XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнаш!

Глаголица премиясе – 10 нан 17 яшькә кадәрге үсмерләр өчен җиденче ел рәттән үткәрелә торган конкурс.Монда син теләсә-кайсы жанрда (шигърият, проза, эссе, әдәби тәрҗемә) иҗат итеп, сәләтеңне күрсәтә аласың. Катнашу түләүсез, бернинди взнослар юк.

 

“Глаголица” Бәйсез әдәби премиясе ничегрәк үтә дисеңме?

 

— Гаризалар һәм әсәрләр 2020 елның 15 сентябренә кадәр https://www.glagolitsa-rt.ru сайтында кабул ителә.

 

— 100 автордан торган озын исемлек билгеләнә.

 

— озын исемлеккә керүче авторлар ноябрь аенда Казанда узачак бәйгенең биш көнлек финал өлешенә чакырыла. Анда жюри әгъзалары белән мастер-класслар, фикердәшләр белән дустанә аралашу һәм әйдәманнар белән кичәләр үткәреләчәк. Нәтиҗәләр һәм мастер-класслардагы эшчәнлек нәтиҗәсендә жюри җиңүчеләрне билгеләячәк.

 

— җиңүчеләр Татарстанның иң яхшы театр сәхнәсендә игълан ителәчәк.

 

Нинди бүләкләр булачак?

 

— әдәби сменага 100 юллама

— озын исемлеккә кергән авторларның әсәрләреннән торган альманах

— 30 электрон планшет

— 30 китап бәйләме

— Гран-При ияләренә 6 бәллүр ябалак

 

Ничек катнашырга?

 

https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында теркәлергә

— Анкета тутырырга

— Шәхси кабинетка конкурска тәкъдим ителгән эшне кую

 

“Глаголица” Бәйсез әдәби премиясендә катнашу нәрсә бирә?

 

— чын китапта – “Глаголица” премиясенең альманахында әсәрең басылу

— озын исемлеккә керү яки җиңүче (Гран-При иясе) дипломы

— әсәрегезгә карата илебезнең тәҗрибәле авторларның фикерләрен ишетү һәм алар белән тәҗрибә уртаклашу.

— уңышка ирешкән, талантлы, максатчан, әдәбият белән кызыксынган фикердәшләрегез, яшьтәшләрегез белән аралашу

— үз юлыңны, һөнәреңне сайлау мөмкинлеге

— әсәрләрегезнең федераль һәм республика матбугатында бастыру перспективасы

— файдалы бүләкләр

 

“Глаголица” конкурсын кем оештыра?

“Счастливые истории” хәйрия фонды

 

Әсәрләргә кемнәр бәя бирә һәм катнашучылар белән иҗади остаханәләр үткәрә?

Танылган язучылар һәм шагыйрьләр:

Наринэ Абгарян, Виктор Лунин, Галимҗан Гыйльманов, Сергей Махотин, Ольга Варшавер, Анна Русс, Рөстәм Галиуллин, Михаил Яснов, Рифат Сәлах, Надежда Ажгихина, Ольга Мяэотс.

 

Катнашыгыз! Киләчәгегезне һәм талантыгызны камилләштерүгә таба атлагыз!

 

Уңышлар телибез!

Оештыручылар белән элемтә:

e-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru