Туган ягыма кабат язлар килде,
Ямьгә күмеп бөтен дөньны.
Җылы яктан кайтты сайрар кошлар,
Сагынышып туган илләрне.
Таң алдыннан кошлар сайрый,
Тыныч көннәр өчен шатланып.
Игенчеләр йөри кояш көлгән,
Ямьле көннәр өчен куанып.
“Ни чәчсәң, шуны урырсың”, — дип,
Халык белми генә әйтмәгән.
Игенченең һәрбер көне,
Санаулы чагы җиткән.
Тырмалап чәчкәч, утырткач,
Тынычлап кала күңел.
Йә, Раббым”, уңышларым.
Мул булсын, ди(е) күңел.