеш үзенә өйләндергән мәллә? Алайса, мин дә Брэд Питтны табам, аның башына капчык киертәм дә, урманга алып барып, агачка бәйләп тотам…Мине ярата башлаганчы! Юк, Бред Питт белән барып чыкмас, карт та бугай инде. Я йөрәге чыдамас. Бәлки Тимати? Нормальный мужик, татуировкалары да бар. Үзе татарга да ошаган кебек. Почти үзебезнеке. Замутить можно. Ләкин ул бик зур-багажникка сыймас!

(Юк-бар сөйләнеп, йөренә, телефоныннан тик-ток карый.)

Энҗе. Милохин! Менә! Шәәәп. Яшь, чибәр, колагында алкасы бар, акчасы күп, әле охрана белән йөри бугай, үзе артык озын да түгел, багажникка сыя, каты акырмас әле. Идеальный !Но барып чыкмаса, запас вариант кирәк!(уйлана) Нурминский! Татар, кара джибы бар, җырлый белә. Якында яши, почти күршеләр. Можно и за солью сгонять! Ха-ха-ха!

Әти-әни әле дә талаша. Энҗе түзми, аларга карап:

Энҗе. Җитте!

Кинәт туктап калалар.Энҗе сәхнәнең алдына чабып килә дә, сөйли башлый.

Энҗе. Кайвакытта… мин күземне йомам да, күз алдын китерәм…

(Декорацияләр алмашына, дәү матур ак кровать барлыкка килә. Энҗе йөгереп барып кроватька ята. Йоклый. Ут сүнә. Матур музыка башлана. Ут кабына. Кошлар сайрый.)

Энҗе. Мин үземнең иркен бүлмәмдә, менә шушы кроватьта, тәмле ризык исеннән уянып китәм.

Алсу халат кигән әнисе бер тәлинкә коймак күтәреп елмаеп узып китә.

Энҗе. Ммм, тәмлүшкә.

Кроватьтан тора, йомшак башмакларын киеп, өстәл янына килеп утыра. Анда әти-әнисе сөйләшеп чәйләп утыра.

Ана. Хәерле иртә, кызым. Сөт салыйммы чәеңә?

Энҗе. Әйе, әни, сал.

Ата. Кызым, мин эшкә сезнең мәктәп ягыннан барам бүген, син минем белән барасыңмы?

Энҗе. Әйе, әти.

Ана. Әтисе, иртәгә әнинең туган көне бит.

Ата. Хәтерлим, әнисе. Әнә минем картаны ал да, Энҗе белән барып бүләк алыгыз.

Ана. Ярый, җаным…

Энҗе.(бармак шартлата) Ә бусы инде артыграк булды!(Вакыйгаларны артка күчерер өчен, кабат бармак шартлата)

Ата. Энҗе белән барып кайтырсыз.

Ана. Ярар, әтисе.

Энҗе. Әти, миңа яңа кроссовкига акча кирәк иде.

(Әтисе кесәсеннән акча янчыгы алып, кызга 10 мең суза, Энҗе үрелә башлый. Кинәт дөнья караңгылана, яктырганда бөтен нәрсә кире үз хәленә кайткан була. Энҗе сәхнә уртасында басып тора, почмакта яткан рюкзагын барып ала да, мәктәпкә чыгып китә.)

2 пәрдә.

Катнашалар:

Айшә, 14 яшь.

Ана.

Официант.

Сәхнә уртасында костюмнан кыз басып тора, кулында сумка, чәчләре җыелган.

Музыка башлана. Биш-алты яшьүсмер чыгып, бии башлый. Кызны күреп алалар да, аның янында бииләр, көләләр. Кызның йөзе хиссез, үзгәрешсез. Ул читкәрәк китә, ләкин башкалар анны камап алалар, үзләре белән биергә чакыралар. Кызның күзендә бераз борчылу күренә, ул сумкасына кулын тыга һәм аннан китап тартып чыгара да, укый башлый. Бер яшүсмер аңа якынрак килеп бии башлый, кыз китапны аңа бора да, аңа таба бара башлый. Биючеләр аңа акылдан шашкан кеше күргәндәй карыйлар. Костюмлы кыз китап тотып әле берсенә, әле икенчесенә килә, алар артка таба чигенәләр, акрынлап сәхнә артына хәрәкәт итәләр, кыз да аларга иярмәкче була, ләкин абынып егыла.Ут сүнә. Берничә секундтан ут кабына. Кыз егылган урынында утыра.

