Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
9 нчы май

9 нчы май – Җиңү бәйрәме.

Бәйрәмнәрнең дә ниндие әле!

Бу көн ветеран орденнар тага,

Чәчәкләр тотып, парадка бара.

Күз яше аша бераз елмая,

Үткән көннәрне хәтергә ала.

Сугыш китергән ачы күз яшен

Бүтән беркем дә инде күрмәсен.

Ул көннәр инде еракта калды,

Ләкин барыбер онытылмады.

Мин дә бик телим: сугыш булмасын,

Туган илемдә кошлар сайрасын!

Абдуллина Язиля Ильсуровна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 15.05.2008
Место учебы: МБОУ СОШ №2 г. Мензелинска РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Мензелинский муниципальный район
Город: Мензелинск