Тәрәзәмдә зәңгәр гөлләр үсә,
Охшаганнар синең күзләргә.
Шундый җылы, шундый матур алар.
Күнектем мин сине күзләргә.
«Күзе белән мине ашый»,-дисең.
Эйе, беләм, син бит сөймисең.
Ямьсез сүзләр белән үртисең син,
Хәтере калыр диеп белмисең.
Килер заман, үкенерсең бер көн.
«Ник сөймәдем икән?!»-диярсең.
Күзләрең күк зәңгәр чәчәк тотып,
Мәхәббәтең эзләп килерсең.
Лилия Саттарова, 2020 нче ел.