XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җырлар

Табигать. Тормыш. Могҗиза. Алар өчесе дә бүгенге тормышта бар. Кайсыдыр тирә-юньне әйләндереп алган, кайсыдыр яши, ә кайсыдыр үз вакытын көтә. Берсе икенчесенә ярдәм итә. Ә алар өчесе бергә нинди матурлык тудыра!

Табигать. Ул безнең тирә-якны чолгап алган, көн дә ниндидер яңалыклар туа тора, безнең искиткеч тормышыбыз өчен анда бар да бар. Ул безне туендыра, ярата һәм… түзә.

Тормыш. Бу – без. Кешеләр, җәнлекләр, җир-су хайваннары, кошлар һәм башкалар. Без үзебез яши торган тормышны яхшы якка үзгәртергә бурычлылар. Бергәләп туганлыкта, шатланып, яратып, яңалыкларны танып яши бирәбез.

Могҗиза. Тормышта бөтен әйберне дә фәнни яктан аңлатып булмый. Могҗиза – ул зирәклек, пөхтәлек, мавыктыргыч, булмастай, гадәти түгел хәл, ләкин чынында исә, була ала торган әйбер.

Табигать, тормыш, могҗиз бизмән кебек үк дөньялык өчен тудырылганнар. Әгәр үлчәүнең бер ягында тормыш икән, икенчесенә табигать һәм могҗиза салына. Әлбәттә, беренчесе өстенлек ала. Дөресе шул: бизмәндә кадерлесе, авыррагы өстен була. Ә табигать һәм могҗиза түбәндә кала. Ягъни үлчәүдә ярдәмчесез булганы җиңел килә.

Кеше һәм табигать. Әгәр бу сүзләр бер-берсе белән яраша икән, димәк, кешенең күңелендә – чисталык. Ә табигать, үз чиратында, аңа төрле бүләкләр дә ясап куя: я булмаса кызу көннең азагындагы яңгыр ява, яки яфраклар өчен көй булып “яңгыраучы” талгын җил исә, яисә ниндидер кечкенә могҗиза туа.

Шундый могҗизаларның берсе гади авыл кыз Диана тормышында да булды. Кыз, ялгызлыкта гына булса да, матур итеп җырларга яратты. Дуслары янында гына түгел, туган-тумача арасында да бик ояла иде кыз. Бу хакта аннан еш сораштырсалар да, ул җавап кайтармады. Башка иптәш кызлары да җырлый, ләкин һәркем үзенчә: кемдер кычкырып, кемдер аңлаешсыз итеп,  я булмаса югары тонда. Дианага халык каршысына чыгып җырлау ничектер уңайсыз тоела иде. Ә тамашачы исә хаман да кече талантларга кул чаба торды, аларны елмаюлы карашлары белән канатландырды. Шундый чыгышлардан соң, аңа дуслары гел бәйләнәде. Җырлый белгән килеш,  аның иреннәрен генә селкетеп торуын алар күрде һәм бәйрәмнәрдә катнашырга чакырды. Кызыкай: “Тыңлый белмәгәнегезгә мин гаепле түгел бит”, — дип кенә уйлап куя иде. Гадәттә, кечкенә балалар юк өчен еш ачуланыша, ләкин аның дуслары белән һич кенә сүзләшәсе килмәде. Кыз, аеруча да, Света белән озакка сузылган дуслыкны сакларга тырышты.

Бәхеткә алар күршеләр иде. Бакчага чыкканда да, еш кына карашлары очрашып көлешәләр дә, серләшергә тотыналар, хәлләрен сорашалар, киләчәккә планнар коралар, кайчан һәм ни өчен очрашачаклары хакында да әңгәмә кормый калмыйлар. Бик еш алар якында гына урнашкан инеш, елга буйларында йөрделәр.

                                 ***

Менә алтынчу көз дә җитте. Гадәттәгечә, Диана Света белән рәхәтләнеп уйнаганнан соң, өйгә керде, бөтенләй үк юешләнеп беткән курткасын салды һәм чәй эчәргә аш бүлмәсенә узды. Әнисе тиз генә ул кызына чәй ясап бирде.

– Кызым, тизрәк кил инде!

