Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
1.Әниемә 2.Яңа ел 3.Апуш

1.Әниемә.

Балачактан ук әнием

Янәшәмдә бара.

Һәрвакыт булышып миңа

Гел янымда тора.

Бөтен сорауга җавап бирә ул —

Минем йолдызым гомергә.

Әгәр ул йолдыз булмаса,

Яшәү булмас иде җирдә.

Беркайчан да әниемне

Чыгармыймын исемнән.

Чөнки мин балачактан

Һәрвакыт аның белән.

Шуңа күрә әниемне

Мин бик карты яратам.

Аңа булган хисләремне

Бар дөньяга яңгыратам.

2.Яңа ел.

Яңа ел инде килде,

Бигрәк матур бәйрәм.

Мин котлыйм сезне, дуслар!

Ямьле сүзләр яза каләм.

Сезгә озын гомер телим

Һәм, әлбәттә, күп акча.

Исән булсын дусларыгыз,

Балкып торсың сезнең бакча.

Бу гади бакча түгел —

Ул урын бәхет саклый.

Андагы һәрбер чәчәк

Кешенең бәхетен уйлый.

Һәм һәр чәчәк үзе бер сер —

Син аларны өзә күрмә.

Әгәр өзсәң, бетә сере :

Кеше өчен бәхет үлә.

Яңа ел инде килде,

Бигрәк матур бәйрәм.

Мин котлыйм сезне, дуслар!

Бәхет тели сезгә каләм.

3.Апуш (Апуш татар балалар театр студиясенә багышлана).

Апуш дигән бер исемне

Бөтенесе белә инде.

Балачактан алып, шагыйрь

Шуның белән бергә үсте.

Бөек Тукай балачакта

Гади генә малай булган,

Әмма үсеп җиткәч ул

Бөтен дөньяга танылган.

Апуш дигән исеме

Тарихта мәңгегә калды :

Кечкенә генә кеше

Киләчәктә дан алды.

Хәзер инде бу исем

Бик зур мәгънәгә ия.

Татар театрын үстерергә

Талантлы кеше килә.

Үзем дә мин, Апуш кебек

Киләчәккә тартылам.

Һәм мин үзем генә түгел,

Бик күп безнең «Апуш»лылар.

Без талантлы балалар,

Татар телен яратучы.

Без бик зур эшне башкарып

Татар халкын саклап торучы.

Һәм без бер гаилә булып

«Апуш» исемен йөртәбез.

Горурланып, бик торышып

Матур киләчәккә ирешәбез.

Фатыхова Малика Альбертовна
Страна: Россия
Город: Казань