XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Язмыштан узмыш юк

 

Язмыштан узмыш юк.                                                          Хикәя.

 —   Бүген нинди матур көн”, -дип йокыдан уянды Фирүзә.

 Әнисе килеп:

— Кызым, үскәнем, акыллым минем, тор инде, бакчага да барыр вакыт җитеп килә.

Фирүзә йокысы инде туйса да, әнисенең иркәләгәнен, назлаганын көтеп,  бераз урыныннан тормый ятты.

         Соңлап кына тапты шул әнисе аны. Бик озак көтеп алынган бала булганлыктан, назлырак, иркәрәк булып үсеп килә ул.

-Акыллым минем, бүген бездә зур шатлык, бәйрәм: Мырауҗаныбыз безгә берсеннән –берсе матур песи балалары алып кайтты. Берсе, кар кебек, ап-ак, ә икенчесе көл төсендә. Икесе дә синең кебек бик иркә булырга охшаганнар. Тик аларга әлегә тияргә ярамый. Кулың белән кагылсаң да, әниләре балаларыннан читләшә, дип ишеткәнем бар.

         Фирүзә наз-иркәләнүләрен онытып, сикереп торып утырды:

-Әни, әнием минем, кайда алар, күрсәт, зинһар, мин тимим,  читтән генә күзәтәм, әнисенә дә комачауламам.

— Ярар, ярар, җимешем минем, әйдә тор, киен, аягыңа ки, киттек минем белән. Әнә тегендә мич артында алар. Ана-ана инде, газиз шул бала дигәнең: бер дә салкында тапмаган үзләрен, җылыда тапкан.

         Фирүзә йөгереп кенә мич артына керде, Мырауҗанны күреп алды. Әнисенә биргән сүзен онытмады кызчык, читтән генә күзәтте. Ә Мырауҗанның нәниләре куенына кереп беткәннәр, сыенганнар, йон арасыннан хәтта күренмиләр дә.  Бик озак сокланып карап торды ул аларга. Әнисе балалар бакчасына вакыт икәнен искәртмәсә, әле тагын, тагын күзәтер иде дә бит. Юк шул, аның да үз эше. Әле бүген өлкәннәр көненә концертка да әзерләнә башлыйбыз дигән иде тәрбияче апалары. Фирүзә җырларга-биергә бик ярата. Аңа бик авыр булса да, песи балаларыннан аерылырга туры килде. Ашап-эчкәннән соң, әнисе аны бакчага илтеп куйды.

         Шулай көн артыннан көн, атналар үтеп китте. Мырауҗан иркәләп назлап, балаларын үстерде, имезде. Аларның инде күзләре дә ачылды, куыша, йөгерешә, сикерешә, уйный башладылар. Ә Фирүзә аларны күзәтте, кулга ияләштерә башлады, әниләре белән бергә назлады, иркәләде, әниләре ауга киткән вакытта аларга җылы сөт эчерде. Ул аларны икесенә дә исемнәр дә кушты. Агы-Йомшаккай булса, көл төслесе- муены аксыл булгач, Акмуен булды. Агы бигрәк тә матур иде аның: ап-ак, матур йонлы, озын койрыклы, зәңгәр күзле. Фирүзәнең аны гел кулында гына йөртәсе килеп тора иде. Ә Акмуен нигәдер  бераз кыргыйрак. Шулай булса да, кызчык икесен дә тигез күрергә тырышты.  Әнисе белән бергә кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттылар, үзе теләгән җирдә урын әзерләде. 

 Тик  беркөнне ауга чыгып киткән җиреннән Мырауҗан кайтмады, ул бөтенләй юкка чыкты. Песи балалары, әниләренең җылы куенын эзләп, төн буе еладылар. Фирүзәнең дә төн йокылары качты, ул песи балаларын кызганып үзе дә елады. Берничә көннән Мырауҗанның  үле гәүдәсен юл кырыннан табып алдылар. Аны бөтен гаиләләре белән кадерләп җирләделәр. Бик елады кызчык. Әти-әнисе, Мырауҗанны, аның балаларын  бик кызгансалар да, Фирүзәгә сиздерергә тырышмадылар, бары аны тынычландырдылар гына. Инде кызчык тынычланды дигәндә генә, Акмуен чирләп китте. Фирүзә әтисе белән Акмуенны  биш көн рәттән хайваннар табибына, уколлар ясарга алып йөрде. Ләкин  Акмуен терелмәде. Әнисеннән аерылуны бик авыр кичергәндер, күрәсең. Бары Йомшаккай гына калды. Фирүзә аны  бар җылысын биреп тәрбияләргә тырышты. Тик песи баласы һаман әнисен эзләде. Фирүзә, аптырагач, аңарга үзенең иң кадерле уенчык куянын да биреп карады. Йомшаккай куянга да игътибар бирмәде.Фирүзә Йомшаккайның әнисен алыштырырга теләде, ләкин булдыра алмады. Шулай да тәрбияләвен дәвам итте.