Сәхнәдә өстәл, урындык, кровать, бу Айшәнең бүлмәсе. Кыз идәннән тора да кроватька барып утыра. Классик музыка уйный, кыз ятып та, басып та, өстәл янына утырып та укый. Укый да укый… Кинәт музыка тына, кызның телефоны шалтырый.

Айшә. Алло!

Тавыш. Алло! Приветики, Айшушка, погнали гулять. Погода кайф!

Айшә. Сәлам. Мин әле китап укый идем… Бик кызыклы роман бу. Сиңа да бирермен укырга, бәлки ошар… Аннан соң бөтен савыт-сабаны юып куясым бар. Әни кайтышка салат турап куям. Аннары атналык бөтен өй эшләрен эшлим. Эшләп бетергәч, тузаннарны сөртәм — үз бүлмәмдә, әниләр бүлмәсендә, залда, бөтен җирдә… (Күзләрен зур итеп ача-ача сөйли, ләкин тавышы тыныч булып кала, күзләре генә йөгерә.) Мин шундый яратам! Тузан сөртергә, идән юарга, савыт-саба юарга! Ммм! Минем дуслар белән бер дә очрашасы килми! Әни белән генә чәй эчәсем, әти белән генә театрга йөрисем килә!!!

Бүлмә буенча йөренә, ул усал, ләкин йөзе тыныч. Телефоннан гудоклар ишетелә. Ут Айшәгә генә төшә. Ул идәнгә тезләнә, башын аска ия.Ут сүнә, бераздан кабына.

Кафе күренеше. Айшә әнисе белән өстәл янында утыра.

Ана. (Менюны карап) Шоколадный торт с грецким орехом?

Айшә. Әйе, һәрвакыттагыча. Чөнки…(официант килә)

Официант. Сайладыгызмы?

Ана. Әйе, ике кисәк шоколадлы торт, чөнки…

Айшә. Ана. (бергәләп) Чөнки чикләвек баш миенә файдалы!Ә шоколад уку өчен энергия бирә!

(Официант аларга аптырабрак карый)

Официант. Эээ…Ярар.

Ана. Кызым, син җомга көнне театрга барасыбызны онытмагансыңдыр бит?

Айшә. Юк инде, онытмадым. Репетитордан соң өйгә кайтам, киенәм дә китәбез.

Ана. Молодец, кызым. Мин бит сиңа яңа күлмәк алдым әле, соры, шакмаклы…матур!

Айшә. Ооо, рәхмәт, әнием, соры минем яраткан төс, шимбә көн музейга барганда киям мин аны.

Ана. Кем белән барасың?

Айшә. Китапханәче апа белән.

Ана. Яхшы, яхшы… Менә мондый кызлар белән аралашмавыңа мин бик шат. (Күрше өстәл янындагы кызларга ишарәли. Анда исә гап-гади яшүсмерләр утыра. Берсе торт ашаганын сторизка төшерә, икенчесе аңа нәрсәдер сөйли.)

Айшә. Әни, мин бәдрәфкә. (Чыга. Әнисе торт белән каһвә эчә. Кинәт Айшә чыга. Бөдрә чәчләрен иңнәренә тузгытып җибәргән, өстендә нормалный кием: оверсайз джинсы һәм футболка. Ул усал. Әнисе янына килә дә ул утырган өстәлне һәм урындыкны этеп сәхнә артына кертә, алар тәгәрмәчле. Күрше өстәлдәге кызларга сәлам бирә, алар аңа сокланып карыйлар.)

Айшә. Җитте! Булды! Менә, мин әти-әни уйлавынча нинди булырга тиеш! Китап, күзлек, күлмәк! Серый күлмәк! Фу, мин укшыйм! Соры — иң җенем сөймәгән төс! Театр! Җомга көнне? Җомгааа! Пятница-развратница, алло! Шаярасыз мәллә сез, ә? Музей? Кем минем яшьтә үз теләге белән музейга йөрсен ди? Күрсәтегез миңа аны, әгәр булса! Үз акылында булган нормаль яшүсмер дуслары чакырганда өй эше эшләүне сайлый мени инде? Кем мәктәптән арып кайткач идән юа, кем әнисе кайтышка өйне ялт иттереп җыештырып, ашарга пешереп куя? Син? Ә бәлки синдер? Юк мени? Да, ладно, мин бик гаҗәпләндем! Мин сүзсез калдым… Мин бит барлык яшьтәшләрем дә өйдәге бөтен эшләрне кырып-себереп эшли, яхшы укый, әти-әнисе кушканча гына киенә, алар теләгән кешеләр белән генә аралаша дип уйлый идем! Рәхмәт, күзләремне ачкан өчен бу дөньяга…

(Кесәсеннән кара күзлек алып киеп куя да, сәхнә кырыеннан аякларын салындырып утыра. Уйланып утыра, ут аңа төшә.)

