Яратам мин әтиемнең
Тирләп печән чапканын.
Сагындым, кызым, сине дип,
Кичен өйгә кайтканын.
Көтеп алам әтиемнең
Яныма килүләрен.
Кочагына алып сөеп,
Елмаеп көлүләрен.
Сокланам мин әтиемнең
Нык көчле булуына.
Бер көн өйдә ял итмичә,
Гел эшләп торуына.
Рәхәт миңа әтиемнең
Мәктәпкә илтүләре.
Ярдәм кирәк чакта һәрчак,
Гел килеп җитүләре.
Җиңел миңа әти белән
Ошаганбыз икәү, вәт!
Дәшми әти, көлемсери
Сиңа да рәхәттер, шәт!
Әти кызы диләр миңа
Әйтсеннәр, миңа рәхәт!
Барысы өчен дә сиңа,
Әтием, мең-мең рәхмәт!
2. «Эй, замана, замана»
Горур атлап алга барам,
Кирәксә, колак салам.
Мин замана баласы ла,
Һәръяклап белем алам.
Элеккене музей кебек
Хәзер карап йөрибез.
Без-замана баласы дип,
Үз(е)безнекен сөйлибез.
Бар җирдә дә машиналар…
Автоматлаша бар да.
Без-замана баласы шул.
Замана алга бара.
Керне юа, идән сөртә
Ялт итә савыт-саба.
Замана автоматныкы шул.
Син өлгер, тик ул чаба.
Ашыйм дисәң, ризыгы бар.
Киям дисәң- киеме.
Без-замана балалары
Белмибез элеккене.
Һәрбер өйдә машина бар.
Кирәк җиргә чабабыз.
Без-замана балалары
Шулай дөнья куабыз.
Телефоннан эш эшлибез,
Элемтәне өзмибез.
Өйдән генә чыкмый, китми
Килешүләр төзибез.
Еллап түгел, айлап, көннәп
Замана алга бара.
Калышма син заманадан.
Күз күрер алга таба.