XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Замана оныгы

Олы юлдан ук кулларын болгап кайтучы оныгы Гафурны Мөнҗия әбисе әллә кайдан танып алды. Көтә иде аны әбисе, кичәдән бирле көтә иде. Иртәгә бит аларда көтү чираты. Бу көнне Гафур алыштыргысыз кеше, чөнки әбисе әллә ни карт булмаса да сыерлар артыннан йөгерә алмый, бабаларының хәле дә көн буена җитмәячәк, шулай булгач Гафурсыз булмый. Ул бит яшь, көче-егәре ташып тора. Дөресен әйткәндә, нәрсә ул егәр, аның кулында “корыч айгыр” бар. Шунсыз җитәрсең син, йөгереп кара ул азгын сыерлар артыннан. Көч дигәнең бер сәгатькә дә җитмәс, җәйнең кигәвен котырган чагы әле аның. Әбисе улы кайтканга куанып, эчтән генә: “Менә нинди рәхәт бит оныгың булгач”, – дип уйлап куйды.

Гафур авылда үсте дисәк бер дә ялгыш булмас. Өлкән онык, әнисе эшкә чыккач та аны әтисе авылга кайтарып куйды. Малай ике ел шушы авыл мәктәбендә дә укыды. Әбисе белән бабасы аны бернәрсәдән дә өзмәделәр: тәмле итеп ашаттылар, киендерделәр, башкалардан ким булмасын дип мотоциклга кадәр алып бирделәр. Мотоциклы булгач, авылдан киткәч тә ешрак кайтыр, башкаларга чират көтүе көтеп җәен телефонына салырлык булса да акча эшләр дип сөенештеләр.

Авылдагы әби белән бабайдан шундый ярдәм булганга әтисе белән әнисе дә куанды. Әби белән бабайның ярдәмен тиеш кебегрәк кабул иттеләр алар. Икесе дә пенсия ала, мал-туар асрый, ул акчаны кая итеп бетермәк кирәк, гел кызларына гына бирмәсләр бит инде диеп фикер йөрттеләр. Гафур да моны шулайрак кабул итә иде.

Иртәнге биштә әбисенең: “Тор, улым, аша, киен. Алтынчы яртыларда көтү кузгала,” — дип әйткән йомшак тавышына уянып, торып басты. Әбисе пешергән ит пәрәмәчләрен “бөкләгәч”, киенеп урамга чыкты.

— Бабай, бак тулыдыр бит, — диде ул йортта сыерлар эчереп йөргән бабасы ягына күз ташлап.

— Тулы, улым, тулы, — диде бабасы. — Кичә син кайтарып, сөяп куюга, тутырдым. Көн буена җитәр, — диде ул улына тутырып карап. Гафур бак капкачын ачып, тикшереп карады да мотоциклын кабызып капкадан ыргылды. Ул барып җиткәндә көтү җыела башлаган иде. Аргы очларның ерактан ук чыбыркы шартлатып килүе күренде. Ир-атлар бергә җыелып сөйләшеп алды, ул арада көтү озатышырга дип бабасы да килеп җитте. Барлык маллар да җыелып беткәч, көтү кузгалды. Сыерлар өйрәнгән юллары буенча алга атладылар, бераз баргач таралып ашарга керештеләр. Төшкә кадәр вакыт сизмичә дә үтеп китте. Төшке ашны ашап алгач, көтүне таборга төшереп сү эчерделәр, Гафур чалкан ятып ял итте.

Бабасы да көн буе, көтүне бер балага гына ышандырып калдырып булмый, дип йөри-йөри хәлдән тайды. Кичке алтыларга көтүне авылга алып кайттылар. Сыерлар тулган җиленнәрен уңга-сулга чайкатып тизрәк өйләренә ашыкты. Көн буе ашап та туймаган азгын бозауларны гына бераз куарга кирәк иде. Гафур мотоцикл белән тиз борды аларны, эшен бетереп канәгать кыяфәт белән өйгә кайтып китте.

Ул кайтканда бабасы алданрак кайтып, сыерларны аранга кертеп бәйли иде. Өйдән тәмле бәлеш исе урамга ук таралган. Гафур өйгә дә кереп тормыйча тиз генә мунчага кереп китте. Әбисе улын елмаеп каршы алды:

— Аллага шөкер, улым. Менә көтү чираты да узды. Әле дә син булдың, синсез без кулсыз, — диде ул яраткан оныгының аркасыннан сөеп.

Гафур әбисенең сүзләренә эреп китмәде, телефоннан күзен дә алмады, бераздан гына нәрсәдер исенә төшергәндәй ярып салды:

— Әби, көтү чиратының бәясе мең сум бит хәзер, узган атнада Рафик абыйларга шул бәягә көткән идем, ярар сез туган булгач тугыз йөз сум гына бирерсез, — дип телефонын зарядкага тоташтырды. Әбисе бу миңа шаяртып әйтәме соң дип оныгының күзләренә карады, тик бу күзләрдә ул шаярту да, оялу да күрмәде. Чак кына авып китмичә, комод тартмасыннан калтыранган куллары белән, меңлек чыгарып оныгының каршына куйды. Гафур исе китмичә генә акчаны кесәсенә бөкләп тыкты да ашаган савытын да төртеп куймыйча, урамга чыгып китте. Тәрәз аша аның мотоцикл тавышы ишетелде. Газны арттырып чыгарган тавыш траташ кебек басып торган әбисенә: “Акча кирәк, көтү өчен акча кирәк!” — дип ишетелде. Тавыш көчәйгән саен бу сүзләр көчлерәк, мәрхәмәтсезрәк була башлады. Артыгына түзә алмаган әби ике колагын учлап тотты да диванга авып, елап җибәрде.

Ибрагимова Фируза Ильсуровна
Страна: Россия
Город: с. Простые Челны