XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
71 елдан соң кайту

    Туган як!.Туган җир!.. Нигә син шулкадәр йөрәккә якын, күкрәкләргә кысып сөярлек газиз икән?! Синдә искән җилләр дә назлырак, һавасы да сафрак. Әйе, һәркем өчен үз төбәгеннән дә матуррак, гүзәлрәк җир юк шул. Минем өчен дә нәкъ шулай. Өзелеп яратам үз ягымны,үз авылымны, үз табигатемне, хезмәт сөючән, тыйнак авылдашларымны. Аларның һәркайсы аерым мактауга, хөрмәткә лаеклы.

     Узган гасырның иң зур афәте – Бөек Ватан сугышы елларында да сынмады, сыгылмады  алар. Әлеге язмамда   сүз сугышта хәбәрсез югалган солдатлар , дөресрәге  аларның берсе турында барачак.

     1943 нче елны   “Сезнең ирегез Муллагали Әхмәтгалиев хәбәрсез югалды”,-дигән  хәбәр ала Гөлҗамал апа (бабаемның әнисе). 6 яшьлек малайның (бабаемның)  башына барып җитми әле бу хәбәр,ләкин бу сүзләрнең бик шомлы,начар булуын аңлый ул.

      Ел артыннан ел уза.Сугыш та тәмамлана.Ләкин Илсур бабамның  69 ел буе бер минут та исенннән чыкмый бу сүзләр: хәбәрсез югалган… Эзләнүләр тиешле  нәтиҗә бирми,өметләр акланмый. Дәү бабаем хәбәрсез югалганнар исемлегендә кала бирә.Бабаемның балаларын да борчый бу сүз.Һәм мине — аның оныгын да борчып килде бу сүз:хәбәрсез югалган…                                           

   Бабаем Илсур- авылыбызның аксакалы,мөхтәрәм кешесе.Күпләр аңа киңәш-табыш ,ярдәм сорап килә.Ә безнең-оныкларының(бабаемның 12 оныгы бар)  яраткан бабайлары.Җайлап кына яшәүнең ямен, тынычлыкның  тәмен һәрчак искәртә , үзенең кыйммәтле киңәшләрен бирә ул безгә.

   Бабайның :”Кайда ята икән минем әти? Үзем исән чакта,каберен булса да күреп,туган нигеземнең бер уч туфрагын алып,ул күмелгән каберлеккә салып,дога кылып  кайтыр идем “,-дигән сүзләрен ишетеп,сугышның коточкыч нәрсә икәнен тирәнрәк төшенәсең, күзләргә  яшь тула.

“Җәйге матур иртә иде,

Синдәй шаян малай идем.

Килде коточкыч шомлы хәбәр –

Башлады бит сугыш, немец, каһәр…”

Сөйли бабай, сөйли ничәнче кат,

Хатирәләр яңаралар язын кабат.

Сагышлардан сыкрый нәни йөрәк,

Егет булсаң, еламаска кирәк.

Еламаган, чыдам булган алар…

Сугыш күмгән таптый-таптый балачакны,

Ятим иткән күпме сабыйларны,

Тол калдырган япь-яшь аналарны…

    1941 нче ел, 22 нче июнь.Немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керәләр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башлыйлар. Совет Армиясе, бөтен совет халкы дошманга каршы күтәрелә.

   Сугышка безнең  Ашытбаш авылыннан 233  ир-егетләребез китә, шуларның 88 е генә кире әйләнеп кайта.  Күбесе хәбәрсез югала.Хәбәрсез югалучылар исемлегендә минем бабамның әтисе-дәү бабаем исеме дә бар.

    Матур гаилә була Әхмәтгалиевлар гаиләсе авылда.Тырыш,эшчән гаилә. Муллагали белән Гөлҗамал тупырдап торган  ике ул үстерәләр : Илсур (1937 елда туган)  һәм Равил (1939 елда туган). Ләкин коточкыч сугыш миллионлаган шушындый матур гаиләләрне җимереп,аналарны тол, балаларны ятим итеп,үзенең канлы кулларын туган җиремә суза.

   Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улы сугышка 1941 елда ук алына.(Шул ук елны аларның кызлары да дөньяга аваз сала.Аңа Мөнәвәрә дип исем кушалар.Ләкин нәни кызчык 1944 нче елда кызамык авыруыннан үлә).Сугышка киткәндә  аңа 33 яшь була.Авылның типсә тимер өзәрдәй ир-егетләрен ,ат җигеп,Арча станциясенә озата баралар.Әтисе, аркасына юл капчыгы салып, арбага менеп утыргач ,4 яшьлек бала нидер сизенгәндәй бик нык елап,әтисе кочагына ташлана.Әтисе аны юатырдай сүзләр эзли: ”Улым,елама,мин озак тормыйм,кайтканда сиңа бүләккә пәке алып кайтырмын…”

      Малай көн саен әтисен көтә. Сугыш беткәч тә көтә.71 ел буе  көтә.
 