– Чабам! – диде кыз күрше бүлмәдән.

Диана сөекле әнисе әзерләп куйган чәйнең һәрвакытта да хуш исле, тәмле һәм кайнар булуын яхшы белә иде. Чәй эчкәч, кыз бу күңелле көнне ничек уздыруы хакында азиз әбисенә сөйләргә теләп аның янына юнәлде, ләкин кинәт кенә ул аның селкенмәвен, хәтта, суламавын искәрде. Ул, авыр сулап, бер дә кыймылдамыйча әбисенең күзләренә карап тора башлады. Ул бу вакытта үзенең кечкенә чагын исенә төшерде. Анда да Диананы өнсез-тынсыз ятучы бабасы янына чакырганнар иде. Шуннан соң инде ул аны бер тапкыр да күрә алмады.

Кыз, авырлык белән, аш бүлмәсендә кичке аш әзерләүче әнисе янына үтте; тик ул аның өметле уйларын бүләргә теләмәде, чөнки әнисе әбиләренең терелә башлавына ныклап ышана иде. Диана әнисенең күзләренә текәлеп карап тора башлады. Баласының сәер карашын тойган ана, куркынып, сорап куйды: “Ни булды?!” Кызының күзләре: “Әби…”, — дип әйтә төсле иде, тик авызыннан гына бер сүз дә чыкмады.

Диананың әнисе кинәт аш бүлмәсеннән йөгереп диярлек чыгып китте һәм җансыз яткан әби бүлмәсенә ашыга-ашыга кереп китте.

Бу көн кыз гаиләсенең тагын бер әгъзасын алып китте.

                                            ***

Көз, аннан соң кыш… Диананың яраткан ел фасылы бу. Карга төренгән таулар, анда чаналар белән “очулар”; як-якка карарга да өлгермисең – син инде көрт астында ятасың!

Бүген кызның кәефе шәп иде. Гадәттәгечә, Диана үзләре исем кушкан “тәва койрыгы” тавына якын дусты Денис белән китте. Алар анда рәхәтләнеп чана шудылар. Денис, уйнаганда, кар көртләренә баштан-аяк чумып уйный да, аннан соң авырып, мәктәпкә килмичә ята. Менә бүген дә ул кар көртләренә бата-чума уйнады. Һәм алдагы көнгә авырып китте…

                     ***

Бүген искиткеч кар көртләрен күргәч, Диананың иң беренче башына:

­­– Әгәр Света белән Денис чыкса, рәхәтләнеп карда аунар, окоплар төзер идек, тик мондый көртләрдә казынып йөрү өчен сукыр тычкан булырга кирәк, — дигән уй килде.

Сөенеп һәм, бәхеткә каршы, биек көрт өемнәрен “җиңгән” Диана урамдашларын чакырды. Атлап бару авыр тоелса да,алар  көлешә-көлешә, алга таба бардылар.

Кабат баштан-аяк көрткә чумган Денис:

– Я, нәрсә төзибез инде, — дип сорады.

– О! Әйдәгез мин җир асты йорты ясыйм, дөресрәге кар асты, Диана өч чана алып килә, ә Денис йортыбызга кадәр сукмак сала, — дип тәкъдим итте Света.

– Ярар, Света, син зур өй яса, яме. Ә син, Денис, көрәк тот та юл яса; берне генә түгел, икене, — дип өстәп аңлатты Диана бүгенге эш “план”ын.

Алар шулай эшләде дә. Ике керү сукмагы салынып, йорт әзер булгач, дуслар яңа гына кар эттергеч машина чистартып узган юлда чана шуарга тотындылар. Әмма пингвиннар кебек рәхәтләнеп шуу өчен юл барыбер тайгак килеш калган иде.

                                     ***

Менә кабат җәй җитте. Диана аны ничек зарыгып һәм сагынып көтте. Аның тизрәк урамга чыгасы, чираттагы уйлап тапкан җырларын көйләп, үзенә тартып торучы аяз күк йөзенә карап, тезенә кадәр үскән үлән өстенә ятып ауныйсы килде.

