Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Зур шәһәрчек җәнлекләре

Ерак бер илдә бар икән кечкенә генә шәһәрчек. Кечкенә генә булса да анда бик күп төрле җәнлекләр яши ди.

Шәһәрчек матур, зәвыклы булуы белән башкалардан аерылып торган. Чөнки монда булган кагыйдәләр һәрвакыт үтәлгән, барлык җәнлекләр дә тәртип саклап яшәгәннәр. Иң беренче чиратта юл йөрү кагыйдәләрен, шулай ук урамда тәртипле булырга, чүп ташламаска кирәклеген монда инде барысы да белә ди.

Шулай матур итеп яшәп яткан шәһәрчек җәнлекләренә көннәрдән беркөнне боерык бирелә. Кайсы җәнлек боерыкны үти ала, аңа дәрәҗәле медаль тапшырачаклар икән. Ләкин бу бер дә җиңел булмаячак. Чөнки ерак бер Зур шәһәрдә бар икән тыңламас, кире Бүре баласы. Ул юл йөрү кагыйдәләрен белми һәм белергә дә теләми ди. Автомобильләр йөри торган юл уртасына чыгып уйнарга ярата, хәтта аларга ташлар ата ди.

Бүре баласы Зур шәһәр җәнлекләрен бик куркуга салган. Бер җәнлекне дә тыңлыйсы, бер кагыйдәне дә үтисе килмәгән аның. Моны ишетү белән шәһәрчек җәнлекләре тиз генә җыелышып киңәшләшкәннәр. Бүре баласы янына иң беренче аюны җибәргәннәр.

Аюның өлкән һәм тәҗрибәле булуына карамастан, Бүре баласы аны тыңлап та тормаган. Аю борылып кире кайтып киткән. Шулай бик күп җәнлекләрне кире борган ул. Чират Филгә дә килеп җиткән. Ул Бүре баласына берни дә аңлатып тормаган. Аны кулыннан тотып сәяхәткә алып чыгып киткән. Сәяхәт озын булган. Иң беренче итеп алар җәяулеләр кичүеннән чыкканнар. Фил Бүре баласын светофор сигналы төсләре белән таныштырган. Аның өч төстән генә торганын, кызыл сигнал – туктарга, сары сигнал — әзерләнергә, ә яшел сигналның кузгалырга кушуын аңлаткан. Бүре баласына бу бик кызык һәм күңелле тоелган. Юлны дәвам итеп, Фил автомобиль йөртүчеләр белән җәяүлеләр дус булып юл йөрү кагыйдәләрен бергә үтәргә тиешлеге турында сөйли. Шулай ук, юл уртасына чыгып уйнарга яратучы җәнлекләр белән булган аянычлы вакыйгаларны мисалга китерә. Бүре баласы Фил сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлаган һәм беркайчан да тәртип бозмаска, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә дип сүз биргән.

Фил дә бик сөенгән һәм Бүре баласына зур бер кәнфит бүләк иткән. Филгә дә уңышлары өчен медаль тапшырганнар. Шулай итеп зур шәһәр җәнлекләре тыныч яши башлаган. Кагыйдә бозучылар юк ди.

Зарина Зарипова Ринатовна
Страна: Россия
Город: Рыбная Слобода