         Сызланудан,күңел борчуыннан

         Йоклый алмый яткан төннәрдә.

         Ирексездән күңел сүтә башлый

         Хәтер йомгакларын кирегә.
 

        Сугыш елларына туры килә

       Балачагың,үсмер елларың.

        Хәтереңдә :”Пәке апкайт!”-диеп,

       Арба артларыннан чапканың.
 

       Күрешүләр ләкин насыйп булмый,

       Ятим иткән сине бу сугыш.

       “Әти сүзен әйтә алмый узган

        Күпме гомер,ачы бу язмыш.
 

       Сугыштан соң яшьлек еллары-

        Күпме авырлыклар күргәнсең.

       Язмыш җилләренә буйсынмыйча,

        Кеше булып кала белгәнсең.

      (Шигырьне бабаемның кызы Илсөя апа язды)

      Әтиле малайларга кызыгып, ”Әти”сүзен әйтергә тилмереп, ятимлекнең ачысын-төчесен,шул вакытларның бөтен авырлыкларын татып үсә минем бабаем Илсур.

       Менә инде ул вакытлардан соң күп еллар үткән.Тик бабаемның хатирәләре гел яңарып тора.Җиңү көне якынлашкан саен хәбәрсез югалган әтисенең язмышы  йөрәкне катырак тырный.

   Минем бабаем Илсур – олы йөрәкле,сабыр,тыныч холыклы,хезмәт сөючән кеше,кулыннан килмәгән эше юк.Әбием Сания белән дүрт егет (Илгиз, Илнур, Илшат,  Илһам) һәм бер кыз (Илсөя) , үстереп,барысына да белем биргәннәр, тормышлы иткәннәр. Балалары “Әти-әни” дип,оныклары “әбием-бабаем” дип өзелеп торалар.

    Утырып киңәшләшкәч,эзләнү эшләрен төрле юнәлешләрдә башлап җибәрдек. Хәзерге заманда моңа мөмкинлекләр күп.Архивлар да күтәрелде, ”Хәтер китабы”ннан да эзләдек,ОБД “Мемориал” сайты белән дә эшләдек,элемтәгә дә кердек.Әлеге зур эштә минем дә өлешем булуга аеруча куандым,үзем өчен бик күп яңалык белдем.

  1941-1945 нче еллардагы югалтулар турында төрле фикерләр яши, төрле саннар китерелә. Россиядә РФ Хәрби Көчләренең хәрби мемориал үзәге консультанты Григорий Кривошеев җитәкчелегендәге тикшеренүчеләр төркеменең 1993 елда игълан иткән мәгълүматлары рәсми булып санала. Аңа кадәр 1946 елны Сталин, сугыш вакытында 7 млн кешене югалттык, дип белдергән. Хрущев җитәкчелек иткән вакытта бу сан 20 миллионнан артып киткән. Ә 1990 елның 8 маенда, Бөек Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан, Югары Совет утырышында беренче тапкыр «27 миллионга якын» дигән мәгълүмат яңгыраган. Кривошеев җитәкчелегендәге төркемнең тикшеренүләрендә бу сан – 26, 6 миллион. Моңа сугыш кырында һәлак булучылар, тылда һәм дошман яулап алган территорияләрдә үлүчеләр, сугыш чорында башка илләргә чыгып китүчеләр дә керә. (Чагыштыру өчен: Беренче Бөтендөнья сугышында югалтулар – 4,5 млн, ә Граҗданнар сугышында 8 млн тәшкил итә.) Кривошеев мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышы вакытында барлыгы 3 396 400 кеше хәбәрсез югалган һәм әсирлеккә төшкән. 1 836 000 хәрби әсирлектән туган иленә кайткан , 1 783 300 е һәлак булган яки чит илдә калган.СССР да  яшәүче халык арасында үлүчеләр саны 13,7 млн кеше исәпләнә.Тагын бер кызыклы факт: республика буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар саны иң башта 87 мең кеше белән исәпләнә. Татарстаннан фронтка китүчеләр дә 560 мең итеп күрсәтелә. Чынлыкта исә бөтенләй башка хәл килеп чыга. Мәсәлән, Арча һәм Әтнә районында нибары 2 мең кеше һәлак булган дип исәпләнсә, эзләнә торгач, яуда ятып калганнар саны 18 мең кешегә җитә.  Шулай итеп, Бөек Ватан сугышында билгесез югалган 350 мең татарстанлының язмышы билгеле була. Эзләнүләр нәтиҗәсендә республикабыздан фронтка 700 мең кешенең китүе ачыклана. Шуларның 350 меңе кире кайтмый.

