Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җылы якка кем оча?

Көннәрдән беркөнне көзге урман мәктәбендә Саескан хәбәр тараткан:

“Сез беләсезме? Калын урманнар, зәңгәр диңгезләр артында кошлар бик тә рәхәттә яшиләр икән. Бездә кышкы салкыннан өшегән вакытта, анда бик җылы икән. Без барыбыз да быел кышка шунда очып китик,”-дип тә өстәгән.

Бу сүзләрне сабыр гына тыңлап утырган карт Ябалак сүз башлаган:

“Мин бу турыда беләм.Тик ул җир бик ерак, юллар авыр. Анда иң эшчән, иң түземлеләр генә бара алачак”,- дигән. Һәм кайсы кошның иң эшчән, иң түземле, иң гүзәл икәнен белер өчен ярыштырырга уйлаган. Бәйгедә җиңгәннәр генә анда китәчәкләрен әйткән.

Ярышта сандугач, сыерчык, тургай, карлыгач, карга, саескан һәм чәүкә катнашырга булганнар.

Беренче ярыш “Иң матур җырлаучы” дип аталган. Бу конкурста сандугачка тиңнәр булмаган. Тургайлар да калышмаганнар- болытлардан да югары менеп, бар дөньяны нурга күмгәннәр.

Икенче ярыш “Иң яхшы оя” конкурсы булган. Көн буе авызы белән балчык ташып, өй кыегына корган карлыгач оясына барчасы сокланганнар. Иң биек өянкедә ботаклардан оя ясап, карга да бар гаиләсен сыйдырган. Чәүкә исә җиңел генә котылмакчы булган. Төзисе дә юк, җылы да булыр дип морҗага кереп утырган. Конкурстан үтмәгән.

Өченче конкурс “Иң эшчән” дип аталган. Көн буена ничә мең бөҗәк алып кайтуына карап, сыерчыкны җиңүче дип тапканнар. Зур кошларның да хәле җитәр дип уйлап, Ябалак торна, үрдәк, казларга да очарга киңәш биргән.

Саесканның бу бәйгедә катнашырга бөтенләй дә вакыты булмаган. Ул көн буе анда- монда йөреп, төрле хәбәрләр, гайбәтләр сөйләп йөргән.

Бәйгенең нәтиҗәсе белән Саескан бер дә килешмәгән. Әле һаман да өйдән- өйгә йөреп, булган хәлләрне сөйләп йөри икән.

Сайбулатова Асия Рамилевна
Страна: Россия
Город: Елабуга