XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Жину

−Безнең 7нче “а” классында уку шундый кызык! Үзебез турында сиңа да сөйлисем килә, − дидем мин түземсезлек белән.
−Әйдә, алдагы дәресләрне “тозлыйбыз”? – мәктәбебезгә яңа күчеп килгән Алсу хәйләкәр елмаеп шулай тәкъдим итте.
−Көлдермә инде!
−Мин чынлап әйтәм. Әйдә инде? Барыбер рәттән ике музыка дәресе булачак, анда утырганчы дим? Болай, ичмасам, яңа классташларым турында күбрәк белермен.
−Нәрсә әйтергә дә белмим. Дәрескә кермәгәнне күрсәләр?
−Мәктәптә караңгы почмак юкмыни?
−Барын бар да…
Алсу кулымнан алды. Без, җитәкләшеп, икенче каттагы баскыч астына киттек. Белем көнендә үк серләребез туры килгән иде яңа классташым белән, беренче уку көнендә дә бер-беребездән аерыла алмадык.
−Нәрсәдән башлыйм икән? Әйдә, малайлар турында сөйлим. Алар шундый тиктормаслар, тыңлаусызлар! Укытучы бер минутка гына класстан чыгып торса да, ахырзаман башлана… Нинди генә этлекләр кылмады алар − котың очар!
−О-о, мин куркыныч вакыйгалар турында тыңларга яратам, сөйләче, зинһар?
− Кайсын сөйлим икән? Әһә! Бервакыт әдәбият укытучысы Алинә Камилевна тактага биремне язып калдырды да, дәреснең яртысында класстан чыкты. Кызларның берничәсе, гадәттәгечә, тыныч кына биремне башкарды, малайлар, һәрвакыттагыча, берни дә эшләмәде. Икеле капчыгы Вова өстәл астыннан тубын чыгарды да һәм…футбол уйный башладылар…
−Дәрес вакытындамы? Класста уйнадылармы? – Алсу, ышанмыйча, кат-кат сорады.
−Әйе инде! Анысына түзәрсең әле! Марат исемлесе тупка катырак типкән иде, ул бишлегә генә укый торган Алисәнең башына килеп эләкмәсенме?! Шуннан мәхшәр купты: Алисә Марат артыннан йөгерә, калган малайлар котырып футбол уйный, Гөлнара белән Лена коридорга чыгып китте, Лиза бар тавышына акыртып телефоныннан музыка кабызды. Шулчак Алинә Камилевна килеп кермәсенме! И сүкте, и сүкте безне, кем биремне башкармаган, шуларга тузыныпмы-тузынды. Малайларның барысы да диярлек икеле алды. Гөлнараны, Ленаны, Лизаны елатмады гына инде. Маратка директорга ук барырга кушты…
−Шуннан? Марат бардымы?
−Юк. Алинә Камилевна әйбәт ул, җәлләде…
−Кызык…
−Бездә укучыларның дәрестә йоклап утыруларын сизмәгән укытучылар да бар әле…
−Гаҗәп…
− Берсендә шулай Азалия исемле кызның география дәресендә башы авырта башлады. География укытучысы аңа өенә кайтып китәргә рөхсәт бирмәде, ун минуттан авырту бетәчәк, түз, диде. Азалия аның белән бәхәсләшеп тормады, иң арткы партага күчте дә, башын кулына салып ятты. Нина Алексеевна аның йоклап киткәнен сизмәде дә. Азалия кыңгырау шалтыраганнан куркып, кычкырып уянды…
−Хи-хи-хи…−Алсу көлүдән көчкә тыелды. −Аның йоклаганын күрмәде дәме?
−Юк шул менә. Укытучы дәресенә тәмам кереп киткән иде, − мин дә аңа кушылып көлдем.
Тагын нәрсә сөйлим икән, дип уйладым. Әһә, чәй эчүне оныттым бит!
