XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
123…

Яшүсмер

Өлкәннәр безне аңламый, тик

Хөрмәткә омтылабыз без.

Кайберәүләр санламый, шуңа

Иңәбез, коелабыз без.

Без – юка пыяла кисәге.

Ялгыш төртсәләр, без – беттек.

Белсәгез, без – үсмер “зур” бала.

Җиңел түгел ул — күчешлек.

Буранда сукмак ясыйбыз, тик

Ә эзләгәнне – тапмыйбыз.

Башка кешеләр булса да — чит.

Нигәдер читкә атлыйбыз.

Үзен ошатмый яшүсмер һәм

Ышана кеше сүзенә.

Сайламаса дөрес юлларны,

Авыр булачак үзенә.

Әйткән сүздә булса төртмә

Булабыз уйда, үпкәдә.

Үзенең җыя ул күңленә,

Гафу итә дип көтмә дә.

Әйе, яшүсмер – авыр чор шул.

Без беләбез аны күбебез.

Күңел тетрәр дә, үтәр ул.

Бетмәсен ихтыяр көчебез.

Сызык.

Язам дәфтәремә

Тарих. Конспект. Кызык.

Бар бит буш урын, тик

Алда – кызыл сызык!

Шулай, әйтерсең лә.

Аны узу мөмкин.

Дәрестәге таләп –

Нишлим? Бозмыйм, үтим…

Чыгам мин сәхнәгә

КВН. Бик кызык.

Тик безнең чыгышка

Куялар бер сызык.

Таләпләр – сызыклар.

Куела күңелгә.

Янабыз, тиз генә

Калабыз күмергә.

Казыйлар бәяли –

Бул түзем, бул җиңел.

Өстәргә көчеңә

Бар — бары тик күңел.

Түзәрсең син ничек?

Булса күңел сынык.

Ашыкма, әйтмә, тик

Уйлап тор бер тынып.

Матурлап сора да,

Алдала сызыкны.

Үт әйләнеп бары,

Яшертен тозакны.

Ярышлардан кайтканда

Чипсы, дошик, орео, вок.

Ярышка укучылар

Ала пицца, пепси, хотдог

Шыплап тулган сумкалар.

Фастфудлар яратмый шофер.

Тулган автобуска ис.

Юлыбыз бигрәк озын шул.

Кемгә – ашау, кемгә – хис.

Кинәт кушылдылар өч ис.

Утырганмын мин алда.

Борынны качырдым бик тиз.

Ник утырганым анда?

Бетерәм дип, чипсы исен

Мескен абый нишләсен?

Шофер ача тәрәзәсен.

Автобусы җилләсен.

Чыгам дигәндә шәһәрдән

Артта “пип”, “абау”, “и!”, “уф!”

Ул туктады. Тик нәрсәдән.

Шофер абый чырае – “пуф”.

Кабызды ничектер абый,

Киттек! Алып телефон,

Бөтен бала майнкрафт уйный:

Зомби, крипер, скелетон.

Карадым мин тәрәз аша:

Чыршы,нарат, каеннар.

Конкурслардан кайткан сыман

Ябыкканнар, талганнар.

Кайтып та җитәбез бугай,

Ярышлар калды артта.

Безнең вакыт үтә шулай.

Кызык та, уйларлык та.

Фархуллин Амир Раифович
Страна: Россия
Город: Мамадыш