Шундый көннәрнең берсендә Диана әтисенә шалтыратырга булды. Ул кызы янына бик сирәк килә, килгәндә дә кибетләрдә йөртә, яратуы турында еш сөйли һәм аңа тормыштагы бернидән дә курыкмаска куша иде. Ләкин бүген әтисе никтер телефонын алмады. Диана кабат-кабат шалтыратса да, ул җавап бирмәде. Аның күзләреннән ачы яшьләр тәгәрәде. Ул әтисе белән узган минутларны еш исенә төшерә иде. Кайчандыр…

Секундлар үткән саен аңа авыррак була башлады, бу авырту тәндә генә түгел, ә йөрәккә үтеп керде… Кыз диван почмагына елышты да, әтисенең шалтыратуын көтәргә тотынды… Ләкин ул булмады. Кызга кибетләрдә йөрү түгел, ә газиз әтисенең кочагы кирәк иде шул.

Диана диванда шулай утырган килеш йоклап китте, әнисе аны әйбәтләп яткырды да үзе дә йокларга ятты.

Иртән, гадәттәгечә, әнисе эштә, ә кыз – өйдә. Уянгач, ул кичәге кичне һәм әтисенең хыянәтен искә төшерде, инде бөҗәкләрнең, хайваннарның тормышы иртәдән үк кайнап торган бакчага чыкты, бераз кызарган, ләкин ихлас күзләре белән күккә төбәлде. Күк йөзе җавабында тынып калгандай булды. Ә якты янучы кояш исә гүя шомлы итеп Дианага карады. Төсе югалган, бәхетсез, кечкенә кызга.

Юану өчен Диана үз җырларын җырларга булды:

– Җилләр, җилкәйләр…

Ефәктәй яфрагым,

Сорыйм мин синнән,

Яшьләремне могҗизага әверелдер,

Зинһар, күрсәт үзеңне-үзең!

Шуннан соң ул, йөгереп, өйләренә кереп китте һәм, хәлсезләнеп, көнен урын өстендә уздырды. Кичтән әнисе эштән кайтты һәм, газиз сабыен шундый хәлдә күреп, бик борчылды, ни булуын сораштырырга кереште.

– Бернәрсә дә булмады… – диде Диана һәрвакыттагыча, моңа шалтыратуларга җавап бирмәгән әтисенең гаепле булуын тәгаен белсә дә.

– Син дә авырыйсың, өстәвенә табигатькә әллә ни булган – котырына, — диде ботка керткән әнисе кызына.

– Нәрсә?! – дип сорады Диана һәм, йөгереп, урамга чыгып китте.

Ишек ачып җибәргән уңайга, өйгә яңгыр тамчылары белән бергә җил килеп керде, ә Диана, ишек төбенә чыгып, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды: җил бөтен көченә котырына, яңгыр чиләкләп коя. Диана аптырап басып торганда, әнисе, чыгып, аны кулыннан стерәп диярлек өйгә алып кереп китте.

– Ныграк авырыйсың килә мени! Юешләнеп беткәнсең, киемнәреңне алыштыр хәзер үк, — дип тезеп китте ул.

– Ярар, – дип, әнисе белән ризалашты кыз.

Ул тиз генә киенде дә, тәрәзә янына килеп, тыныч кына җырларга кереште:

– Җилләр, җилкәйләр!

Ефәктәй яңгырым,

Сиңа бик зур рәхмәт!

Тыңлагансың син мине!

Күрсәткәнсең үзеңне!

Һәм бу кадәресе дә безгә бик җиткән!

Ни хикмәт! Кинәт бар да тынып калды.. Гүя аны кемдер ишетте.

– Я, Аллам, әллә безне кызгандылар инде?! – диде әнисе, шатланып һәм елмаеп.

Ә Диана урамга йөгереп чыкты һәм үзе “ясаган” могҗизаны – күк йөзендә балкып торучы зур салават күперен күрде. Бу көн кыз, аның туганнары һәм якыннары өчен яңа тормышның башы иде.

Диана хәзер үзенең нәрсәгә сәләтле булуын һәм табигатьнең ниләр майтара алуын яхшы аңлый. Алар бүгеннән икесе  тарафдарлар булдылар, “бер-берсенең кулын кысышып”, табигать сагына бастылар.