         Беркөнне Фирүзәнең әти-әниләре, кирәк-яракка дип, шәһәргә барырга булдылар. Барышлый, алар Фирүзәне балалар бакчасына кертеп, күп итеп күчтәнәч-уенчыклар алып кайтырга сүз биреп, кочаклашып, үбешеп аерылыштылар.

         Әнисе Зифа,  машинага чыгып утыргач та, ире –Зөфәргә:

-Әллә нишләп, күңелем тартмый. Бүген төнлә эт тә бик нык улады, Йомшаккай да  төне буе шыңшыды. Юлыбыз бер дә уңар кебек түгел миңа. Кире борылыйк булмаса,-диде.

— Юк, инде, матурым, бер ниятләгәч, барып кайтыйк. Минем иртәгә вакытым булмас, Фирүзәгә дә уенчыклар вәгъдә иттек. Бала бит, көтеп торыр. Озак тормабыз. Әйдә, киттек.

Зифа Зөфәргә каршылык күрсәтмәде, ул иренә һәрчак таянды, ышанды, аның сүзеннән бер дә чыкмады.

         Йөрәге сизенгән икән Зифаның. Алар кайтканда юл һаләкатенә очрадылар. Табиблар бар көчләрен куеп тырышсалар да, аларны алып кала алмадылар. Икесе бер тиң дөнья куйдылар. Аларны соңгы юлга озатуны Зифаның апасы Айсылу үз өстенә алды. Тиз арада ул Фирүзәне иптәш кызларына кунакка озатты. Әти-әнисенең вафаты турында әйтергә курыкты. Соңгы юлга озатып, өчләрен, җиделәрен уздыргач, ул кызчыкны туган йортына алып кайтты. Кызчыкны юатыр өчен, матур-матур сүзләр, мең дә бер сәбәп эзләде. Ниһаять, әти-әниләре чит илгә чыгып киттеләр, эштән җибәргәннәр дип ялганлады, ә чын дөресен үсә төшкәч әйтермен дип уйлады.

          Айсылуның гаиләсе дә, балалары да юк иде. Бердәнбер юанычы да, таянычы да, сердәшчесе дә шушы гаилә булды. Ул, йортына олы йозак салып, Фирүзә янына күчеп килде. Аңа бөтен йөрәк җылысын бирергә тырышты: иркәләде, сөйде, назлады, ашатты, эчертте, балалар бакчасына йөртте. Фирүзә барыбер әти-әнисен сагынды, юксынды, аларны  искә төшермәгән көне дә булмады. Аңа әнисенең ягымлы куллары, җылы сүзләре, әтисенең назы җитмәде. Кыз көннән-көн киреләнде, апасы күпме генә ягымлы, түзем булырга тырышса да, ул аны тыңламады. Ахыр чиктә, апасы аңа әти-әнисенең вафат булганнарын сөйләргә мәҗбүр булды. Аларның инде мәңгегә-мәңгегә ахирәткә күчүләрен, бары тик югарыдан гына күзәтүләрен, шуңа күрә акыллы, түзем, тырыш булырга кирәклеген аңлатты. Үзе дә, кызчыкны күкрәгенә кысып, бик озак елады. Апасы әти-әнисен алыштыра алмаса да, Фирүзә, аларның инде бүтән кайтмасын аңлап, Йомшаккаен кочаклап, юанды.

-Йомшаккаем минем, акыллым минем, без икебез бер тиң, безгә түзәргә, Айсылу апаны тыңлап яшәргә генә кала инде,- диде.

         Фирүзә дә инде үсә төште, 1-сыйныфка укырга керде. Йомшаккайны һаман да шулай тәрбияләде. Хәзер Йомшаккай бик тә уйнарга ярата. Иртән, беренче булып,  Фирүзә апасын йокыдан уята. Киткәнче, ул гел «мыр-мыр» килеп аяк астында бөтерелә. Утырса, тезләренә сикереп менә. Уйный башлагач, кайбер вакытларда онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән Фирүзә аны бик сагынып кайта. Аңа ашарга, эчәргә бирә. Йомшаккай балыкны бигрәк тә ярата. Балык яки балык консервасы белән берәр нәрсә бирсәң, ул мыраулый-мыраулый, бик тәмләп ашый.

Йомшаккай бик шаян, бик уйнарга  да яратучан песи булды. Ул, ашаганнан соң, бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе, бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный Фирүзә дә арып бетә.

Ул Йомшаккаен бик ярата. Матур песи булганы өчен дә, акыллы песи булганы өчен дә ярата. Үзен яратканы өчен дә ярата. Ә иң мөһиме: үзе кебек ятимә булганы өчен дә ярата ул аны.  Алар икесе дә- бер язмыш ияләре. Ә язмышлардан узмыш юк икән шул…

Гиззатуллин Ильназ Рафилович