XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Язмыш сынавы» (хикәя)

Урамда яз исе аңкый. Күңел каядыр ашкына. Табигать белән бергә кешедә дә үзгәреш сизелә…

Гөлсәрия быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Имтиханнарын уңышлы гына тәмамлап, Казанга китү теләге белән яна. Хыялы: укытучы булу. Кечкенә вакытында ук сеңелесе Алия белән “укытучы-укытучы” булып уйныйлар иде. Әти-әнисе мәктәпкә киткәч, шкафтагы китаплар, төсле рәсемнәр – һәммәсе эшкә “җигеләләр”. Бер тапкыр, кызыл ручка алып, укучыларның дәфтәрләрен дә тикшереп карады. Соңыннан, әнисенең моның өчен орышуы, хәзер кызык булып тоела. Беренче  тапкыр мәктәпкә баруын да Гөлсәрия түземсезлек белән көтте. Ап-ак бантлар, өр-яңа сумка, бакчада әнисе белән җәй буе карап үстергән бер кочак чәчәк бәйләме, беренче укытучы, яңа дуслар… Инде менә унбер ел сизелмичә үтеп тә киткән. Кай арада шулай тиз үтә соң бу гомер дигәннәре?!

“Гөлсәрия, әллә язгы кояштан үзеңә нурлар җыясыңмы? Син болай да матур, ягымлы бит, башкаларга да өлеш калдыр.” Күрше егете Рәдиф икән. Рәдифнең  хыялы – татар теле укытучысы булу. Гөлсәрия белән Рәдиф бер парта артында унбер ел бергә утырдылар. Шул вакыт эчендә төрлесе булгандыр, ләкин беркайчан да сүзгә килмәделәр, киресенчә, һәр адымнарын уйлап, һәр сүзләрен үлчәп сөйләделәр. Уйласаң исең китәрлек. Унбер ел. Ике яшь йөрәк бер-берләренә карата битараф та түгел, шулай да бу турыда сүз кузгатканнары юк әле. 

Ямьле яз үзенең урынын җәйгә калдырды. Мәктәптә соңгы кыңгырау  да инде күптән чыңлады. Дөнья бераз гына булса да тынып калгандай булды. Югары уку йортларында имтихан нәтиҗәләре, кемнең үтүе, кемнең үтмәве әлегә билгеле түгел.

Ниһаять, ике күршенең өендә дә шат авазлар ишетелде. Гөлсәрия белән Рәдиф –икесе дә студентлар. Икесе дә татар теле бүлегендә бергә укыячаклар.

Җәйге матур кичләрнең берсендә Рәдиф Гөлсәриягә булган саф хисләрен аңлатты. Алар икесе дә күкнең җиденче катында иделәр. Мәхәббәт шулай була микән!? “Унбер ел бергә укып, берни сиздерми генә  без бер-беребезне шулай сынадык микән” дигән уй икесенең дә башыннан йөгереп узды.

Ике якның да әти-әнисе балаларының бергә булуына шатланып туя алмады. Ни дисәң дә, аларның күз алларында кабынды бит аларның мәхәббәт учагы.

Укырга китәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Киткәнче, Гөлсәрия әти-әнисе белән күрше авылда яшәүче дәү әнисенә кунакка барып кайтырга булды. Рәдиф аларның киткәнен күрми калды: басуда әтисенә булыша иде.

 Кич җитсә дә, Гөлсәрияләрдә йөргән кеше күренми. Әллә кунып калдылар микән, әллә… Юк, юк… Начарга юрарга ярамый! Ни уйларга да белмәде Рәдиф. Шулчак ят машина килеп, Гөлсәрияләрнең капка төпләренә туктады.  Мансур абый белән Гөлшаһидә апа машинадан төштеләр. Нигә алар ят машинада? Гөлсәрия кайда? Рәдифнең күз аллары караңгыланып китте. Егылмыйм дип, рәшәткәгә чак кына терәлеп калды. Мең соравына җавап табу өчен капка төбенә барырга кирәк, ә аның аяклары тыңламый. Югыйсә, бер сикереп, ике атлауда ук барып баса иде бит. Ә бүген бу ара аңа мәңге барып җитә алмаслык булып тоелды. Тукта, ялгыш ишетә ахрысы, Гөлсәриясе авыр хәлдә больницада  диләр түгелме? Я, Ходаем, нигә шундый рәхимсез син безгә карата!