Һәр яңа көн туу белән Диана үзе табигать белән идарә итә торган яраткан бакчасына йөгереп чыга һәм кояшны сәламли башлады.

Барысы да гадел һәм яхшы булсын дип, кулыннан килгәнчә кыз бик күп җырлар иҗат итте. Ул яшеллек дөньясына еш мөрәҗәгать итмәде, бары бәхетле, шатлыклы көннәрдә яисә елаганда, күңеленә моңсулык иңгәндә генә.

Кыз, табигать циклын үзгәртеп, аңа тайфун, цунами, аномаль эсселек, я булмаса җир тетрәү шикелле куркынычлар килүдән курка иде.

         ***

Кабат уку вакыты җитте. Беренче сентябрь, бәйрәм, шатлыклы көннәр җиңел булмаган киләчәккә дәрт уятты. Аеруча да “тылсымчы” Диана өчен.

Эх, сентябрь иртәсе, көз!  Ул никадәр дулкынландыргыч һәм искиткеч иде. Җәй үзенең бәхетле көннәре белән күңелгә кереп калды. Димәк, ул бушка узмаган…

Менә барысы да беренче дәресне көтә. Сыйныфта тавыш, кемдер тыныч кына утыра, тик бүген һәркемнең дә сөйләр сүзе бар. Һәм менә кыңгырау тавышы…

Дулкынлану дулкынлану инде ул, ләкин укырга кирәк.

Беренче дәрес сизелмичә дә узып китте. Киләсесе, Диана фикеренчә, катлаулырак булса да, иң яхшысы. Әдәбият. Бүген аларның сыйныфы Н.В. Гоголь турында сөйләште, әңгәмә уздырды. Әлеге көн өчен бу тема җиңел булмады. Җәйнең тәмле “кәнфите” күп укчыларның авызында әле эреп бетмәгән, шуңа да бу укытучының эшен авырлаштыра иде. Укытучы апаның! Башкалар кебек ул кемнәрнеңдер апасы, я булмаса сеңлесе, әнисе, гадәттән тыш чибәр һәм үзенчә серле ханым иде.

Әгәр дә Дианадан яшәү гомерендә өч мәртәбә: “Яраткан укытучың кем?” —  дип сорасалар, ул һичшиксез әдәбият укытучысы икәнен әйтер иде. “Ни өчен?” — дисәләр, “Ул эчке дөньямны аңлый, минем хакта бик аз гына белсә дә, мине якны яклап чыга; кулларына китап тотса да, икмәк тоткан ана итеп яратам мин аны”, — дип җавап бирер иде.

Әдәбият дәресе кергән һәр көн кояшлы булды.

– Һәрвакыт шулай булса иде ул!

– Хәтта җәй көне дә мондый көннәр булмады бугай, — дип ризалаша калганнар.

Бу вакытта Диана мәктәптә, информатика бүлмәсендә иде. Их! Күңелле мизгелләр!

                            ***

Вакыт тиз уза торды, ә кайчагында озакка да сузыла иде. Һәр үткән секунд төрле хисләр уятты, ә бу исә табигатьтә чагылыш таба торды. Моңа ниндидер аңлатулар табылмады, һәм күп галимнәр төрле-төрле документлар, физика, башка төрле дәреслекләрне актардылар. Беркемнең дә бу гадәттән тыш күренешләргә ышанасы килмәде.

Телевизор һәм радиодан һава торышын әйтә тордылар, тик метереологлар ышандырган фаразлар туры да килми башлады, төрле “юрау”лардан соң, фәнни яктан дәлилләнгән китапларны энәсеннән җебенә кадәр укып чыккан кешеләрнең аптыраган йөзләрен дә еш күрсәттеләр.

“Таң, көн, кич…

Һәм һәрвакыт шулай,

Аңлый гына башлыйсың –

Һәм менә, “ябык ишек”.

Анда юл ябык,

Я артка китәсең, я булмаса көтәсең!”

Диана еш җырлый иде, аеруча да күңелен өметсезлек биләгәндә.

                                         ***

Бервакыт, ноябрь урталарында, Дианалар сыйныфында республика күләмендәге семинар узачагын хәбәр иттеләр. Аңа укытучылар гына түгел, барлык класс укучылары да ныклап әзерләнде.

