Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Закирә…

Кышкы суык төн. Урман буендагы ат эзеннән чана өстерәп, Закирә бара. Ул инде шактый арыды, ләкин барудан туктамый, чөнки өйдә аны балалары, күз нурлары, алтыннары көтеп тора. Берсеннән-берсе матур ике баласы бар Закирәнең. Алар Закирә өчен иң зур байлык, аның ышанычы, куанычы. Зурысына, Мәхәммәтгәрәйгә — сигез, ә кечкенә Нуриягә әле бер генә яшь. Мәхәммәтгәрәй инде зур булышчы, иң авыр эшләр шул бала өстендә.

Менә бүген дә, өйне аңа калдырып, иртүк күрше авылга чыгып китте Закирә. Шәдчедәге апалары сыерларын суялар, Закирәне эчәге чистартырга чакырдылар. Бу суыкта бармас иде дә, апасы бал бирермен дип әйткәч, барырга булды. Менә бит иттән дә азрак өлеш чыгардылар, алар барыбер хәллерәк яшиләр бит!

Аягы таеп, итек кунычына кар тулгач, уйларыннан бераз айнып китте Закирә. Тәненә суык йөгерде һәм ул калтыранып куйды, әллә суыктан, әллә куркудан. Тирә-як тып-тын, бары тик аяк астындагы кар гына шыгырдый. Тизрәк өйгә кайтып җитәргә кирәк. Кыш көне тиз караңгылана. Әле ярый ай яктысы бар, адашуың да озак түгел. Хәзер инде күп калмады, әнә авыл өйләре күренә. Морҗалардан бөтерелеп төтеннәр чыга. Авылда бер ут яктысы да юк, кеше йоклап беткәндер инде.

И-и, Лотфуллам өйдә булса, болай йөрер идемме соң мин! Шушы каһәр суккан сугыш! Лотфулла кайчан кайтыр?! Инде күптән хатлары күренми…

Шундук Закирәнең күзеннән кайнар яшьләр тәгәри башлады. Ләкин гади татар хатыны болай гына бирешми, аңа хәзер бигрәк тә көчле булырга кирәк, балалар хакына. Башын кисәк кенә чайкап алды да, адымын кызулатты ул. Менә хәзер урман бетәчәк тә, авыл башына килеп чыгачак.

Өйгә кайту белән, әзрәк хәл алгач, балаларыма бал белән чәй эчерермен, туң майны эретеп күкрәкләрен уырмын. Өч көннәп инде авыртып торалар шул, балакайларым, аларны тизрәк дәваларга кирәк, балның файдасы тимичә калмас.

Закирәнең караңгыга калып кайтуның сәбәбе дә шул. Апасы:

— Кичкә калдың бит, Закирә! Кунып кына кал!- диде дә, тыңламады ул аны, тизрәк өйгә ашыкты.

Ярар, менә кайтып җитәм бит, Аллага шөкер! Балалар гына исән-сау булсыннар!

Чү! Нинди тавыш бу?! Закирә ботаклар шыгырдаган тавышка борылып карады. Агачлар арасыннан туп-туры аңа ике сары күз карап тора иде.

— Бүреләр!!! — дип кычкырды Закирә, ләкин аның тавышын беркем ишетмәде …

Иртәнге сәгать өчтә Закирәләрнең өйләре янына бер ат туктады. Ат чанасында толыпка төренгән Закирә утырып тора иде. Закирәнең кул-аяклары оеп, берни сизми иде. Ул ике сәгать имән ботагында утырды. Бүреләр чанадагы итне ашап, китеп бардылар. Закирә агачтан көчкә төште, шул вакытта аның бәхетенә, күрше авылга кайтучы Нургали абый исемле кеше очрады да инде. Атын борып, берсүзсез ул аны өенә алып кайтып куйды. Әйе, сугыш кешене берләштерде, алар бер-берсенә ярдәмчел, мәрхәмәтле булырга тырыштылар.

Закирә үзен үлеп, яңадан туган шикелле хис итә иде. Ул исән калды, балалары янына кайтты! Шул сөенечтән Закирә коткаручыга рәхмәтен дә әйтергә өлгермәде, Нургали абый юлын дәвам итте.

Бу вакыйга Закирәгә генә түгел, ә барлык туганнарына, балаларына алга таба яшәргә, көрәшергә көч бирде.

Ильвина Хусаинова Нурселевна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 09.10.2008
Место учебы: МБОУ "Олуязский лицей" Мамадышского муниципального района РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Мамадышский муниципальный район
Город: село Олуяз