Гөлсәрия күзләрен ачканда, Рәдиф тәрәзәгә карап, уйга чумган иде. “Рәдиф, җаным!»  Чак кына егылып китмәде Рәдиф. Ул сөйгәненең күзләренә карады да катып калды. Ни әйтергә! Ничек әйтергә! Өч ай йокысыз төннәр, сагышлы көннәр инде артта калды. Гөлсәрия дөньяга кире кайтты. Тик кызның аяклары тоймый, хәрәкәтләнми. Табиблар ышандырырлык бер генә сүз дә әйтмиләр, бәлки киләчәктә аякка басар, дип кенә тынычландыралар.

“Гөлсәриям, ни генә булмасын, мин сине беркайчан да ташламам! Без икебез бербөтен. Соңгы сулышыма чаклы синең яныңда булырмын.”

Атна буе Гөлсәрия беркем белән дә сөйләшмәде, елады да елады.

Ныклы карарга килеп, Гөлсәрия, ниһаять, сөйгәненә күңел түрендәге хисләрен ачты. “Соңгы сулышыма чаклы синең гомерлек ярың булырмын.”

Яшьләр кыш көне гөрләтеп туй иттеләр. Әти- әниләре, якыннары, дуслары аларның бәхетләренә куанып туя алмадылар.

Гаиләдә татулык, җылылык хөкем сөрде: ир –баш, хатын –муен булды. Рәдиф атлар караучы булып эшкә урнашты. Атларның көче, сизгерлеге, сакчыл кыюлыгы Рәдифкә бик ошый. Атлар аңа көч-дәрман өсти иде кебек. Гөлсәрия дә, йөри алмыйм, дип зарланып утырмый, һәрвакыт тәмле ашы, ягымлы карашы белән ирен шатландырып кына тора. Мәктәптә укыганда  көчле рухлы кешеләр турында укып, аларга соклана иде. “Көчле рухлылар гына бәхеткә лаек” дигән сүзләр бүген инде аның үзен озата бара.

Табиб киңәшләрен истә тотып, Гөлсәрия Рәдиф ярдәме белән аякларына көн дә күнегүләр ясый. Авыртуга түзә алмыйча елаган чаклары да аз булмады. Тормыш авырлыкларына сынмыйча, сыгылмыйча алга, бары тик алга барырга кирәклеген белә ул. Эх, шулай тиз генә йөреп китеп булса икән ул!

Озаклап киңәшләшкәннән соң, Рәдиф белән Гөлсәрия Казанга барып читтән торып уку бүлегенә укырга кереп кайттылар. Укытучыларның җылы карашы, яхшы мөнәсәбәте яшьләрне тагын да канатландырды. Таякның авыр башы Рәдифкә төшкәнен аңласа да, Гөлсәриядә укытучы булу теләге көчле иде.

Ничек кенә булмасын, беренче курс тәмам. Җәйге кояшлы көннәрнең берсендә, гадәттәгечә, Гөлсәрия иртәнге чәйгә коймак пешерде, аны сары май белән майлап, ире алдына куеп, чәй ясарга тотынган гына иде, ишектән мәктәп директоры Харис абый килеп керде. Кыстатып тормады, алар белән бергәләп, көлешә-көлешә, чәй эчте. Бары тик соңыннан гына ни өчен килүен әйтте. Быел мәктәптә өлкән укытучылар лаеклы ялга киткән, димәк аларга алмаш кирәк. Тырыш, намуслы, хезмәт сөючән икәннәрен белепме, әллә укыткан чакта ук төпле белемле укучылар булгангамы, Харис абый Рәдиф белән Гөлсәриягә бу җаваплы эшне ышанып  тапшырасын әйтте дә куйды.