Семинар буласы көннең алдагы кичендә Диана, шаян ут ялкыннарын күзәтеп, җылы мич янында утырды һәм анда нидер күрергә тели иде шикелле. Күзләрен кысып, Диана “уйнаклап торучы ут”ка якынрак килде һәм анда ап-ачык итеп ниндидер кеше йөзен күрде. Кинәт кенә ул, аптырап китеп, күзләрен ныграк ачты һәм ялкын арасында үзен чалымлады. Шулчак мич эчендә бу сурәт ялт итте дә юкка чыкты һәм гадәти ут ялкыннары гына калды, кинәт тагын яңа күренеш пәйда булды: машина, мәктәп, кешеләр, музей. Ә иң мөһиме: табигатьнең үз-үзен тотышы иде. Ул котырына, әйтерсең лә, нәрсәнедер куа, курка, саклана. Кыз өчен бу ниндидер кисәтү билгесе иде шикелле. Диана урыныннан торды, йокларга җыенды, тик аны барыннан бигрәк: “Моны мин күрергә тиеш идемме соң?”- дигән сорау борчыды.

Менә ул кабат мич янына килеп утырды һәм тирән итеп сулады да җырлый башлады:

“Эссе утның ялкыны,

Сорыйм мин синнән –

Әйтче син, зинһар,

Яңа могҗиза күрергә, тылсымны уятырга –

Моны мин күрергә тиешме?

Әйтче, син миңа, зинһар”.

Бер минут та үтмәгәнде, кыз дөрләп янган ут ялкыннары арасында: “Әйе, балам”, — дигән сүзләрне укый алды. Диана бернидән курыкмыйча, тирән ышаныч белән, тынычланып йокларга ятты…

– Уян! – дигән сүзләрне ишетте кыз.

– Әйе, шулай тизме?! – диде ул ярым йокылы килеш. Кинәт аның бүлмәсенә йөзе качкан әнисе йөгереп керде.

– Әллә тордың да инде? Тагын куркыныч төш күрдеңме? Бүген дә үз-үзең белән сөйләштең, — диде әнисе, ниндидер уйларга чумып.

– Әйе, әнием… –

Димәк…Аны әнисе түгел, ә тыштагы котырынган җил уяткан. Кыз торды,  киенде. Бу көннең катлаулы булачагын Диана белә иде.

Әйдә киттек, — диде, өйгә керә-керешкә үк Света.

– Әйе, хәзер… – диде, ашыга-ашыга киенүче кыз.

Урамга чыккач ук, алар тормыштагы гадәти булмаган хәлләр турында сөйләшә башладылар.

–Беләсеңме, Кореядагы ниндидер кибеттә янгын булган икән. Анда бер кыз янган. Шунысы гына гаҗәп, хастаханәгә алып баргач, ул үз йөзенә үзе су сипкән һәм, берни булмагандай, бите төзәлгән, ди.

– Ә чәчләре исән микән соң? – дип, тыныч кына сорап куйды Диана.

– Янгын вакытында ук исән булган. Бер бөртек чәченә дә ут капмаган, — диде куркыныч һәм сәер хәлләр турындагы яңалыкларны яратучы Света.

Юл буе ул бу хәлләр турында дәртләнеп, кычкырып-кычкырып сөйләде. “Мичтәге ут арасында кемнең йөзе булуын белдем хәзер”, — дип уйлады Диана.

– Ә ул кызның бите авыртты микән соң?

– Интервьюсында нидер кытыклаган төсле булды, күз алдында нәрсәдер яна кебек күренде, дип сөйләде.

…Мәктәпкә барып җиткәч, Диананы мәктәп музеена җибәрделәр. Ул анда күлмәк һәм алъяпкыч киде, яулык бәйләде. Хәзер кыз чын татар кызына ошап калды. Аннан соң сыйныфташын да киендерделәр. Бу киемнәрне кигәч, алар шулкадәр матур иделәр, гүя узган дәверләр әлеге кызлар кыяфәтендә чагылыш тапты.

