1)***
Синең белән минем дөньям аерыла.
Син көләч йөзле кояш булып,
күңелләргә нурлар таратасың.
Ә мин — болыт артындагы йолдыз.
Мине беркем күрми, сизми.
Әмма сине мин дә күрәм, беләм:
син миңа да яктыртасың.
Син — шәһәрдәге кичке шәфәкъ.
Кешеләрнең карашлары бары
сиңа юнәлгән, матурлыгыңны
бөтенесе күрә, әйтә.
Ә мин — ерактагы таң атуы.
Уянганымны күрмиләр,
сокланырлык әйбер дә юк сымак.
Тик көн дә мин
кеше көндез яшәр өчен торам.
Ләкин аны белмиләр.
Син — көтмәгәндә кайткан сыерчык.
Килеп чыккач, куллар сиңа тартыла,
уйлар синең хакта гына.
Ә мин — карга. Булганымны беләләр,
еш кына таныйлар. Ләкин
файдам юк бит диләр.
Тик син — буран. Булган бөтен тынычлыкны
сүтеп барган бер ят уенчыгы.
Һәм кешеләр тәрәзәдән карап
синең белән сокланалар…
Тынгысызлыгыңны бетерүче
ул мин булам.
Тик тынычлык — минем дошман.
Ә мин тынычлыкта яшим аңа карамастан.
Ә син — буран.
Синең белән без — бертуган.
Дөньям синең кулларыңда
һәм мин куркам.
Сине югалтудан куркам.
Кояшсыз көн дә юк,
шәфәксез таң да юк,
сыерчыксыз моң да юк,
бурансыз тын да юк.
Синсез мин дә юк… күк.
Сымак.
Һәм мин батам.
Синең дулкыннарда
һава суламыйча ятам.
Һәм мин янам.
Кояш нурларыңда
күз йоммыйча коенам.
Һәм мин һаман сиңа гына кайтам.
Ә син?
Беләм. Батмыйсың да,
янмыйсың да, кайтмыйсың да.
Күңлең тынычлыгын саклыйсың.
Ул дөрес… Әйе, ул дөрес.
Хакың синең китеп бару сүзсез.
Кайгы дулкыннарым
сине алып киткәнче, син
үзеңчә тор, сула, яшә.
Ә мин…
Юк, мин батмыйм,
синең суларда йөзәмен генә.
Юк, мин янмыйм,
нурларыңны тотып кына карыйм.
Юк, мин кайтмыйм,
юлларыңа синең карыйм гына.
Юк, мин үлмим,
синең өчен мин дә сулыйм, яшим.
2) Вальс биюе
Вальс биюе.
Өчкә кадәр саныйм. Син түгел шул,
башка егет билдән тота,
кулым — аның кулда.
Ә күз алдымда — син генә.
Вальс биюе.
Ике тәннең биюе түгел ләбаса,
ике җанның очып торуыдыр. Ичмасам,
синең белән күктә йөзәр идем. Тик…
Син түгел шул, башка егет
җаннар биюенә алып китә.
Вальс биюе.
Сөю уты микән, әллә ике затның
аңлашылмавымы? Ул минеке түгел,
мин аныкы түгел. Тик…
Синеке дә түгел мин, ичмасам.
Юк. Сөю вальста да түгел, җырда да юк.
Ул — күңелдә. Сөю хисе карашларда,
кул бирүдә һәм иң баштан
йөрәкләрдә була.
Ә вальс — бию генә.
Син юк, башка егет тә юк.
Ә мин бар. Сөю хисем дә бар. Тик…
Кемгә карата соң ул?
Бу биюне мин берүзем биим.
Монда бушлык кына һәм мин.
Мин сөямен. Сине? Белмим…