Горур халык яшәгәнгә микән,
Тырыш булгангамы кавемем.
Ник икәнен белми генә шулай,
Яратам мин никтер үз илем.
Горурланам һәр җиңүе өчен
Милләтемнең, дусның, туганның.
Зур горурлык белән әйтә алам:
“Ярый әле монда туганмын!”
Бай тарихлы халкым янәшәмдә,
Тырыш, эшчән милләт без генә.
Татар данын еракларга сибеп,
Яши Татарстан үзе дә.