Айшә. Ни өчен мине үземне иң аңгыра, кирәкмәгән кеше итеп тоярга мәҗбүр итәләр икән? Нигә мине тыңламыйлар да, ишетмиләр дә? Һәм ишетергә теләмиләр дә? Бөтен ишеткән сүз: синең бурычың — мәктәпкә бару, уку… Мин робот мәллә? Ә, тагын әле : «Минем яшькә җиткәч, аңларсың!» Әйе, бәлки ул яшькә җиткәч, аңлармын да, ә хәзер минем аңлыйсы килми. Минем үз хаталарым аша өйрәнәсем килә! Үз тәҗрибәмне туплыйсым килә! Үзем туңасым, үзем пешәсем, үзем булып яшисем килә! Ә алар мине ишетергә дә теләми. Ә ни өчен алайса мин аларны ишетергә тиеш әле?..

(Ут сүнә, пәрдә ябыла.)

3 пәрдә.

Катнашалар:

Камил, Салават, Ислам, Тоха — 14-15 яшьлек малайлар.

Риана, 14 яшендә.

Кыз, 15 яшьләрендә.

Музыка уйный. Сәхнәдә озын буйлы малай — Камил. Кара чәчле. Бии, музыка тынгач, идәнгә утыра, тәмәке кабызып, тарта башлый. Аның янына ике дусты килеп утыра. Салават белән Ислам бу.

Салават. Кама, дай жигу. (Камил кесәсеннән зажигалка алып бирә.)

Ислам. Бро, иртәгә у барашков туса. Без тугызларга как обычно завалимся…

Салават. Әйе инде…

(Камил эндәшми.)

Ислам. Кам?

Камил. А, ну да…

(Салават белән Ислам бер – берсенә караша.)

Салават. Анда та самая була.

Ислам. Әйе, Рианамы әле?

Камил. И чо?! Миңа димәгәе… Салават. Да ты че, брось…

Ислам. Оеее, бампер у нее зачет.

Ислам. Ну безнең арттан Тоха заедет сигезләрдә.

Ут сүнә, бераздан яна. Сәхнәдә Салават, Камил, Ислам һәм Тоха. Тусовка бара, төрле төсле утлар уйный. Кызлар да бар, бииләр. Камил белән Риана бергә бииләр, башкалар ераклаша. Камил биюдән туктап диванга ишелә, йөзендә бер хис тә юк. Риана да аның янына килеп утыра. Камил аңа баштан аяк караш ташлый да читкә борыла.

Риана. Ну че, как?

Камил. (Кулындагы зажигалка белән уйный.) Че как?

Риана.Туса?

Камил. Норм.

Риана. Ә мин?

(Камил аңа гаҗәпләнеп карый, көлеп куя, тагын зажигалка белән уйный. Риана аңа якынрак утыра, Камилнең кулыннан тотмакчы була, ләкин Камил кулын ала.)

Камил. Чет еще?

(Риананың ачуы чыкканы сизелә)

Риана. Юк! (Читкәрәк күчеп утыра) Син мине үзеңнең артыннан чабып йөрер дип уйлыйсыңмы? Че недотрогу из себя строишь?

Камил. Не строю, не строитель, не обессудь.

Риана. Почему син шундый грустный?

Камил. Почему? (Күзләрен йома. Ут сүнә. Музыка уйный башлый.Ут кабына. Сәхнәдә Камил бер кыз белән бии. Бию теле белән аларның мәхәббәт хисләре күрсәтелә. Бию бетә. Камил белән кыз диванга барып утыралар. Камил анны кочаклый, елмаялар. Салават, Ислам һәм Тоха керәләр. Йөзләре кәефсез.)

Камил. Оооп. Салямчики. Че шундый озак йөрдегез?

Тоха. Да пробкалар, брат. (Малайлар барысы да Камил белән кочаклашып күрешә, кыз да исәнләшергә тели, ләкин малайлар аны күрмәгәнгә салыша.Тоха аңа үтергеч караш ташлый.)

Ислам. Дай дунуть. Кемдә бар?

Камил. Беләсең ич, мин тартмыйм.

Салават. О, әйе, оныттык.(хихылдый)

Камил. Я завязал!( Кызын җитәкләп ала. Тоха моны күреп кабарына, сикереп тора.)