Яңа уку елына мәктәп үз гаиләсенә ике яшь мөгаллимен кабул итте. Алай гынамы! Үз укучыларын, үз балаларын! Чын мәгънәсендә лаеклы кешеләрен!

Гөлсәриягә башлангычта үзе укыган бүлмәне бирделәр. Беренче тапкыр сыйныф ишеген ачып кергәндә нинди хисләр кичергән булса, бүген дә бу хисләр аны биләп алды. Йөрәгенең “дөп-дөп” тибүе башкаларга да ишелә иде кебек.

Дәресләр, укучылар, планнар… Күпме еллар үтсә дә, чәчләргә чал керсә дә, йөрәкнең түрендә беркайчан онытылмый торган мизгелләр була.

Ә менә Гөлсәриянең күңел түрендә сакланган хатирәсе күпләрнең хәтерендә дә озак онытылмас…

 Югары очта торучы Нәзирәнең бишенчедә укыган чагы. Бар яктан да өлгер,чая бу кызга сокланмаган кеше юктыр. Кай арада өлгерә диген. Яхшы укуы өстенә, ул әле җырчы да, биюче дә, дусларына ярдәмгә ашыгучы да… Яңа ел җитеп килә иде. Өйгә эш итеп, Гөлсәрия укучыларга Кыш бабайга теләкләрен язып килергә кушты. Дәрестә һәрберсе үз теләген укыды. Кыш бабайдан ни генә сорамаганнар алар: велосипед та, матур күлмәк тә, тәмле конфетлар да. Чират Нәзирәгә дә җитте. Ул торып басуга, класста тынлык урнашты. Бөтенесе дә аңа төбәлгән, аның да фикерен беләсе килә бит.  Нәзирә дулкынланды, бераз каушады да кебек, шулай да, тирән итеп сулыш алды һәм бер җөмләдән генә торган теләген башкаларга җиткерде: “Кыш бабай, сине тылсымчы диләр, шулай булса, безнең яраткан укытучыбыз Гөлсәрия апага йөри торган аяклар бүләк итә алсаң, мин бик-бик шат булыр идем.” Күзләр Гөлсәриягә төбәлде. Никадәр генә түземле булырга тырышса да, бу юлы булдыра алмады Гөлсәрия, кычкырып елап җибәрде.

Мәктәптә Яңа ел бәйрәмендә укучылар өйрәнгән  җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Нәзирә үзенең моңлы тавышы белән җырлап җибәргәч, Гөлсәриянең күңеле тулды. Аның күз алдына бала чагы, тәпи йөгереп йөргән болыннары, кырлары килеп басты… Кинәт Нәзирәгә нидер булды. Ул җырлап та бетермичә, аңын югалтып, идәнгә егылды. Шулчак Гөлсәрия ике кулы белән урындыгына ябышты, ниндидер көч аңа торырыга ярдәм итте. Бер адым, ике, өч… Нәзирә янына барып җиткәнен сизми дә калды. Я, Ходаем, могҗиза түгелме соң бу! Кайдан килде аңа илаһи көч!

Нәзирә күзләрен ачты. Каршында укытучы апасы басып тора, үз аякларында бит! “Гөлсәрия апам, ә минем яныма әле генә Кыш бабай килеп, теләгемне үтәвен әйтте. Яңа елда могҗизалар гел –гел булмый, тик чын күңелеңнән теләсәң, була икән бит. Сабыр гына көтә белергә кирәк, шулаймы, апа.”

Инде Нәзирә бүген үзе укытучы. Туган авылы, авылдашлары кадерле булганга, ул биредә төпләнде. Гөлсәрия апасының кызы Нәзирәгә ул инде бүген үзе белем бирә. Киләчәгең бәхетле, бәхетләрең гомерле булсын укытучым!

 

 

Нуретдинов Алмаз Зульфатович