XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Язмышлар бер

Туган ягын сагынып, казлар кайта.

Кыр казлары кайта тезелеп.

Уйлый микән алар, туган якта

Гомер калыр диеп өзелеп.

Иң көчле каз алдан оча диләр,

Юл күрсәтә, диләр, барсына.

Көтмәгәндә кинәт утлы ядрә

Килеп чыга аның каршына.

Һәм… өзелә… Җан газабы белән…

Ни булды соң җепнең очына?

Кул сузарга кайсы базды икән

Табигатьнең садә кошына?

“Кыйгак-кыйгак” кыр казлары җыры.

Әй, моңлы соң тансык тавышлар!

Адәм булдык дигәч әрәм булмыйк,

Кыр казында — безнең язмышлар.

Туганыңа мылтык төзегәндәй —

Табигать бит уртак анабыз!

Дөнья матур, күкләр иркен ләса!

Акыл белән яшәр чагыбыз.

Кыр казлары елга бер кайталар,

Гомерләр дә җирдә бер генә.

Киек каз юллары тыныч булсын,

Кул сузмасын аңа беркем дә.

 Яшик әле тезелешеп без бер җепкә.

Яшәү көче — татулыкта – бердәмлектә.

Кабатламыйк кыр казлары язмышларын.

Кабатламыйк кемнәрнеңдер ялгышларын.

Аюпова Ильзира Ильфаровна
Страна: Россия