Язмыш бүләге
Зәңгәр матур күзләрен урамга төбәп, аякларын кочаклап, Әнисә тәрәзә төбендә утыра.Үзе тәрәзә пыяласы буйлап аккан яңгыр тамчыларын күзәтә. Дуслары уйнарга чакырса да, Әнисәнең урыныннан кузгаласы килми.Ул яңгырның ирекле яуганын, тамчыларның моңсу шыбырдавын тыңларга тели. Күңел халәте дә шундый булгангамы, кыз яңгыр яуган вакытны аеруча ярата.
Әнисә- зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле, ягымлы йөзле, акыллы сүзле кыз. Өч яшендә ятим калып, шушы балалар йортына урнаштырыла ул. Инде монда яши башлавына да биш ел вакыт узган. Кечкенә булуына карамастан, ул үзенең ни өчен монда яшәвен белә. Шуның өчен балавыз сыгып утырмый, алга таба яшәргә кирәклеген белеп, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп яши. Тәрбияче апалары ничек кенә әйбәт булмасын , Әнисә гаилә җылысы турында хыяллана. Ул бик тә әти-әниле булырга тели. Кыз өметен өзми , кайчан да булса, аңа да бәхет елмаясын көтә.
Ишек шакыган тавышка Әнисә моңсу уйларыннан бүленде. Бүлмәгә елмаеп кергән абый белән апа идәндә уйнап утырган балаларны күзәтә башладылар. Кемнедер эзләп, алар һәр баланы күздән кичерделәр. Ахырда гына тәрәзә төбендә утыручы Әнисәне күреп алдылар. Абый кеше:
-Әнисә, кызым, таныш булыйк: мин-Сабир, ә бу апаң-Зөлфия ,- диде.
Әнисә дә җавапсыз калмады:
-Исәнмесез, сез кем?- диде.
Сабир абый белән Зөлфия апа бер-берсенә карап, елмаешып алдылар да, Зөлфия апа сүз башлады:
-Кызым, әгәр каршы килмәсәң, без сине үзебезнең гаиләгә алырга килгән идек. Син ризамы?- дип, Әнисәнең җавабын көттеләр.
Әнисәнең ничә еллар буе көткән хыялы тормышка ашарга мөмкин бит. Ләкин кыз шатланса да, бераз гына курку хисе дә барлыкка килде. Сабир абый белән Зөлфия апа аны үз итә алырлармы? Әнисә яңа гаиләгә ничек ияләнер? Кабат балалар йортына кайтармаслармы? Бик кыска вакыт эчендә кызның күңелендә шундый сораулар туды. Бераз уйланып торганнан соң, кыз үзенең ризалыгын бирде.
Сабир абый белән Зөлфия апаның үз балалары юк. Шифаханәләргә, күрәзәчеләргә йөрүнең файдасы тимәгәч, алар балалар йортыннан бер кыз алырга булдылар . Тырыш һәм тату гаиләгә бала җитми иде.
Әнисә Бүләк авылын бик ошатты. Авылның гүзәл табигате, бакчалары әсир итте кызны. Ул яңа әти-әнисенә дә тиз ияләште, үзен бик бәхетле санады. Әлеге гаилә җылысын кыз Ходайдан язмыш бүләге дип кабул итте. Сабир абый белән Зөлфия апа беренче көннән үк Әнисәне үз кызлары кебек кабул иттеләр. Җылы караш, назлы сүз, якты йөзләрен кызганмадылар. Кыз да әти-әнисеннән бары тик мәхәббәт, ихтирам, игътибар тоеп яшәгәнгә, бик әхлаклы, тыйнак , акыллы кыз булып үсте. Мәктәптә бик яхшы укып, югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган Әнисә укытучы белгечлеге алды. Үзенең насыйп ярын очратып, бик матур гаилә корып җибәрделәр. Бүгенге көндә Сабир абый белән Зөлфия апа оныкларын сөеп туя алмыйлар. Һәр ялны әлеге гаиләдә балалар шау-гөр килә. Дәү әти белән дәү әниләрен бик сагынып кайталар Әнисәнең балалары.
…Ничә еллар үтсә дә, Әнисә гаилә җылысын татыган ул көннәрне беркайчан да исеннән чыгармый. Инде хәзер үзе дә 3 бала әнисе.Балаларын әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләргә тырыша ул. Иреннән дә бик уңды кыз. Язмыш бүләге өчен көн саен Ходайга рәхмәт укып яши Әнисә.