−Бездә укытучылар ел саен алмашынып тора. Шул безнең 7нче “а” классына түзә алмыйча китә инде алар мәктәптән. Бервакытны инглиз теленнән яңа укытучы – Наталья Ивановна килде. Ул бик тә ягымлы, хәтта безне дә яратты. Аның белән күңелле иде, тик, кызганыч, ул да бер елдан китеп барды… Төрле уеннар уйнатты, ярышларда катнаштырды. Китәсе билгеле булгач, инглиз теленнән соңгы дәрестә чәй эчеп алырга уйладык. Бөтенебез дә өйдән тәмле әйберләр алып килде. Кемдер – печенье, кайберебез – кәнфит, кемдер хәтта тортка кадәр алган. Шундый кызык булды! Узган ел аның урынына яңа укытучы килгәч, без аңа Наталья Ивановна турында сөйләдек, чәй эчүне тагын оештырыйк әле, дип сорадык. Ул безгә шундый усал итеп карады! “Әгәр сезнең чәй эчеп уздырган шул көннәрне искә төшерәсегез килә икән, рәхим итегез – менә сезгә өй эше: инглиз телендә чәй эчү турында инша языгыз! Хәзер үк башласагыз да ярый,” − диде. Без беренче дәрестә үк инша яздык.
−Кы-зык! − Алсуның бит очларына кадәр кызарып чыкты. Әйтерсең лә бу вакыйгаларда ул үзе дә катнашкан иде. – Ә сезнең класс белән кая да була барганыгыз бармы соң?
−Бер тапкыр булды, тик анысы да яхшы тәмамланмады…
Мин, авыр сулап, яңа классташыма театрга баруыбызны сөйләргә керештем:
−Яңа ел алдыннан класс җитәкчесе Айгөл Маратовна безгә бүләк ясап, театрга билетлар алган. Малайларның берсе дә анда барырга теләмәде, тик Айгөл Маратовна каты торгач, әниләренә әйткәч, ризалаштылар. Айгөл Маратовна автобуста барабыз, дигәч, бөтенебез дә борын җыердык: безгә акрын бара торган транспорт чарасы ошамый иде. Шулай да автобуска утырдык, Айгөл Маратовна билетлар сатып алды. Малайлар ишектән керүгә үк, буш урын эзләп йөгереште. Берзаман автобус як-якка чайкала башлады, малайларның йөгерешүе аркасында йөртүче берничә тапкыр башын түбәгә бәрде. Бераздан ул автобусны тукттатты – кондуктор безне куып чыгарды. Аңа автобустагы башка кешеләр дә ярдәм итте. Хәтта билетларны да кире кайтармадылар. Калган акча кире юлга гына җиткәнлектән, театрга кадәр җәяү тәпиләргә туры килде. Театрга соңга калдык − спектакль инде башланган иде, шундук урыннарга таралыштык. Беренче пәрдә тыныч узды, аннары күңелсез тоела башлады. Денис белән Миша лазерларын кесәдән чыгарып, кызыл нурларны актерларның күзенә яктыртты. Рената бар тавышына кычкырып дусты белән телефоннан сөйләште. Чәчен тарткан өчен, Лена зал буйлап Марат артыннан куды. Шуннан Айгөл Ринатовнага кара кәчтүм-чалбар кигән абый нидер иелеп әйтте. Театрдан чыгып китүебезне сораган икән. Мәктәпкә кайтып җиткәнче юл буе Айгөл Маратовна безне сүкте. Уку елы тәмамлангач, хушлашмый да мәктәптән китеп барды… Менә шуңа да быел безгә тагын яңа сыйныф җитәкчесе килде. Ел саен сыйныф җитәкчесе алышынуга без инде күнектек. Монысы да шул бер ел эшли алырмы-юкмы?
Дзин-дзин. Кыңгырау шалтырады. Без Алсу белән тарих кабинетына кердек.
−Минем янга утырсаң әйбәт булыр иде, − дидем мин, елмаеп. – Тик Ринат нәрсә әйтер?..
Мин аны кисәтергә өлгерми калдым – класска Ринат килеп керде. Минем янда Алсуның утыруын күрде дә:
− Кит минем урыннан! − дип кычкырды.
Алсу телефон экранына текәлгән иде, мөгаен, ул кемгәдер хат язгандыр, Ринатның кычкыруына игътибар итмәде. Ачуы чыккан Ринат аның чәченнән тартты да бар тавышына акырды:
− Ычкын моннан!
Шулчак Алсу сикереп тә торды, нәрсә эшләгәнен күрми калдым – Ринат шапылдап идәнгә барып төште дә тәгәрәп китте. Тораташ катып калдым. Ничек инде, кыз кеше малайны шулай селтәп атсын? Куркуыннан дер-дер калтыранган Ринат көч-хәл белән аягына басты да класстан чыгып йөгерде. Ул көнне мин аны мәктәптә башка күрмәдем. Кыңгырау шалтыраганчы башымда бертөрле уйлар кайнады: Алсу ничек шулай ега алды аны? Ринат кая югалды икән?