Тоха. И че так и будем молчат?

Камил гаҗәпләнә.

Тоха. Может скажем уже а? Пока я ее не разорвал?

Камил. Нәрсә дидең?

Салават. Эээ, ну как сказать, братиш.

Ислам. Ты так не переживай так, братан. Мы с тобой.

Тоха Камилгә телефон суза, Камил аннан укый. Ут караңгылана.Ул кызның кулын ычкындыра, торып баса.Исламга карый. Ислам кызга карый.

Ислам. Вали.

Ут сүнә.Сәхнәгә диван чыгарыла. Тагын теге туса локациясе. Камил күзен ача. Ул тәмәке тарта. Янында Риана, ул да тарта.

Риана. Оныт…

Пәрдә.

Пәрдә ачыла. Караңгы. Энҗе, Айшә, Камил башларын аска иеп сәхнә уртасында торалар. Алар чылбыр белән кулларыннан бер – берсенә тоташкан. Аларга саргылт ут төшә.

Энҗе. (башын күтәрә) Мин адашырмын дип уйламаган идем. Мин бит бары җылылык, мәхәббәт эзләдем… Ә өйдә, безнең гаиләдә тапмадым мин аны… Әти белән әни үз мөнәсәбәтәрен ачыклаудан бушамады. Барысыннан да туеп, Мәскәүгә чыгып качарга теләдем, тик соңгы мизгелдә кечкенә энем йөгереп чыкты да: «Апай, мин сине яратам, син әйбәт» — диде. Аны берүзен мәхәббәтсез калдырып китә алмадым. Өйдә күңелсез булса да, күңел ачарга дуслар табыла иде. Шулай бер көн дуслар белән сәүдә үзәгендә йөргәндә, шаярып кына кием урладык. Тоттылар. Дуслар качып өлгерде, мин юк, урланган киемне минем рюкзакка салган идек… Аннары бу уен кызык тоела башлады, азарт керде. Урлыйбыз, тотылмыйбыз. Ләкин икенче, өченче кабат та эләктерделәр…

Айшә. Мин дә адашырмын дип уйламадым. Мин бары тик ирек теләдем! Үземчә булырга, үземчә яшәргә теләдем! Әти-әни миңа куйган кысаларны җимереп аттым! Дәрес хәзерләп йөргән чаклар онытылды, өчле-икелеләр күбәйде. Шуннан нәрсә? Мин ирекле идем, берсен дә колакка элмәдем — укытучыларны да, әти-әнине дә! Үзем теләгәнчә киендем, үзем теләгәнне ашадым, эчтем. Эчтем… Тик бер көнне сыра эчеп кыюланган килеш, дуслар белән җыелып бер кызыйга акыл өйрәтеп алырга булдык. Күптәннән ачуны китереп йөри иде ул. Тик кызыбрак киткәнбез… Кызый хастаханәгә эләкте, ә мин – менә монда…

Камил. Шундый яраткан идем мин аны! Аңа багышлап шигырьгә хәтле яздым…Тик ул минем белән йөргәндә башка егет белән смслар язышып яткан, минем хисләрдән көлке тапкан… Кыз урынына кыз бетмәгән, диде дуслар. Ничек тә минем күңелне ачарга теләделәр. Ничек тә… Ә миңа барыбер иде — тәмәкесен дә пошкырттым, башкасын да… Берсендә бер төргәкне кемгәдер илтеп бирергә сорадылар. Дуслар сорагач, илттем инде. Аннары мине кулга алдылар…

Ут сүнә.

Ямьсез хатын-кыз тавышы: Все трое будут отбывать наказании в колонии для трудных подростков.Там вас научат контролировать свой гнев, жестокость, воровские качества…

Пауза. Ут кабына һәм Энҗегә төшә. Әтисе чыга һәм кулындагы ачкыч белән кызының кулындагы богау йозагын ача.

Энҗе. Мәхәббәт? (Башын күтәрә)

Ут Айшәгә күчә. Аның артында әнисе басып тора.

Айшә.(башын күтәрә) Ышаныч? (Әнисе ачкычы белән аның богау йозагын ача.)

Ут Камилгә төшә. Аның артында Тоха.

Камил. (башын күтәрә). Кичерү?Гафу итү?

Тоха ачкыч белән аны богавыннан азат итә.

Музыка. Ут сүнә.

Тәмам.

Сиразиева Рэйхан Искандеровна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 27.08.2005
Место учебы: Казанское театральное училище
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Высокогорский муниципальный район
Город: Казань