Аларны махсус әзерләнгән урынга утырттылар, монда элек татар хатын-кызлары йоклаган, янәшәләрендә түшәмгә асылган бишек торган, ә анда бәби яткан, әниләр аларга җырлар көйләгән.

– Кунаклар кергәндә үк җырлый һәм бәйләм бәйли башларсыз, — дип кисәтеп чыгып китте музейдагы бәйрәм өчен җаваплы укытучы.

…Шулай итеп, көн ничек уңышлы башланган булса, шулай уңышлы тәмамланды да.  

                                                   ***

Көннәр узды. Икенче уку елы якынлашты.  Кызны күпләр аңламады. Аңа сәерсенеп карый иделәр. Шуңа гел борчылып йөрде ул. Ничек булмасын, алда аны яңа уку елы көтә.

Бәйрәм, бәхет, елмаю-көлүләр. Кәефе һәм күңеле төшенке кыз боларның барысыннан да мәхрүм иде. Гүя аның бөтен дуслары да аңа каршы, Диананы беркем күрми, беркем ишетми һәм беркем аңламый. “Дуслар булып йөриләр, җитмәсә”, — диде ул, пышылдап.

Ә бер көнне, башкалар бию кабатлаганда, кыз үз-үзен кулда тота алмас дәрәҗәгә килде, ләкин түзде.

Ул кар бөртеге кисеп утыручы дус кызы янына, үз урынына килеп утырды, шул арада алар янына биюне кабатлап бетергән икенче иптәш кызы килде:

– Тор әле, арыдым! – диде.

– Ә мин кая барыйм?.. – диде Диана түзеп кенә.

– Анысы минем кайгы түгел, — дип җавап кайтарды иптәш кызы.

Шулвакытта мескен кызыкайның чыдамлыгы бетте. Эчтә нәрсәдер өзелгәндәй булды һәм нидер канаган кебек тоелды. Бу аның йөрәге иде. Кыз торды да ишеккә таба китте. Аны сыйныф җитәкчесе инструкциягә кул кую өчен туктатты. Ул кызның кинәт кенә төн кебек кап-кара булган чәчләрен һәм куркыныч күзләрен күргәч, аптырап китте. Бу хәлгә ул бер сүз дә әйтә алмады. Бөтен класс тынып калды, арадан кемнәрдер Дианага кереп урнашкан шайтанны куып чыгарырга кирәк, дип уйлады. Тик берсе дә нинди дә булса адым ясаудан курыкты. Ә Диана аларга бер хиссез, бушлыкка карагандай, вакыт-вакыт елмаеп карады. Шулчак көлеп җибәреп:

– Акылсызлар, — диде ул һәм якындагы тәрәзәгә карады; чынлыкта, үз аңында булса, мәңге эшләмәслек хәлне ясады кыз. Диана күзләрен йомды да җырлап җибәрде:

“Еракта, бик еракта – караңгылык, серлелек,

Вакыты белән яктырып та киткәли.

Җир өстенә ул чыкканда,

Кояш караңгыланып китә…

Тирә-якта һәрнәрсә

Башка төрле төс ала,

Бөтен тереклек сүнгәндә,

Җил җаны исән кала.”

Аның, җырлаганда, тавышы үзгәрде. Моңлылыкның чигенә чыкты һәм ишек янындагы кара көчләргә каршы тора алмас булды. Сыйныфташлары кызның җырында берни аңламыйча, әлеге көтелмәгән хәлләргә таң калып утырдылар. Класс җитәкчеләре дә ни булганын төшенмәде һәм гомерендә бер дә ишетмәгән, бәлки ишетмәячәк тә җырны исе китеп тыңлады.

Кинәт Диананың ике як битендә дә ай “балкыды”, алар икесе бергә тәрәзәгә карады, тышта акрын гына авыр итеп тирбәлүче ботакларны күреп, шулар ягына борылды. Кинәт кара көч тәрәзәләрне ачып ташлады, калтыранган, курыккан җилне  бүлмәгә кертте, барыннан да бигрәк, бу вакытта Диана әлеге хәлләрдән качарга тели иде. Тик булдыра гына алмады. Кыз йөрәгендәге явызлык көчләре һәм тамырлары ныгыды, аны үзенеке иттеләр. Кинәт җил кара көчләргә буйсынды да давыл кубарды һәм бу буранда кар бөртекләре бии башлады. Бүлмәдәге әлеге буран барысының да күзләрен куллары белән капларга мәҗбүр итте, шуннан кинәт кенә бар да тынычланып калды. Курыккан укучылар директор бүлмәсенә йөгерде.

