XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Язмышлар

     Казанда яшәүче бу гаилә бик бай, гаилә әгъзалары барысы да исән – сау; өстәлләрендә һәрвакыт тулып торган тәмледән-тәмле ризык, өсләренә кияргә затлыдан-затлы киемнәре, йорт эче тулы җиһазы да күп булган. Бар да бар, тулы бәхет өчен дөньяның куанычы — балалары гына булмый. Шулай итеп, алар киңәшә торгач,  тормышларын тулы итәр өчен,   яшәү яме, мәгънәсе булсын дип,  балалар йортыннан ике кечкенә, матур гына кызларны тәрбиягә алалар.
     Бу бай гаиләнең башлыгы Илһам исемле  абый була. Ул бик тә кырыс, аңа эшләсәң-эшләмәсәң дә, нидер аңа ошаса-ошамаса да тавыш күтәрергә, ачуланырга гына тора. Аның хатыны Бания исемле. Ул бик сабыр һәм бар нәрсәдә дә  яхшылык кына күрә. Эчкерсез, итагатьле, нечкә күңелле була. Ир-хатын арасында аңлашылмаучанлыклар,  әйткәләшүләр булуга карамастан, алар һаман да бергә,  чөнки алар бик тә бер — берсен яраталар иде, шунлыктан бер-берсен гафу итә иделәр. Тәрбиягә алган кызлары: Алия һәм Мәдинә дә үсеп киләләр.
Ямьле һәм матур көннәрнең берсендә:
— Минем түбәтәем кайда? Күршеләргә ашка соңга калам бит инде, — ди, ачуланып, әтиләре.
—  Мин белмим. Кайда куйсаң, шунда булыр, — дип җавап бирә Алия, кырысланып.
Бу сүзләр әтинең ачуын тагын да кабарта:

Нәрсә утырасың, эшең беттемени? Бетсә, хәзер табармын. Ичмасам,  берәр тапкыр булса да әниеңә булышсаң иде син.
Алия үпкәләгән кыяфәт чыгарып:

Юк, рәхмәт, аңа булышырга теләгем юк иде әле, ә нәрсә?  Мәдинә дә бит әнә җәелеп яткан. Ник аңа  әйтмисең, — ди дорфа гына.

Мәдинә әле кечкенәрәк, ә сиңа инде 16 яшь. Бар кит, ачуымны китермә, идәннәр дә юылмаган, кара әле нинди пычрак, — диде әтисе.
Алия ачуы килеп:

 Ул минем әни түгел, минем әнием хәзер инде юк.
Әтисе тынычлыкны сакларга тырышып:

Алай димә, тормышта да, документта да без синен әтиең һәм әниең.
Алиянең ачуы килеп, бүселеп чыгып киткәндә, Мәдинәсе тел күрсәтеп кала. Бу инде аны бөтенләй чыгырыннан чыгара.
Бу хәлгә гаҗәпләнеп, кычкырышкан тавышлар ишетеп әнисе Бания керә һәм керә-керешкә:

Ник кычкырышасыз? Тагын нәрсә булды инде? Алиямени тагын?

Әйе, сез минем әти белән әни түгел ди, нишләтергә бу баланы?

Әйтмә дә, ичмасам, берәр тапкыр гына булса да кешечә эндәшеп, чак кына булса да  булышса иде, — ди әнисе, уфтанып. 

Бүлмәгә Алия кермәкче була, ләкин аларның нәрсә турында сөйлшкәннәрен тыңлар өчен бүлмәгә керми тора.

—  Без бу балалар өчен җан атып, тырышып-тырмашып эшлибез, яшибез. Кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез. Ә ул бигрәк рәхимсез. Аның башына берәр кайчан барып житәр микән?
—    Әйе, чыннан да, — дип җөпләде Бания иренең сүзен. 
     Ишек катында торган Алиянең ачуы килә. Бу вакытта ул нишләргә белми баскан җирендә катып калды. Ул үзен бу мизгелдә ятим калган, беркемгә дә кирәкмәс җан иясе итеп тойды. 
Илһам тиз генә урыныннан кузгалып:

—  Менә инде сезнең белән монда сүз көрәштереп, соңга калам, башланырга 4 минут вакыт калды. Тә-ә-әк, кая минем түбәтәем?
Әтисенең түбәтәй эзләгәнен күреп, Мәдинә йөгереп чыкты:

—  Мин беләм, мин беләм! Ул синең … .
Әтисе:

—  Әйт, әйдә, тизрәк, соңга калам бит инде.
Әнисе дә сүзгә кушылды:

—  Әтиеңнең ачуын китермә, бар бүлмәңә кер.
Илһам:

— Тукта әле, тукта, башта әйтсен, яңадан кереп китсә дә була.
Мәдинә:

—  Әтием, син мине ачуланма инде, кичә мин аның белән әзрәк уйнаган идем дә ишегалдында калдырдым, ә  төнлә яңгыр бик нык  яуды. Һәм синең түбәтәең иртәнгә лычма су булды.
Илһам:

 — Сиңа инде ничә яшь? Мин сине болай баш киеме белән уйнап утырасыңдыр димәгән идем.  О-ой, соңга калдым, Бания бир инде түбәтәйнең теге яшелен булса да алып чык.
Бания йөгереп кенә түбәтәйне китереп бирде.

