1.Сорау
Мин аңламыйм һәм аңламам
Бу дөньяда нигә сугыш андый яман?
Нигә якын туганнарны яклап
Күмәләр батырны туфрак белән каплап.
«Алар үлде безне саклап!» —
Диярсез сез төрле китаплардан карап.
Тик шулай да, нәрсәгә соң?
Кабатлана сугыш. Үтелмәде сабак.
Кеше үлә, яралана, шаша,
Тик барыбер алар сугыша!
Һәлак булган туганнарны уйлап,
Кешеләр төннәр буе саташа.
Нәрсәгә соң сугышалар?
Нишләп алар аңламыйлар?!
Яңа сугыш башларга ярамый!
Кешеләр аннан кайтмыйлар!
Тик нишләтим? Кем тыңласын?
Яндыралар бит туган җир кырларын.
Шуңа күрә мин кабат-кабат сорашам :
«Бу дөньяда нигә сугыш андый яман?»
2.Минем бик беләсем килә…
Минем бик беләсем килә,
Әйтче миңа, зинһар.
Без нәрсәгә яшибез соң?
Бу минем төп сорау.
Бәлки, көләр өчен?
Сөйләшү?.. Бию?.. Җырлаудыр?!
Мин аңламыйм. Бәлки,
Бөтенләй мәгънәсе юктыр..
Бәхетле яшәү өчендер
Килгәнбездер бу дөньяга.
Яшә рәхәтләнеп, кеше!
Гомер бетәр ул, син аңла.
Калганнарга карамаска,
Әлбәттә, бигрәк авыр ул.
Шулай да үз гомереңне
Үзең кара. Узачак шул.