– Ни булды? Әллә шайтан күрдегезме? – диде директор, акылдан “шаша язган” укчыларны күреп.

– Анда Диана, тәрәзәләрне ачты да, юкка чыкты, — диде арадан берсе, тотлыгып һәм ашыгып сөйли-сөйли, булган вакыйгаларны аңлатырга теләгәндәй.

– Эшегез бетте мени?! – дип кычкырып җибәрде гадәттәгечә кулына китап тоткан әдәбият уытучысы.

– Сыйныф җитәкчесеннән сорагыз, әгәр дә ышанмыйсыз икән, — дип җавап кайтарды укучылар.

Бу дәһшәтле көннән соң, һәркемнең тормышы күзгә күренеп яхшырды. Табигать һәм һава торышы тынычланды. Бары тик Диананың әнисе өчен бу гадәти хәл түгел иде. Ана йөрәгендәге гадилек һәм изгелек, кызы кебек үк, юк булды. Аның тормышында бушлык, саташу хөкем сөрде. Кызны эзләделәр, ләкин яңа уйлап табулар тылсым алдында көчсез иде.

Ә бер көнне төшенкелеккә чумган ана бакчага чыкты. Ул яхшы хәтерли: бу – аның югалган кызының яраткан урыны.

“Бу бакча!

Безгә якын булган бу бакча!

Төсле күккә карачы,

Анда мине күрерсең.

Мин синең белән!

Тик шуны гына бел син!

Яңгыр күз яшем булмаса да,

Мин – яфраклар дулкыны,

Мин чык астындагы үләндер,

Баш очындагы җилләрдер,

Якты кояш нурыдыр,

Ярты төннең аедыр!” –

дигән җырны ишетеп, ана үз-үзен чак кына тыеп калды. Ул газиз кызының тавышның таныды һәм шатлыгыннан күз яшьләре ага башлады, йөзендә елмаю балкыды. Шулвакыт ананың күз алдында Диананың сыны барлыкка килде. Һәм ул исән-сау иде… Ана кызын өйгә алып керде, элеккечә итеп, бергәләп, чәй эчтеләр. Шуннан соң Диана йоклап китте.

Иртә таңнан ук әтисе килеп җитте. Ул кызы югалганга бик борчылган икән. Ләкин, килеп, әнисен юатырга гына кыюлыгы “җитмәгән”.

Әтисенең килүеннән канәгать булмаган кызның йөрәгендә явызлык һәм авырту белән бергә күралмау да барлыкка килде.

– Кызым, — диде ата.

– Юк! Мин сиңа беркем түгел. Кызганыч, сине өметләнеп көткәндәге күз яшьләрен кулга алып күрсәтеп булмый шул! Син әнигә күпме авырлык китердең. Бу кичерелми. Ана – ул тормышның башы һәм ярдәмчесе, алар Аллага тиң!

Шулвакыт аның күзләре кызыл ай булып яна башлады, ул әтисенә төбәлде. Кинәт ата тирәли энәләр үсеп чыга башлады. Алар аны урап алды һәм агуларын чыгара башлады.

– Җитте! – дип, кычкырып җибәрде курыккан ана, Диананың кулларын аска төшерергә теләп.

Кинәт өйгә әдәбият укытучысы килеп керде:

– Тукта! Мондый авыртулардан башка да, аңа киләчәктә яшәү бик авыр булачак! Акылыңа кил!

Ул төсе качкан мескен ананың күзләренә карады да, алар, икәүләп, Диананы кочакларына алдылар. Җылы, назлы кочакка!

Бары шундый якты хисләр генә без яши торган дөньялыкта иң көчлесе! Бу гомер-гомергә шулай булган һәм шулай булачак та шул!

                                          

 

Хабирова Регина Асгатовна
Страна: Россия