XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Язмышның соңгы бүләге

Яңгыр. Суык. Сөякләрне авырттыра торган салкын яңгыр. Тәнне дә, җанны да өшетә торган салкын. Кайвакыт җил яңгыр белән уйнаклый, ләкин аңа гына күңелле. Җил юка тәрәзәләрне дерелдәтеп куя, яңгыр тагын да ныграк яварга тотына. Кызык аларга, Сәлимә генә “шатлык” сүзенең мәгънәсен күптән оныткан. Күзләрен ачкан саен – яңгыр. Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: “Менә ул үлем, килеп җитте…», — дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык.

Яшәүнең мәгънәсе күптән җуелган инде, ләкин үлеп кенә булмый, Газраил нәрсәнедер көтә, күрәсең. Моны Сәлимә карчык аңларга тырыша иде. “Юкка гына бу көннәр бирелмәгәндер инде,” — дип уйлап куя ул. “Ләкин нәрсә тотып тора икән, ни өчен мин һаман монда”, — дигән уйлар аңа тынычлык бирми. Бердәнбер белгән догасы – “Әл-Ихлас” сүрәсе иң авыр көннәрен әз генә җиңеләйтә.

Сәлимәнең яшәгән җире – бер бүлмәле фатир. Уты күптән юк инде. Сибгать бу фанилыктан мәңгелеккә күчте: бу ачы, караңгы һәм салкын дөньяда Сәлимәнең берүзен калдырып китте. Бөтен нәрсә шул килеш калды,инде алары да ватылып кына бара. Агач өстәл, кыйгаеп киткән аяклары белән ике урындык, газ плитәсе (аңа Сәлимәнең шулай ук тотынганы юк, бары тик су гына кайната иде) – болар кухняда. Ә бердәнбер бүлмәсендә — Сибгать белән бергә берничә ел элек, әле дөнья кояшлы булган көннәрендә алынган диван тора, аның алдында китаплар белән тулган агач стеллаж…. Ул китапларны алар бергә рәхәтләнеп укыйлар иде… Әйе, барысы да Сибгать белән бәйләнгән, башкача була да алмый: алар бит студент чакларыннан ук бергә, бернигә карамыйча, алар гел бергә иделәр. Хәтта балалары булмау хәсрәте дә аларны аера алмады. Хәзер дә бергә, моны Сәлимә күңелендә калган җанга якын җылылыгы белән сизә иде, бу җылыны да Ул бирә сыман. Ул монда, якында, кулны сузсаң, алып китәр сыман, әмма… нидер тота, җибәрми әле.

Акчасы да юк диярлек. Яртысы бу буш фатир өчен китә, ә калганы ашау мәсьәләсенә. Үзе пешеренә алмый инде Сәлимә. Якындагы пекарнядан 15 тиенгә ипи, 45 тиенгә сөт ала. Әз генә дә булса рәхәт вакытларын искә төшерер өчен, сырганаклы чәй ясап куйгалый иде, ләкин аның өчен ераграк барырга туры килә шул. Аякларының егәре көннән-көн бетеп бара, кулларының да җылысы күптән юк инде.

Яз! Елның бу чоры — Сәлимә карчыкка иң кадерле, истәлекле вакыт. Алар Сибгать белән яз көне өйләнештеләр, кайчандыр нәкъ яз көне бу фатирга күченделәр, кайчандыр Умырзая исемле песиләре дә бар иде бит, ул да яз көне алар белән яши башлады. Яз гына һәр ел Сәлимәгә өмет бирә. Бу язда да аның күңеле нәрсәгәдер өмет итә иде. Үзе дә белми, ләкин ниндидер ялкын кабынып китте бу язда.

…Бүген яңгыр кабат коеп яуды. Бөтен дөньяны юды. “Менә кем көчле!” — дип әйтә сыман. Фатир тәрәзәләре шыбырдап яуган яңгырдан зеңгелдәп торды, Сәлимә моңа игътибар итмәде. “Үлем шулай киләдер,” — дип кенә уйлады. Хәле дә начараеп китте: ул берничә көн ашамады, ашказаны ризык сорамый иде.

Кичкә таба яңгыр тынычланды. Карчык күзләрен ачкач, башка беренче килгән уй – җылы ипи ашау. Пекарня инде ябык, иртәне көтәргә кирәк. Яңа көн тууын көчкә көтеп җиткергән Сәлимә, авыр аякларын өстерәп, кибеткә ашыкты. Ул кергәндә, кырыйдагы өстәлдә чибәр генә хатын-кыз китап укып утыра иде. Витринада үзе ала торган ипине тапмады карчык.

— Унбиш тиенлек ипи әллә юкмы бүген? – дип сорады сатучыдан.

— Бу атнада андыйны пешермиләр, апа. Башкаларын карагыз, кырыкка булганы тагын да тәмлерәк, – дип җавап бирде сатучы.

— Анысына акчам җитмәс шул, матурым, ярый, соңрак керермен әле тагын…

Китап укып утырган ханым барысын да ишетеп торган иде, аның күңелендә әбигә карата кызгану, шушы бөрешеп беткән карчыкка ярдәм итәсе килү хисләре уянды. Аның калтыранган тавышын ишетү бик авыр иде. “Хәзерге заманда болай да була икән. Юк, әбине буш кул белән чыгарып җибәрү ярамас,” — дип уйлап куйды да, урыныннан торып, карчык янына килде.

