Бүген иртәдән үк кояш җылырак карый. Ял көне булса да йокы качты. Эх, бүген ташу тагын да катырак агар инде. Күпер катына гына төшәрменме икән, су буена төшәрменме икән? Татлы уйлар белән иркәләнеп ятканда, әбием чәй эчәргә чакырды. Мин әле бик иртә диеп торам, инде сәгать тугыз булып киткән икән. «Бәхетеңне йоклыйсың, кызым», — дип төрттерергә дә җитеште әбием. «Әнә күршең Сәлим инде тышта әтисенә канау казырга булыша».
Тышка чыксам, Сәлим инде күпер катына төшеп киткән. Мин дә аның артыннан киттем. Ул әле җебергә җитешмәгән боз кисәкләрен аягы белән ватып уйный. Нишләптер, аягындагы итеге таныш сыман тоелды. Тик торганда Сәлимгә ачуым чыга башлады. «Кызлар итеге кигәнсең бит», — дип әйтеп тә куйдым. Итек бераз миңа кыса да башлаган иде, булса да эчемне пошырды, ул бит минеке. «Итегем тишелгән иде, авыл кибетләрендә миңа яраклысы булмады, районга иртәгә генә баралар, әни сездән алып чыкты бугай», — диде Сәлим. Минем уенда гамем калмады, ничек инде минем итек икенче кешедә? «Бу минем итек, әйдә кайтабыз да, миңа итекне салып бирәсең», — дидем. Шулай эшләдек тә. Нишләптер Сәлим дә каршы килмәде. Мин баскыч төпләрендә итекне салдырып алдым да чыгып киттем. Өйгә кайтып әбигә дә ачуланып ташладым. «Кызым, бу итек сиңа юка носки белән генә ярый инде, сиңа икенче матур итек алдык бит. Алай саран булырга ярамый, син сорап кергәч, алар бирмәсә, рәхәт буламы?», — диде әби. Миңа оят булып китте. Чынлап та, нәрсә булган инде? Беркөнне мин дәфтәр сорап кергәч, Сәлим биреп торды бит. Нишләдем инде мин? «Әби,син генә кире кертеп бир итекне», — диеп ялындым». «Юк, кызым, үз хатаңны үзең төзәтергә өйрән, бүтән бу хатаны ясамаска уңайрак була ул, аннан гел мин сиңа ияреп йөрмәм бит», — диде әбием. Мин оялып кына итекне кире керттем. Шелтәләп бер сүз әйтүче дә булмыды. Кара әле, нинди яхшы икән бит безнең күршеләр! Үземә дә рәхәт булып китте. Бүтән болай эшләмәм дип үз-үземә сүз биреп чыгып киттем.