   Безнең дә эзләнүләр,тикшерүләр бушка узмады.Минем дәү бабам-Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улының Ржев шәһәрендә туганнар каберлегенә күмелгән булуын ачыкладык. Ләкин бу мәгълүматны тулысынча раслау өчен Ржев шәһәренә бару кирәк  иде .

   Мин инде  борынгы Ржев шәһәре,аның янында барган көчле сугышлар,17 ай аның немец башкисәрләре кулында булуын,бары тик1943 нче елның 3 мартында гына азат ителүен яхшы белә идем.Дәү бабамның да биредәге азат итү сугышында булуы мине аеруча дулкынландырды.Ә бабаем Илсурның хәлен сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде.

    2012 нче елның 29 нчы июне. Бабаем  үзенең уллары белән   Ржевның  Смоленск зиратында туганнар каберлегендә. Бу вакыттагы халәтне бер генә язучы да ,бер генә шагыйрь дә бөтен нечкәлекләре белән әйтеп бирә алмастыр,мөгаен.

    “Әти,әтием!Ниһаять ,мин сине эзләп таптым! Яу кырында һәлак булып , туганнар каберлегендә 71 ел “хәбәрсез югалган” булып ятасың.Әти бәгърем!Бу –мин, синең улың Илсур!Нәни улың Илсур!…” Бу сүзләрне әйткәндә битләре буйлап аккан күз яшьләрен күреп,кемнең генә күзе яшьләнмәде , йөрәге сыкрамады икән?

    Нинди кадерле ,газиз кешеләр бит ул әти-әниләр!Аларның кадерләрен , кояшлы саф һаваның  күркен,тыныч тормышның рәхәтен белик,кешеләр!

    Смоленск зиратының  туганнар каберлегендә  бик күп һәйкәлләр куелган.Биредә 3800 кеше җирләнгән,шуларның 72 сенең кем икәнлеге билгесез.Биредән кеше өзелми. Менә берничә кеше безнең янга да туктады.Алар рус милләтеннән икән. Исәнләшкәч ,безнең кайсы яклардан икәнебезне сораштылар,монда килүебезнең сәбәбен сораштылар.Безнең бик ерактан килүебезне һәм нинди изге юлда йөрүебезне ишеткәч,чал чәчле карт рус бабае түзмәде,күзләре яшьләнде,башын иеп зур рәхмәтен җиткерде: “Поклон мой Вам, поклон от всей души”.

   Сөйләшә торгач ,биредә бик көчле сугышлар булганын, шәһәрнең камалышта калып,гади халыкның да,хәрбиләрнең дә мәхшәр урынына кырылганын белдек.

      …Укый бабай изге догаларны,

     Искә ала шаһит киткән батырларны…

     Тик булмасын башка сугышлары,

     Тыныч ямьле булсын Җир шары!

    Икенче көнне калада бәйрәм иде.Шәһәр көне икән.Бар җирдә бәйрәм рухы.

    Җирле халык бик гади,кунакчыл,игътибарлы.Кайдан икәнлекне белгәч,үз туганнарын күргәндәй,килеп күрешәләр,хәл-әхвәл сорашалар,кунакка чакыралар. Кешеләрнең ягымлылыгына,эчкерсез икәненә исең китәр.Сугыш авырлыгын күргән кешеләрнең шундый булуы аңлашыла да: алар булганның кадерен белеп,тормышның мәгънәсен аңлап яшиләр бугай.

    Җан өшетердәй сугышны хәтерләтеп,тыныч томышның кадерен белергә чакырып, шәһәрнең һәр почмагында һәйкәлләр,обелисклар,мемориаллар тора.  Һәм һәркайда бик күп тере чәчәкләр.Биредә рус ,немец,казах зиратлары бар.Һәр җирдә тәртип,чисталык.Бу тәртипне саклауда мәктәп укучылары да актив катнашалар икән.

