Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Үзең нәтиҗә яса, балам!

Үзең нәтиҗә яса, балам!

(хикәя)

   Азатка  “Әниеңнең сүзен тыңла!”,  “Әниеңә булыш!” дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Ләкин бу сүзләр аңа бик сәер булып тоела,чөнки әнисенә сирәк булса да булыша, тыңлый бит ул. Әмма, уйнарга чыгып китеп, уйный-уйный кич җиткәнен дә сизмичә калган көннәре еш була. Әнисе һәркөнне аны эзләп алып кайта. Әле анда да дуслар янында әни белән кайтып китәргә читенсенеп, карышып тора. ”Нигә эзләдең мине”,- дип кайткач үпкәсен белдерә. Әнисе: ”Үскәч аңларсың” ,-дип кенә куя да, арып-талып бүлмәсенә кереп ята. Ә бит ана кеше баласына беркайчан да начарлык теләми.

   Ә беркөнне дусты кич белән аланга туп тибәргә чакыра. Азат әнисенең бер йорт аша торган әбиләренә нәрсәдер сорарга кереп киткәненнән файдаланып чыгып сыза. Әмма ул чагында уенга ашыкмаган булса…  Ә бит шул көнне генә әнисе: “Бүген өйдә торырсың”,- дип кисәтеп куйган иде.

   Азат килгәндә, аланлыкта нигәдер беркем дә юк иде. “Бәлки, аңлап җитмәгәнмендер кайсы аланга чакырганын”,-дип уйлап, аптыраган рәвештә, юлны кыскартып, бакча аша гына чишмә янындагы аланга юл тота. Шулай ашыга-ашыга йөгереп барганда, кинәт, җир  убылып аска төшеп киткән кебек тоела. Күзләрен ачканда инде, караңгы төшкән була. Капшана-капшана Азат үзенең бәрәңге базында ятканын абайлап ала. Әмма ничек кенә чыгарга талпынса да, ул аннан чыга алмый. Азатның йөрәге чыгардай булып тибә. Куркуыннан ул :“Әни!Әнием!”- дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизмичә кала. Шулчак бөтен тирәне яктылыкка күмеп ниндидер ут күренә.”Улым,балам”,-дигән тавышлар ишетелә.Улының кайтуын көтеп-көтеп тә,түземлелеге беткән ана, ни булганын тиз аңлап,эзләргә чыккан икән. Юк,  ул Азатны орышмады,тиргәмәде дә. Ә кыска итеп кенә “Үзең нәтиҗә яса, балам”,- диде.

  Шул көнне Азат : ”Моннан кала әнинең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк”,- дигән нәтиҗәгә килде.  Юкса, мондый  хәлгә  тагын төшүең  ихтимал…

 

Степанов Вадим Петрович
Страна: Россия
Город: Казань