XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Язмыш..

Бүген гает бәйрәме.Гөлниса әби мич өстеннән комганын алып урамга чыкты.Көн салкынча аяк аслары бераз катырган,һавада йолдызлар челәйгән.Тәһарәтен алганнан соң озаклап намазын укыды .Гает бәйрәме булгач таба исе чыгармыйча булмас дип әчергә коймак изеп куйды.Сәгатькә күз төшереп алды .Әле иртәрәк икән дип бераз ятып торырга уйлады.Ләкин аның йокысы кермәде .Күз алдыннан үткәннәрен барларга кереште. Гөлниса әби 30 яшь тулып киткәч кенә кияүгә чыга ,анда да димләп кенә.Күрше авылдагы Сәлимнең хатыны үлеп киткәч ,яшең дә хәйран Сәлим начар кеше түгел бит ,бар кызым бар,бар ди аңа әнисе .Әнисенең дә яше олы булгач ,үзем генә калсам нишләрмен дип риза була Гөлниса әби. Гөлниса әби килен булып төшкәндә ,Сәлимнең 2 ке улы була.Газизгә -12 яшь,Әлфискә -9 яшь..Башта малайлар кырын гына йөрсәләр дә,ахырда ияләшәләр.»Әни» дип әйтмәсәләр дә ,»апа» дип эндәшә башлыйлар.Сәлим дә начар ир булмый .Кызлары тугач гаилә тагы да ныгый, кызга Нәргизә дип исем бирәләр.Малайлар да сеңелләрен бик яраталар.Гөлниса әбигә гел булышалар.Ләкин тормыш гел шатлыклардан гына тормый шул .Көннәрдән бер көнне алар ишеген дә кайгы шакый .Сәлим абыйның урман кискәндә өстенә агач төшә .Ул шунда ук җан бирә.12 яшьлек -Әлфис ,15 яшьлек Газиз ,3 яшьлек Нәргизә белән Гөлниса әби тол кала. Әйе тормышлары авыр була,ләкин ул сынмый ,кеше алдында үзенең йөзенә тап төшерми ул.3 баласын да кешенекеннән ким -хур булмасын дип ,нинди генә эш кушсалар да җиренә җиткереп башкара.Балалар үсә Газиз армиягә барып, техникум тәмамлап өйләнә башка шәһәргә күчеп китә.Әлфис тә абыйсыннан калышмый , ул да гаиләле булып шәхәргә китеп бара. Ә Нәргизә мәктәпне тәмамлап бетрүгә ,әнисен,авылын ташлап шәхәргә бер байга ияреп чыгып китә.Әнисе янына баштарак кайтса да ,ахырда бөтенләй кайтмас була.Әлфис белән Газиз дә төрле сәбәп табып кайтмас булалар.Гөлниса әби картлык көнендә ялгыз калуның сәбәбен эзләде. Кайда ялгышты ул.Әллә әтиләре булмагач артык иркәләп җибәрдеме ,югыйсә балаларына бар назын биреп ,шәфкатьле булсыннар дип үстергән иде бит.Әби җавап таба алмады.Сак кына башын кутәрде дә тәрәзәгә күз салды.Җиде тулып килә икән .Ирләр гаеткә барадыр инде дип урыныннан торды.,җай гына урынын җыеп куйды,теливизор кабызды.Тәрзәгә күз салды ,барлык кешеләрнең дә капка төпләрендә машина,уллары-кызлары гает бәйрәменә кайтканнар Гөлниса әбинекеләр быел да кайтмадылар.Гөлниса әбинең күзләре моңсуланды ,түгәсе яшьләре түгелеп беткән иде инде ахрысы күзеннән яшь чыкмады,газ янына килеп чәйнеке куеп җибәрде.Табаны майлап коймак пешерегә кереште.Өйгә тәмле әче коймак исе таралды. Озак кына Нәргизә ишек яңагына сөялеп әче коймак исен иснәп торды .Бик сагынган иде ул бу исләрне ,өен ,әнисен ,авылын сагынган иде ул.Соң аңлады ул үзенең ялгышын.Аяк очына гына басып әнисенең иңбашларыннан кочып алды.Әни -диде Нәргизә.Аның бу сүзне 20 ел әйткәне юк иде инде .Кызым диде Гөлниса әби.Нәргизәгә бик рәхәт иде бу минутларда.»Комагыгыз көймәсен «-дигән тавышка икесе дә борылды, ишектә инде ир уртасы булган Газиз белән Әлфис тора иде.

Кадриева Алина Ильхамовна