Дәрестән соң, ашханәгә бергә барганда Алсудан шул хәл турында сорадым. Ул − каратистка икән бит! Яшел поясы да бар, ди! Медальләре, грамоталары санап бетергесез…
Икенче көнне Ринатны күрүгә үк:
− Синең телең генә батыр, мактанчык куркак! Кызларны түгел, үзеңне дә яклый алмыйсың, − дидем.
Тарих кабинетында булган хәл телдән-телгә күчеп таралды, ахыр чиктә, малайларның барысы да каратэ түгәрәгенә язылды. Кемдер ике-өч дәрестән соң ташласа, Ринат бер генә күнегүне дә калдырмады. Шул көннән соң ул беркайчан да кызларга кычкырмады, чәчтән тартмады. Дәресләрдә исә гел Алсу ягына карап утыра иде ул. Тәнәфескә чыккач та аны күзләде…
Кыш җитте. Безнең яңа сыйныф җитәкчесе Гөлшат Мансуровна “Агитбригада” конкурсында катнашырга кирәклеген әйтте. Малайлар, гадәттәгечә, катнашмыйбыз, дип кычкырдылар. Бер Ринат кына торып басты да:
−Борчылмагыз, Гөлшат Мансуровна, катнашабыз, − диде. Бөтенебез дә дә аңа сәерсенеп карадык.
Тәнәфестә мин Ринатның малайларның һәммәсен дә аерым-аерым икенче каттагы баскыч астына алып барып килгәнен күреп калдым.
Икенче көнне Гөлшат Мансуровна класска килеп керүгә, малайлар беравыздан:
−Катнашабыз! – диделәр.
Гөлшат Мансуровна безгә сүзләр өләште, репетицияләр башланды. Нәрсәдер аңламасак, Гөлшат Мансуровна иренмичә барысын да яңадан төшендерде. Кайсыдыр малай киреләнсә, Ринат аның ягына шелтәле караш ташлап ала – тегесе шундук тынычлана.
Конкурс көне килеп җитте. Никадәр тырышып өйрәнсәк тә, барыбыз да борчылдык. Аннан да бигрәк, Гөлшат Мансуровна каршында хурлыкка каласыбыз, аны мәктәп алдында оялтасыбыз килмәде. Без аны ярата да башладык бугай…
Ул көнне мәктәпкә иртәдән килеп репетиция ясадык, һәр тәнәфестә кат-кат кабатладык. Дүртенче дәрестән соң, Актлар залына җыелдык. Башта бишенче “а”, аннан бишенче “б”, алга таба алтынчы “а” һәм башкалар чыгыш ясады. Ниһаять, безгә дә чират җитте. 7 “а” турында әйтүгә, Актлар залында көлешү башланды, моңарчы без гел иң соңгы урынны ала идек. Сәхнәгә чыгар алдыннан Гөлшат Мансуровна барыбызны да түгәрәккә җыйды. Кулларыбыз белән тотыныштык.
− Иң мөһиме: дулкынланмагыз. Сүзегезне онытсагыз да туктап калмагыз, алга таба дәвам итегез. Мин сезгә ышанам! Уңышлар!
Әлеге сүзләрдән соң, ничектер рәхәт булып китте. Безнең чыгыш шулкадәр шәп булды! Әмма көндәшләр дә көчле шул. Конкурс ахырында жюри урыннарны игълан итте: өченче урынга – алтынчы “б”, икенче урынга – бишенче “а”, беренче урынга 7нче “а” лаек дип табылган! Үз колагыбызга үзебез ышанмадык. 7нче “а” беренче ди! Без бит инде бу! Аңлап алгач, сикерергә, кочаклашырга, “ура” кычкырырга тотындык. Гөлшат Мансуровна бездән дә ныграк сөенде бугай, кулларын туктаусыз чәбәкләде.
Әмма иң нык шатланган кеше яңа классташыбыз Алсу булып чыкты. Каратистлар җитезлеге белән ул Гөлшат Мансуровнага ташланды:
− Ки-яя! Әни, әни! Без − чемпионнар! – дип кычкырды ул.
Без, елмайган иреннәребезне җыярга онытып, телсез калдык…

Зинатуллина Аделя Ильдаровна
Страна: Россия