XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Үзем турында сүзем.

Таныш булыйк, мин Зәринә, Мари Бүләр мәктәбеннән

Күпләр таный торганнардыр,мин алдынгылар рәтеннән.

Вакыт юкка һич зарланмыйм, бар эшкәдә өлгерәм

Тик торганнар заманасы артта калды – мин беләм.

Заман белән гел янәшә атлап, барсаң һәр даим.

Креатив һәм мобильный булачагың тәгаен

Аның өчен күп кирәкми, бер шарты бар шулайда

Эз генә серемне сөйләп китим шушы уңайга,

Селфи ясау өчен һәркөн матур интерьер кирәк,

Шуның өчен юам, җыям, тик утырам бик сирәк.

Кәрәзле телефон хәзер Һәр кешенең кулында,

Ни пешерә, ни төшерә җәмәгать хозурында.

Блогер буласың килсә, ерак барасы түгел,

Чын күңелдән тотынсаң, лайк җыю бик җиңел.

Аның өчен бары тик,үзең булырга кирәк,

Күрше әби- бабайларга ярдәм итәргә кирәк.

Әйдаман хезмәтен дә читтә калдырмыйм бер дә,

Уйнап, көлеп , чын күңелдән катнашамын һәр җирдә

Спорны бик яратам мин, укуда алда барам.

Җырлыйм, биим, шигырь язам, зур әсәрләр башкарам.

Олимпиада Һәм бәйгеләр минем өчен бик мөхим,

Хатасыз потслар язу — хәзер күпләргә читен.

Уйнап кына башлаган эш, әйләнде гадәтемә,

Дан, шохрәт тә кирәк түгел, таянам сәләтемә

Вакыт юк дип зарланулар күпләргә сәбәп кенә,

Эшең уңар туры килсә, күңелең халәтенә.

Иң зур бүләк.

Әниемнең туган көнең бүген.

Бүләк эзләп беттем аптырап,

-“Нәрсә бүләк итим икән?”,-дип,

Әтиемә килдем мин сорап.

Әти миңа карап елмайды да,

Тик әйтмәде нәрсә кирәген.

-“Нәрсә бүләк итү кирәклеген,

Сиңа әйтер диде йөрәгең,

Әниемнең: “Гаиләм, бәхетем!- дигән

Сүзләрен мин искә төшердем.

Төсле каләм алып кулларыма

Ак кәгазьгә сүрәт төшердем.

Иң уртада әти белән әни,

Абыйларым тора елмаеп,

Бабай белән әбиләрдә монда

Тик мин генә торам моңаеп.

Әниемә шуны бүләк иттем

Ә ул сөйде мине кочаклап,

Иң зур бүләк үзем икәнлеген

Шунда гына алдым мин аңлап.

Мирсалихова Зарина Мирзафатиховна
Страна: Россия
Город: Муслюмово