    Хәрби комиссариатка кереп сөйләшкәч,алар кичекмәстән шәһәр хакимияте белән элемтәгә керделәр.Хакимият башлыгы урынбасары бик җылы каршы алды. Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улының учет карточкасын алып чыкты, документлар  белән таныштырды. Чыннан да , дәү бабаем Смоленск зиратында күмелгән.Моңа хәзер инде һичбер шөһбә дә юк.Дулкынланган бабаемны, аркасыннан сөеп, хәлләрен сорашты.Һәм шушы бинада ук урнашкан хәрби музей белән танышырга чакырды. Сугышның коточкыч еллары, кайтаваз булып, күз алдына килеп басты. Гади авыл егете ,сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китеп,иң көчле сугыш барган җирләрнең берсенә — үлем авызына ыргыла.Гаиләсен,балаларын,туган җирен,Ватанын саклау өчен гомерен дә жәлләми ул.Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улы зур батырлыклар белән тарихта калмаган.Ләкин шушы  адым үзе үк зур батырлык түгелмени!? Ә бит мондый егетләр-кызлар меңләгән,миллионлаган булган!Туган илләрен,туган җирләрен сөюләрен — чын ватанпәрвәрләр булуларын  исбатлап  ,үлем авызына ыргылганнар…

    Ржев шәһәрендә сугыш хәрабәләре әле дә бар.Алар снаряд,пулялар белән тишкәләнеп беткән. Каберлектән ерак түгел җимерелгән,тәрәзәләре ватык , кирпечләре  ишелгән чиркәү бирегә килгән кешеләрне кисәтеп торган кебек: ”Кешеләр!Уяу булыгыз!Җир йөзендә сугыштан да коточкыч әйбер юк!”

    Шәһәрдә әле дә казу,тикшеренү эшләре дәвам итә.Узган атнада  500  хәбәрсез югалган солдатларны җирләү булган .Тагын бер туганнар кабере арткан. Кара балчык өсте кып-кызыл чәчәкләр белән түшәлгән. Сугыш тәмамлануга 68 ел вакыт узса да , кайта хәбәрсез югалганнар,кайта. Солдатлар хәбәрсез югалмаган, ә батырларча һәлак булганнар .

   Ләкин бер үк вакытта әле ачыкланмаган исемнәр кала. Шуңа да эзләнү эшләре дәвам итә.Чыннан да, фронтта һәлак булучылар санын исәпли башлагач, җиңүнең никадәр үлем исәбенә алынганын уйлый башлыйсың. Тарихыбызда эзләнәсе, өйрәнәсе серләр күп әле. Моннан 71 ел элек башланган Бөек Ватан сугышының кара тапларын ачыклау өчен дә күпме вакыт кирәк булачагын әйтүе кыен. Ә үлем үзәнлекләрендә, сазлыкларда, урманнарда калган солдатлар  һаман да туган илләренә “кайта” алмыйлар әле.

    Ржев каласыннан  кайтыр юлга кузгалыр алдыннан ,бабамның кулына бер төргәк китерделәр.Бабаем, гаҗәпләнеп ,төргәкне ачты…Ә анда нәни пәке ята иде…

   -Әти,бабай сиңа дигән пәкене монда калдырган икән…

    Улларының бу сүзләреннән соң,бабаем ирексездән елап җибәрде: ”Әтием дә,пәкем дә булды бит!Рәхмәт ,улларым,мең рәхмәт сезгә!..”

   Кешелек дөньясына кайгы — хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан — ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

     Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы  халыкның батырлыгын  онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

    Без бик кыйммәткә төшкән,бик күп гомерләр,зур югалтулар  хисабына яулап алынган  тыныч тормышта яшибез, баш очында — аяз күк йөзе. Батырлык эшләргә дә мөмкинлек юк кебек.

  Кайберәүләр: “Шундый шартларга,сугышка  эләксәк, бәлки без дә батырлык эшләр идек”,— диләр. Ә бит батырлыкны теләсә нинди шартларда да эшләргә мөмкин. Батырлык эшләргә шартлар бүген дә җитәрлек.

      Ә нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар , Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы , әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме?..

     “  Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул  ”,- дип язды  Ф. Яруллин  “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә.

    Батырлыкны тыныч шартларда да эшләп була.Ләкин нинди батырлык эшлим икән дип эзләп йөрү кирәкмидер,минемчә.Кечкенә-кечкенә батырлыкларны без көн дә эшли алабыз түгелме соң? Ялгыз әбигә  ярдәм иттем, урамда адашып йөргән нәни кызчыкны өенә илтеп куйдым, авырып киткән юлчыга ашыгыч ярдәм чакырдым, …

    Батырлык беркайчан да үзеннән-үзе генә барлыкка килми.Ул кечкенәдән кешенең йөрәгендә,характерында  формалаша.Туган илгә, кешеләргә мәхәббәт,тугрылык , намуслылык,игътибарлылык,киң күңеллелек, ихтыяр көче булып формалашадыр , мөгаен. Батырлык эшләгән кешеләр ,батырлык эшлим дип уйламаганнардыр да.Ул аларның йөрәк чакыруы,намус кушуы булган.

 

Ахметгалиев Ленар Ильнурович