— Апа, ни телисез, шуны алыгыз, мин түләрмен, — диде хатын.

— Ии, юк, рәхмәт, кызым. Мин үзем соңрак килермен әле, — дип баш тартты Сәлимә.

— Мин чынлап, апа. Сезгә бүләк итеп алам, — дәвам итте хатын.

-Ярый, ләкин үзеңә ошаганнарын ал, минем күптән ипидән башка әйбер алганым юк, кызым, — диде карчык.

Хатын-кыз бу сүзләргә шаккатуын күрсәтмәде, ләкин аның күңеленә тагын да авыррак булып китте. Ул пакет тутырып төрле тәм-томнар алды, карчык утырып торды.

— Барысы да сезгә, апа. Туйганчы ашагыз! – дип, карчык янына килде.

— Ничек инде барысы да?.. Син нәрсә, кызым, бер кисәк ипи — миңа зур туклык!

— Баш тартмагыз,апа, — дип елмайды хатыным, — алыгыз, миннән сезгә хәер булсын!

Сәлимәгә бик уңайсыз иде, ләкин бүтән каршы килмәде, алды. Рәхмәт хисләре белән бар күңеле тулды: күпме генә кабатласа да, һаман җитми сыман.

Икенче көнне кинәт кемдер ишеккә шакыды. Кем булыр бу? Сәлимә аптырап ишекне ачса, кичәге ханым басып тора. “Хәерле көн! Кичә сезнең хәлегезне күргәч, кабат ярдәм итәсем килде. Каршы булмасагыз, өегезне җыештырып, ашарга пешереп китәрмен,” – диде ул. Сәлимә карчык ни әйтәргә дә белмәде. Ул гаҗәпләнүдән сүзсез калган иде. Зөлфия (ханым үзе белән шулай дип таныштырды) бер сәгать эчендә бөтен җирне юып чыкты, хуш ис бөркеп торган токмачлы аш та пешереп куйды. Бу көтелмәгән яхшылыклар өчен карчык чиксез рәхмәтле иде, ләкин Зөлфияне нәрсә белән бәхилләтергә дә белмәде. Бернәсәсе дә юк иде дә.

— Гафу ит, кызым, бирер акчам да, әйберем дә юк, — дип кенә әйтә алды.

— Юк, сез нәрсә! Миңа берни дә кирәкми, сезнең елмайган бәхетле йөзегез, укыган догаларыгыз — миңа бүләк, — диеп хушлашты ханым.

Шулай итеп Зөлфия Сәлимә карчык янына бик еш килә башлады. Яңгырлы көннәр күптән онытылды. Күзләрдә күптән сүнгән шатлык очкыннары күренде, кулларга да җылылык керде…

Әмма кайберәүләр үз баласыннан күрмәгән тәрбияне Зөлфиядән тапкан карчыкның хәле бик үк яхшы түгел иде. Акрын гына ишегалдына чыга алса да, Сәлимәгә һавалар да үзгәргән, элеккеге җәйге хуш исләр дә юк кебек. Яңгырлар юып бетергәнме?.. Аңа инде берни дә кирәкми, ул ялгыз булуына карамастан шат иде. Бик тыныч һәм шат иде.

Кечкенә адымнар белән көз килә башлады. Көзне Сәлимә карчыкның бүтән күрәсе килми иде. Көз аның сөйгән ярын алып китте, Умырзая да көз көне өйдән чыгып китеп югалды. Көз аны ялгыз итте. Күңелгә суык тудырды. Язгы җылылыктан соң ул көзне күрергә бүтән теләми иде. Җиткән.

Шулай беркөнне тыныч кына җылы яңгыр яуды. Яңгыр булса да, Сәлимә әбинең соңгы гөннәрдәге даими һәм бердәнбер кунагы килде. Карчык ятып тора иде. Ул бүген элеккегә караганда тынычрак иде. Ашарга да теләмәде. Күзен авырлык белән генә ачты.

— Бар күңелемнән мин рәхмәтле сиңа, кызым. Син миңа зур шатлык китердең, кояшлы көннәремне кайтардың. Бәхетле бул, балам, бар гомереңне шатлыкта үткәр. Бу минем соңгы теләгем булыр, — дип тәмамлады сүзләрен Сәлимә.

— Миңа сезнең янда рәхәт кенә. Әбиләремне искә алдым. Сезнең аша аларның җылылыгын кабат сиздем, — дип дәште ханым.

Сәлимә карчык бу сүзләрне ишеткәч, күңеле әйтеп бетерермәслек рәхәтлек тойды. Аның күңелен ниндидер йомшак, назлы җиргә алып киттеләр сыман. Йөрәге тынычланып калды, сулышы да әкренәя башлады, Менә аның алдында кунагы түгел, газиз ире Сибгать басып тора. Ул аңа кулын суза. Хәзер инде Сәлимә аның кулын сизде, аңа тартыла алды. Шатлыгы чиксез. Күңеле дә тыныч. Алар, ниһаять, кабат бергә. Хәзер берни дә аларны аермас. Беркайчан да.

Фархетдинова Диана
Страна: Россия
Город: Альметьевск