— Мә, ки, әле барысы да жыелып та бетмәгәндер, -диде ирен тынычландырырга теләп.
Әти ашка кереп китте, әни һәм без үз эшебез белән мәшгуль булдык. Шулай итеп, бу көн тәмамланды.
     Икенче көнне иртән иртүк безгә күрше малае йөгереп килеп  керде. Аның  исеме Ринат, аңа инде  17 яшь, 11 яшендә әнисез ятим калган иде, соңгы елларда әтисе белән генә яшәде. Ул үзе нәрсәдер сөйләмәкче була, сүзен әйтә алмый, үзе ярсып-ярсып елый. Беребез дә бернәрсә дә аңламадык, тынсыз торабыз, нишләргә белмибез. Су эчте, тынычланды. Яңадан барысын да җентекләп сөйләп бирде:
— Минем әтием… Мин әтисез калдым…
     Ул вакытта без нәрсә уйларга да, нәрсә әйтергә дә  белмәдек. Инде бераздан гына аңыбызга килеп, Ринатның әтисен иртәгә җирлисе барын, кемнәргәдер хәбәр итәргә кирәклеген, өчесен үткәрүдә дә бу балага ярдәм итәргә кирәклеген уйлый башладык…
Икенче көнне  әтисен җирләүдә ярдәм итеп, ашларын да үткәрештек, Ринатны гына ничек кайгыдан араларга, юатырга белмәдек.
     Айлар, еллар үтте, инде бу авыр вакыйгалар бераз онытыла башласа да, Ринатның йөрәгендә дә, Алия һәм Мәдинә күңелендә дә авыр  тирән эз салдылар.
      Ә беркөнне әтиләре Илһам:

— Бания, бәгърем, безнең күптәннән Нәсимә апага барганыбыз юк, әллә барып хәлен белеп кайтабызмы?
     Бания да бу фикерне җөпләп:

—  Әйе, чыннан да, болай  боегып кына булмый, әйдә әле изге җомга көнендә кунакка барсак та ярый, — диде.
      Бу сөенечле хәбәр  белән ике кызны да куандырдылар. Кызлар бик шатландылар, берникадәр вакыт үтүгә  күрше кызлары да аларның Яшел Үзәнгә барасыларын белделәр.
     Менә бу көн килеп тә житте, шатлана-шатлана бу гаилә юлга чыга. Әйбәт кенә барып җитәләр. Нәсимә  апа якты йөз белән каршы ала, бераз сөйләшеп алгач, Алия белән Мәдинәнең бик тә бу шәһәрне карыйсылары килә. Әти-әниләренә дә бу теләкләрен җиткерәләр һәм  музей — йортка барырга тәкъдим ясыйлар. Музейга баралар, һәрнәрсәне игътибар белән, дикъкат белән күзәтәләр. Музейдан соң шәһәр урамнарын күзәтәләр, кибетләргә керәләр. Нәсимә апа йорты янына кайтып җиткәч, кызлар тагын бераз һава сулыйбыз дип калалар. Әти-әни инде арыганлыктан, йорт эченә кереп китәләр.

      Кич җитә. Инде байтак вакыт үтә, ә кызлар юк та юк. Илһам абый белән Бания апа телефон шылтыравын яисә кызларның көлешә-көлешә, шаулаша-шаулаша кайтып керүләрен түземсезлек белән көтсәләр дә кызлар инде хәбәр дә бирми, кайтып та керми.

      Берникадәр вакыттан соң Илһам абый белән Бания апага кызларының телефоныннан аларның вафат булуын хәбәр итәләр. Әти-әни бу хәбәрне кабул итә дә, тынычлана да алмый. Үзләренә урын тапмыйлар, кая барып бәрелергә белмиләр. Бу ата-ананың ул вакыттагы халәтен, күңелләрендә нинди хисләр кайнавын сүз белән аңлату да мөмкин түгел иде.

     Якынча бер атна вакыт үтә, инфаркт авыруы белән Бания апа да ятакка егыла. Бу авыр кайгыларны күтәрергә, чирен җиңәргә үзендә көч табалмый ана. Ул да, якты дөньяны калдырып, кызлары янына “китә”.

     Илһам абый үзенең Баниясыз, балаларсыз гомерен күңелсез, үз өендә ялгызы үткәрә. 

Газетдинова Алина Даниловна
Страна: Россия